12 август 2026 материаллары
-
Яңалыклар
13 августта Чаллыда Татарстан укытучыларының август киңәшмәсе узачак
Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы иртәгә, 13 августта, Чаллы шәһәрендә, «Мастеровые» Рус драма театрында оештырылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстанда көллият абитуриентлары һәм аларның әти-әниләре өчен кайнар линияләр эшли
Абитуриентлар һәм аларның әти-әниләренә уңайлы булсын өчен, шулай ук урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керү белән бәйле барлык сорауларны оператив рәвештә чишү максатыннан, кайнар линия эше оештырылды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Ярты ел эчендә Россиядә интернет аша сәүдә итү күләме арткан
Быелның алты аенда Россиядә интернет аша сәүдә итү күләме 19 процентка диярлек арткан. Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе (АКИТ) мәгълүматлары буенча, маркетплейслар барлыгы 7,2 триллион сумлык товар саткан.
-
Яңалыклар
Владимир Путин: «Россиянең сәүдә судноларын басып алу омтылышларына җавабы шундый ук булачак»
Россиянең сәүдә судноларын басып алу омтылышларына җавабы шундый ук булачак. Президент Владимир Путин Южно-Сахалинскида Тын океан флоты өйрәнүләрендә шулай дип белдергән. Бу хакта «РИА Новости» яза.
-
Яңалыклар
Республикада 5 территорияне төзекләндерәчәкләр
Татарстанның биш проекты уңайлы шәһәр мохитен булдыруда иң яхшы проектлар конкурсында җиңү яулады.
-
Сәламәтлек
Табиб каһвәнең бавырга файдасы турында сөйләде
Чит илләр галимнәренең тикшеренү нәтиҗәләре буенча, каһвәнең чамасын белеп куллану бавыр авырулары куркынычын киметә. Бу, чыннан да, шулаймы? “aif.ru” хәбәрчесе шушы сорауга тәгаен генә җавап табу өчен табиб-гепатолог Алексей Буеверовка мөрәҗәгать иткән.
-
Яңалыклар
Белгеч кан басымын көйләүгә бик нык ярдәм итүче төп ризыкларны атап үтте
Кардиолог-аритмолог Ольга Стойко үзенең телеграм-каналында югары кан басымын төшерүгә нинди продуктларның нәтиҗәлерәк ярдәм итүе турында сөйләгән, дип яза “Российская газета”.
-
Яңалыклар
Путиннан аяк-кулларына зыян килгән СВО ветераннарына автобус йөртергә рөхсәт итүне сорадылар
Бурятия башлыгы Алексей Цыденов Дәүләт Советы президиумы утырышында Россия Президенты Владимир Путиннан аяк-кулларына зыян килгән СВО ветераннарына автобус руленә утырырга рөхсәт итүне сораган, дип яза “ТАСС”.
-
Җәмгыять
«Бәхетле кеше икәнсез»
Шушы көннәрдә генә район үзәгендәге базардан ике әйбер алдым. Гадәтем шундый: ошаган, кирәкле әйбернең бәясен алдан сорап тормыйм. Кирәк икән, күрәм дә алам.
-
Яңалыклар
Буа районында фаҗига: янгында ике кеше һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылган
Татарстанның Буа районында янгында ике кеше һәлак булган.
-
Интервью
АКБУЛАТ: «Әнинең киңәш соравы – минем өчен дәрәҗә»
Ике халык артисты гаиләсендә туып үскән егет ул. Сүзебез Акбулат – Булат Билалов турында. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит.
-
Авыл
Биргәндә аласы: кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен республикада 1,8 млрд сум акча каралган
Акмаса да тама. Авылда сыер, сарык, кош-корт асрап көн күргән авыл халкы сирәк кенә эләккән акчаны әнә шулай дип кабул итә. Майлы калҗа ук булмаса да, иш янына куш, ярап куя анысы. Шул ук вакытта абзар тутырып малын, кош-кортын асрап та, дәүләттән бер тиен ярдәм алмаучылар да бар. Аларга нәрсә комачаулый?
-
Яңалыклар
Эш урыны буенча парковкага еллык абонемент кертергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасында «Новые люди» фракциясе депутатлары барлык төбәкләрдә транспорт хуҗаларына эш урынына якын булган парковкадан файдалану өчен еллык абонемент сатып алу мөмкинлеге тудырырга тәкъдим иткән. Мондый тәкъдим белән хат Россия транспорт министры Андрей Никитинга җибәрелгән, дип яза «ТАСС».
-
Яңалыклар
«Зәкят» хәйрия фонды Түбән Камада зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен акча җыюны игълан итте
ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, Түбән Камага дошман пилотсыз очкычлары һөҗүменнән зыян күрүчеләргә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелүгә кушылып, үзе акча җыя башлады.
-
Яңалыклар
Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучылар, контракт имзалап, 2,9 миллион сум алырга мөмкин
Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучылар, үз частендә контракт имзалап, 2,9 миллион сумга якын акча алырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр итте.