Үсмер тарих белән кызыксына. Программа 25 декабрьдә 22.00 сәгатьтә “Пятница!” каналында эфирга чыгачак, дип яза «KazanFirst». Азат «Умнее всех» тапшыруының икенче һәм дүртенче сезоннарында катнашкан инде. Монысы – бишенчесе. Проектны Тина Канделаки алып бара.
Исегезгә төшерәбез: «Умнее всех» – интеллектуаль телевикторина ул. Балалар анда үзләренең акыл сәләте белән «кыенлыклар полосасын» (4 раундтан тора) узып, баллар туплый. Уен ахырында баллар акчага әйләндерелә. Җиңүчегә шул акча биреләчәк. Ул суперфиналга уза. Телевикторинада 10-16 яшькә кадәрге балалар уйный. Алар арасында программалау, геосәясәт, шахмат, менталь арифметика һәм башка белем өлкәләре белән кызыксынучылар бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез