«Үлем-китем күрсәткечен киметүнең төп чарасы булып профилактик тикшеренүләр кала. Быел республикада яшәүчеләрнең яртысы диспансеризация һәм профилактик медицина тикшеренүләре узды. 108 мең чир очрагы теркәлде. Шуның 85 проценты диспансер күзәтүенә алынды», – дип сөйләп үтте ул.
Шул ук вакытта диспансеризация узучыларда 1,5 меңнән артыграк яман шеш очрагы билгеләнгән.
«Тикшеренү узучыларның 20 проценты гына тулысынча сау-сәламәт булып чыкты. Һәр ун кешенең берсендә теге яки бу чир куркынычы ачыкланды. Барлыгы 1,2 миллионнан артыграк кеше диспансер учетында тора», – дип билгеләп үтте министр.
Быел диспансеризация кысасында 900 меңнән артыграк кешегә медицина хезмәтләре күрсәтелгән. Халыкның 32 проценты репродуктив сәламәтлекне тикшерү буенча диспансеризациягә җәлеп ителгән, дип өстәде Абашев.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез