«Бүген 6 яшьлек Илданга Рөстәм Миңнехановтан мольберт һәм татлы бүләк тапшырдылар. Нәкъ менә шундый теләкне малай хатында язган, ә республика Рәисе аны чыршыдан алган», – дип язды Лилия Галимова үзенең Telegram-каналында.
Гадәттәгечә, «Теләкләр чыршысы» акциясе Яңа ел алдыннан уза. Акциядә авыр тормыш хәлендә булган 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятимнәр, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары катнаша. Һәр бала үзенең яңа ел теләген калдыра.
Бу юлы акция 2025 елның 15 ноябрендә старт алды һәм 2026 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез