Газетага язылу

13 августта Чаллыда Татарстан укытучыларының август киңәшмәсе узачак

Быел мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы иртәгә, 13 августта, Чаллы шәһәрендә, «Мастеровые» Рус драма театрында оештырылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Киңәшмәнең төп темасы — «Укыту һәм тәрбия: тарихи хәтердән технологик лидерлыкка». Утырышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР буенча федераль органнар җитәкчеләре, предприятиеләр директорлары, муниципаль район башлыклары, мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре һәм башкалар катнашачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре