Газетага язылу

«Бернинди дә бурычым юк»: Алинә Заһитова журналистларга суд белән янаган

Олимпия чемпионы, атаклы фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова ялган мәгълүмат бастырган өчен кайбер массакүләм мәгълүмат чараларына суд белән янаган.

Бу хакта KazanFirst яза. 

Моңа кадәр спортчының салым түләмәве турында язмалар пәйда булган.

– Салымчылар алдында бернинди дә бурычым юк – документ белән дәлиллим. Барлык бурычларымны намус белән, вакытында үтәп киләм. Фактларны һәм комментарий запросын гап-гади тикшерәсе урынга кайбер “медиа” вәкилләренең ялган мәгълүматлар таратуы бик кызганыч. Бу – чиктән тыш профессиональсезлек. Ялган мәгълүматны бетереп, аны кире кагуны бастырып чыгаруны сорыйм. Юкса намусымны, дәрәҗәмне һәм эшлекле абруемны закон нигезендә билгеләнгән тәртиптә яклаячакмын, – дип язган Алинә Заһитова социаль челтәрләрдәге аккаунтында, һәм салым бурычларына ия булмавын дәлилләүче документ күрсәткән. Ул намуска һәм абруйга тап төшерүче ялган мәгълүматларны белә торып таратуның Җинаять кодексындагы яла ягу статьясы буенча каралырга мөмкин булуын искәрткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре