Газетага язылу

«Даруыңны эчтеңме?» Тигез картлыкның үзенә күрә бик тә матур билгеседер бу

Өлкәннәр яши торган һәр гаиләдә иртә менә шушы сораудан башлана: «Даруыңны эчтеңме?» Тигез картлыкның үзенә күрә бик тә матур, бәхетле бер билгеседер бу. Бер-береңнән шулай сорау – үзара кайгыртуның, олыларча яратуның, изге теләкнең дә чагылышы лабаса.

Өлкәннәр генә түгел, хәзер бөтен гаиләдә дә шулай бит инде, диючеләр дә булыр. Килешәм. Кемдер авырту-сызлануларны басарга, кемдер ашкайнату системасын нормаль эшләтү өчен эчсә, кемдер иртә баштан буыннарны язып җибәрү, көн буе физик эштә сызланмый эшләү өчен алдан чарасын күрә. Кан басымы белән интегүчеләр дә иртә таңнан аны көйли торган таблеткаларга үрелә. Кыскасы, кемдер – ашагач, кемдер – ач карынга табиб язган һәм язмаган (танышы шәп дару дип мактаганга ышанып яки үз-үзенә диагноз куеп, үз белдеге белән эчүчеләр дә хәйран) дару-сыеклыклар белән башлый көнен. Соңгы вакытта сәламәтлекләрен алдан кайгыртучылар да күбәйде. Алар инде, күзләрен ачуга, организмны чистартуга, иммунитетны арттыруга, бит-тән тиресен яшәртүгә, тагын әллә нәрсәләргә дип, көндәлек бер уч таблетка, төрле сыеклыклар эчә. Болары инде ниндидер үләннәрдән ясалган катнашмалар, БАДлар организмга бары тик файда гына китерә, бернинди зыяны калмый дип ышанып, башкаларны да ышандырып кулланалар. Көн-төн барган реклама үз эшен эшлиме, әллә чыннан да, файдасын күрәләрме, андый төр компанияләрнең товарларын сатучылар да, кулланучылар да күп һәм алар арта бара. Алып кулланып карамагач, тәгаен генә әйтеп булмый, әмма таныш-белешләр арасында сатучылар да, кулланучылар да шактый. Ышанып кулланалар икән, файдасы гына тисен. Әмма күңелгә шундый вәсвәсәле уй да килә шул: авыручылар гына бер дә кимеми...

Шул ук вакытта авырту-сырхауларны фәкать чын дару-препаратлар гына җиңә ала дип, авырый башлагач кына кулланучылар төркеме дә аз түгел. Шулай булмаса, шәһәрләрдә, район үзәкләрендә адым саен даруханә булмас, алар гел артып тормас иде.

Үзебез дә дару-уколларны аз алмыйбыз. Район үзәгенә көндәлек йөрмәгәч, бер барган килеш дип, запасларын да алабыз. Өйдә һәр очракка дару булырга тиеш, дигән караштагы кеше мин. Балалар студент чакта, уку елы башында аларга да бөтен төр дарулардан мини-аптечка әзерләп җибәрә идем, гәрчә Казанда адым саен аптека булса да. Аның каравы, тулай торактагыларга да файдалары тиде. Авырсыннар дип түгел, авырмасыннар, дип җибәрә идем. Әлеге «кирәге чыкса» дигән даруларның тартмасы да ачылмаган килеш срогы да чыгарга мөмкин, әмма ташлаганда да, түләгән акчаны һич жәлләмим, шөкер, кирәкләре чыкмады, дим. Шулай запасланмый да булмый, авылда бит даруханә юк, фельдшер-акушерлык пунктларында да сиңа кирәге буламы әле, юкмы. Аннан юк-бар сәбәп белән генә аларны да борчыйсы килми. Әле бит ул дарулар, гадәттә, эш сәгате беткәч, тәүлекнең төрле вакытында кирәк булырга мөмкин. Үзеңдә булуга җитми инде, вакытында чарасын күрсәң, авыру-авыртулар да җиңелрәк үтә.

«Дару бер урынга файда, икенче урынга зыян» дип ышанып, бер таблеткасын эчәргә дә куркып торучыларга минем кебекләрнең бу адымы бәлки акылсызлык кебек тоелыр. Әмма җитди диагнозлар белән илле елга якын гомер кичерүче әниебезгә дә, шөкер, нәкъ менә вакытында, өзлексез кулланган дару-уколларның файдасы булды, дип саныйм.

Берчакны аптекада шулай күп итеп дарулар алам. Минем артта торучы ханым түзмәде, әллә шаяртып, әллә чынлап: «Сез даруны ашыйсызмы әллә?» – дип сорады. «Әйе, – мин әйтәм, – ашка да, чәйгә дә салабыз...» Икәүләп көлештек. Безгә әле сатучы да кушылды.

Күптән түгел тагын бер даруханәдә янәшә кассада басып торучы ир-ат та: «Моның кадәр дару алгач, авырмассыз инде», – диде. Аңа да: «Шуңа дип алабыз бит инде», – дип җавап бирдем. Юри игътибар иттем: үзе дә аз алмады. Ул да, безнең кебек, авырмас өчен алгандыр инде.

Ничек кенә булса да, авырмыйк. Иң мөһиме, янәшәбездә безне кайгыртып, «Даруыңны эчтеңме?» – дип сораучы кешеләр булсын.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре