Бүген «Бияләй» Яңа ел ярминкәсе ачылды. Биредә һәркем күңеленә хуш килерлек урын булдырылган: уңайлы фотозоналар, аттракционнар, кайнар татар ризыклары, шулай ук һөнәрчеләрнең авторлык эшләнмәләрен сатып алу мөмкинлеге.
«Бияләй» ярминкәсе зур бәйрәм программасына кертелгән һәм 8 гыйнварга кадәр эшләячәк. Ул Яңа ел бәйрәмнәре вакытында шәһәр халкының һәм шәһәр кунакларының ялы өчен төп мәйданчыкларның берсе булып тора.
«Әкият» курчак театры янындагы паркта оештырылган мәйдан гастрономия нокталарын, җирле җитештерүчеләр продукциясен, һөнәрчеләр товарларын, шулай ук балалы гаиләләр өчен күңел ачу чараларын берләштерә.
Территорияне бәйрәмчә бизәүнең үзәк элементы - 20 метрлы Яңа ел чыршысы.
Республикада җәйге сезонның дәвамы буларак башлап җибәрелгән «Татарстанда кыш» проекты барлык шәһәр һәм районнарда йөзләгән чараны берләштерә. Проектның җәйге сезоны югары потенциал күрсәтте: Татарстанның 45 муниципалитетында 3500дән артык чара узды.
«Татарстанда кыш» проектының онлайн-афишасында 800дән артык вакыйга урнаштырылган, шуларның 200дән артыгы – «Күрше» фестивале кысаларында. Кышкы чорга барлыгы 1500 чара планлаштырылган, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез