15 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Яңа ел алдыннан «13нче пенсия» кертү турында закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылды
Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе урынбасары Андрей Свинцов депутатлар белән берлектә Яңа ел алдыннан пенсионерлар өчен өстәмә түләү кертергә тәкъдим итте. «13нче пенсия» кертү турындагы закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылган инде, документ ТАСС агентлыгы карамагында бар, дип яза «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Йогышлы ял: чит илгә юлга кузгалучыларга нинди куркынычлар яный?
Җәйнең кызу чагы. Урманда кура җиләге, болыннарда үләннәр өлгерде. Мунча себеркесен дә җыеп калырга ашыгабыз. Берәүләр үз табигатебезнең рәхәтен татып калырга тели, икенчеләр чит илләргә, диңгез буена юл ала.
-
Яңалыклар
Яңа уку елы алдыннан кибетләргә мәктәп кирәк-ярагына бәяләрне арттыруны чикләргә тәкъдим ителде
Илнең Монополиягә каршы федераль хезмәте яңа уку елы алдыннан кибетләргә мәктәп кирәк-ярагына бәяләрне арттыруны чикләргә тәкъдим иткән. Бу турыдагы хатны илдәге егермегә якын сәүдә челтәренә таратканнар, дип хәбәр итә федераль ведомствоның матбугат хезмәте.
-
Җәмгыять
Миллионынчы балык: Кама елгасына чөгә маймычлары җибәрделәр
– Калкып чыгамы? Юк! Димәк, яшәүчәнлеге югары! – диешә биологлар. Кама елгасына балык җибәрәләр! Түбән Каманың СИБУР предприятиесе тәкъдиме белән сулыкка миллионынчы чөгә балыгы җибәрелде. 2022 елдан бирле үткәрелә торган бу акция Кызыл китапка кертелгән балыкны гадәти яшәү урынына кире кайтарырга вәгъдә итә.
-
Яңалыклар
Белгеч Россиядә пенсия яшенең артырга мөмкин булуын аңлатты
Россиядә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен пенсия яше тагын биш елга артырга мөмкин, дигән фикере белән икътисадчы Александр Разуваев уртаклашты.
-
Яңалыклар
Россиядә студентлар өчен «университет кунакханәләре» булдырырга тәкъдим иттеләр
Россия Фән һәм югары белем министрлыгы эксперимент сыйфатында студентлар торагының яңа тибын кертергә тәкъдим итте – «университет кунакханәләре», үтемле бәяне саклап калган хәлдә, уңайлырак яшәү шартларын тәэмин итәчәк, диелә РИА Новости агентлыгы танышкан Хөкүмәт карары проектында, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Владимир Путин Россиядә төп ставканың кимергә тиешлеген әйтте
Россиядә төп ставка кимергә тиеш, һәм макроикътисади күрсәткечләр үзгәрүенә бәйле рәвештә бу процесс табигый рәвештә барачак. Бу хакта Якутия башлыгы Айсен Николаев белән очрашуда РФ Президенты Владимир Путин белдерде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Белгеч Россиядә пенсиянең нинди шартларда 100 мең сумга җитәчәген аңлатты
Россиядә пенсиянең уртача күләме теоретик яктан 10-20 елдан соң 100 мең сумга җитәргә мөмкин, әмма номиналь сумма түгел, ә аның сатып алу сәләте төп әһәмияткә ия булачак.