Газетага язылу

Казанда «Илһам» сериалын төшерүгә керештеләр

Сериал Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышлана һәм артистның аякка басу чорын, аның халыкара гастрольләрен, беренче язмаларын һәм иҗади эзләнүләрен тасвирлый.

Казанда «Илһам» сериалын  төшерүгә керештеләр

Фильм 1935-1970 елларны үз эченә ала. Бүген  ачык һавада, урманда съёмкаларның икенче көне булды. Беренче көнне режиссёрлар  өлкән актёрлар белән эшләсә,бүген алар балаларны кинода төшәргә өйрәтте. «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе генераль директоры Алина Сөләйманова сүзләренә караганда, бүген иң авыр кадрлар төшерелә, чөнки  аларга 10-15  бала белән эшләргә туры килә.  Биредә балаларның укытучы апалары белән урманга барып нарат күркәләре, агач ботаклары җыю күренеше тасвирлана. «Балалар һәрвакыттагыча   уйный, көлә, шаяра, ләкин оператор, режиссёрларның сүзләрен дә  бик җитди кабул итә. Һава торышы  нәкъ без теләгәнчә, салкын, кояшлы аяк астында кар шыгырдап тора. Бары тик балалар өшемәсен дип кенә куркабыз, шуңа күрә аларны  кат-кат киендерергә туры килде», – диде  кинокомпания җитәкчесе.  Нәкъ урманга сәяхәт  вакытында  кечкенә Илһам белән тетрәндергеч вакыйга була. Ул  күзгә-күз  бүре белән очраша. Алина  Сөләйманова билгеләп үтүенчә, балалар белән булган күренешләр төшерелгәннән соң  операторларга бүре белән эшләргә туры килә.  Бүрене  Мәскәү өлкәсеннән китерткәннәр. Аның   киноларда төшү тәҗрибәсе бар икән инде. Балалар тырышып  кино актёрлары ролен башкарганда, бүрегә дә ял итәргә ирек бирмәделәр. Ул урман белән таныша торды.  Балаларны да,  олыларны да   бүре янына якын җибәрмәделәр. Сакланганны  Ходай саклаган дигәннәрдер инде. Нәрсә дисәң дә  урманның иң ерткыч хайваны бит.  Бүренең  бер дә бәйдә торасы килми иде, хуҗасыннан ыргылып алга иреккә чабу ягын карады. Ләкин адәм баласы кулына эләксәң, ычкынып буламы соң.

«Илһам» сериалында «Апуш» балалар театр студияснең  Ленин исемендәге мәдәният сараенда шөгылләнүче «Без» төркеме балалары һәм 18нче гимназиядә эшләп килүче театр  түгәрәгенә йөрүче балалар төште. Алар барысы да  кастингта катнашып  сериалда төшү мөмкинлеге алган.  Кечкенә Илһамны да  апушлы  Самат Вәлиуллин уйный. «Төп рольга мине алганнарын белгәч, бик куандым. Шуннан куркуга калдым, шундый бөек җырчыны уйный алырмын микән дип. Хәзер инде режиссёрларның сүзен тыңлап эшлим», – диде Самат. Апушлылар  Таңсылу Галимова белән Зәринә Муллахметова кечкенә Илһамның сыйныфташлары ролен башкара икән. «Без күмәк сәхнәләрдә генә төшәбез. Шуңа карамастан,  үзебезнең эшебезгә бик җитди карыйбыз. Илһам Шакиров турында төшерелә торган кинода катнашу, үзе бәхет инде», – ди кызлар олыларча фикер йөртеп.  Таңсылу  сериалда төшәчәген белгәч, Илһам Шакиров җырларын тыңлый башлавын, бигрәк  тә   «Идел буе каеннары» җыры аңа  бик ошавын әйтте. Балалар катнашачак  күренешләр бүген белән генә чикләнми, аларга тагын бер тапкыр яз көне  җыелырга кирәк булачак, ди “Илһам” сериалы режиссёры Олег Кондрашов.

Фильмга  килгәндә, ул өч сериядән тора. Сериал «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе тарафыннан Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге татар телен һәм Татарстан халыклары вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия һәм ТНВ каналы ярдәмендә төшерелә. Фильм Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган төп медиа проектларының берсе булачак. Сериалда  төп рольне Чаллы

Гөлнар Галимова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре