24 декабрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанда диспансеризация узган күпме кешенең сәламәт булып чыгуын әйттеләр
Быел Татарстанда яшәүчеләрнең яртысы диспансеризация һәм профилактик медицина тикшеренүләре узган. Республика сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Дәүләт Советының унҗиденче утырышында шулай дип белдерде.
-
Яңалыклар
Республикада яңа дәүләт бүләге гамәлгә куелачак
Татарстанда «Татарстан Республикасы буенча илкүләм гвардия гаскәрләренең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем гамәлгә куелачак. Бүген депутатлар Дәүләт Советының унҗиденче утырышында бу җәһәттән закон проекты кабул итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда һөнәрчеләр турында закон кабул ителде
Бүген Дәүләт Советы утырышында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында республика законына һөнәрче эшмәкәрләрнең хокукый статусын билгеләүче үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
-
Яңалыклар
Бүген Камилә Вәлиеваның дисквалификация вакыты тәмамлана
Бүген – 24 декабрьдә атаклы фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның дисквалификация срогы чыга. Спортчы допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен шундый җәза чарасына тартылган иде.
-
МӨҺИМ
2025 ел Татарстанның юл тармагында ничек истә калачак?
82 миллиард сумлык эш, түләүле юллар һәм бәхетле Куян. Узып бара торган ел Татарстанның юл тармагында зур юллар салу гына түгел, кечкенәләренә карата игътибар бирү белән дә истә калачак. Быел юллы булган авылларда яшәүчеләрнең хәлен без дә белештек.
-
Яңалыклар
Татарстанда хуҗасыз хайваннарга бәйле закон кабул иттеләр
Татарстан Дәүләт Советы хуҗасыз хайваннарга мөнәсәбәтле рәвештә, хакимиятнең вәкаләтләрен киңәйтүче закон проектын хуплады. Әлеге документ гадәттән тыш хәл төшенчәсен кертә һәм аерым очракларда йортсыз хайваннарны йоклатырга рөхсәт бирә.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе Дәүләт Советының 17 нче утырышында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышында катнашты.
-
Яңалыклар
Татарстанда СВОда катнашучыларга ярдәм чараларын озайттылар
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен, салым бурычлары булуга карамастан, социаль ярдәм чаралары 2026 елның 31 декабренә кадәр озайтылачак. Бу хактагы закон проектын депутатлар Татарстан Дәүләт Советының унҗиденче утырышында хуплады.
-
Яңалыклар
Татарстанда энергетик саткан өчен штраф гамәлгә керәчәк
Татарстанда алкогольсез, тонусны арттыручы, шул исәптән энергетиклар сатуны чикләячәкләр. Закон бозучыларга штраф каралган. Татарстан Дәүләт Советының унҗиденче утырышында депутатлар Татарстан административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертүне хуплады.
-
Яңалыклар
Татарстанда һәр баланың 1-2 хроник авыруы бар
Татарстанда һәр баланың уртача 1-2 хроник авыруы бар. Бу хакта җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унҗиденче утырышында республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев әйтте.
-
Яңалыклар
Татарстанда энергетиклар сатуны тыячаклар
Татарстанда алкогольсез, тонусны арттыручы, шул исәптән энергетиклар сатуны чикләячәкләр. Татарстан Дәүләт Советының унҗиденче утырышында депутатлар шул хактагы закон проектын хуплады.
-
Җәмгыять
Кавалер 100 яшьлек юбилейга әзерләнә
Унҗиде яшендә фронтка киткән ветеран бүген унҗиденче китабын яза.
-
Яңалыклар
Казан күгендә сирәк очрый торган табигать күренеше пәйда булды
Бүген иртән Татарстан башкаласында яшәүчеләр сирәк очрый торган табигать күренеше – «кышкы салават күпере»н күзәтте.
-
Яңалыклар
Татарстанда, телевизордан янгын чыгып, 39 яшьлек ир-атка зыян килгән
Бүген Алабуга районының Мальцево авылында янкормалы, бер катлы агач йортта янгын чыккан. Йортта яшәүче алты кеше ут эченнән үзләре чыгуга ирешкән. Коткаручылар килгәндә, янгын 70кв.м мәйданга таралган булган. «Татар-информ», Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.
-
Яңалыклар
«Могҗиза тудырмый»: белгеч ни өчен БАДны табиб киңәшеннән башка кулланырга ярамавын аңлаткан
Биологик актив өстәмә куллана башлаганчы, комплекслы тикшеренү узарга кирәк.