Газетага язылу

«9 айлык кызы калган...»: шартлауда һәлак булган полиция хезмәткәрләре турында сөйләгәннәр

Мәскәүнең көньягындагы шартлауда күптән түгел генә Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә башлаган яшь полиция лейтенантларының гомере өзелгән. Бу хакта «Российская газета» Мәскәүнең ЮХИДИ идарәсе телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.

Лейтенант Илья Клеймановка нибары 24 яшь булган: әле 2023 елның октябрендә генә хезмәт итә башлаган. Иптәше Максим Горбунов 2022 елның февралендә башкала полициясенә эшкә кергән. Максимның хатыны һәм 9 айлык баласы калган. Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре, һәлак булган офицерларның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашып, кирәкле барлык ярдәм күрсәтеләчәген белдергән.

Исегезгә төшерәбез: бүген төнге 2 нче яртылар тирәсендә Елецкая урамында Эчке эшләр министрлыгының җирле бүлеге янында шартлау булган. Төнлә дежур торучы полиция хезмәткәрләре шикле ир-атны күреп алган. Офицерлар тегенең янына килүгә, тирә-юньгә шартлау гөрелтесе таралган. Тикшерүчеләр күздә тотканча, шул ир-ат шартлаткычны хәрәкәткә китергән булырга тиеш. Шартлатучы үзе һәм ике полиция хезмәткәре һәлак булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре