Газетага язылу

Татарстан Рәисе автоспортның республика өчен мөһим булуын әйтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елгы автоспорт сезонына йомгак ясау тантанасында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Төрле ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны узып баручы елда уңышлы чыгышлары белән котлап, Рөстәм Миңнеханов Татарстан командаларының бу юлы да техника һәм спорт осталыгының югары дәрәҗәдә әзерләнүен билгеләп үтте.

«Татарстан – бүген спортның техник төрләрен үстерү буенча Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе. Барлык юнәлешләр буенча да җитди эш алып барыла. Безнең республика өчен автоспорт бик мөһим», – дип ассызыклады ТР Рәисе.

Аның сүзләренчә, регионда балалар автоспортын үстерүгә аерым игътибар бирелә. «Безнең киләчәккә планнар зур. Классик ралли республикага килә. Әлмәттә ярышлар уздырылды. Минемчә, безгә классик раллиның бер этабын алырга кирәк», – диде ул.

Шуннан соң Миңнеханов җирле автоспорт вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

Болардан тыш, ул 2025 елгы сезон автоспортында югары спорт казанышлары өчен кубокны «КАМАЗ-Мастер» командасына тапшырды. Татарстан Рәисе искә төшергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогинга Хезмәт Герое дигән мактаулы исем бирде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре