Казаннан Сәмәркандка рейслар 26 августта ачыла. Самолет чәршәмбе көнне 23.50 сәгатьтә кузгалып китәчәк, ул 3 сәгать 5 минуттан соң Сәмәркандка төшәчәк. Сәмәркандтан Казанга авиарейс 27 августта ачылыр дип көтелә. Үзбәкстаннан самолетлар пәнҗешәмбе көнне җирле вакыт белән 5.55 сәгатьтә кузгалачак, очышның дәвамлылыгы 3 сәгать 25 минут тәшкил итә.
Нәмәнганга рейслар 5 сентябрьдә ачыла. Әлеге шәһәрдән самолет шимбә көннәрендә 22.10 сәгатьтә кузгаачак. Очыш 3 сәгать 20 минут дәвам итә. Казанга авиарейс 6 сентябрьдә ачыла. Үзбәкстаннан самолет якшәмбе көнне җирле вакыт белән 4.55 сәгатьтә кузгалачак, очышның дәвамлылыгы - 3 сәгать 45 минут.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез