Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
“Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов вәгъдә иткәнчә, бүген Түбән Камага беренче түләүләр күчерелде”, – диде ул.
Моңа кадәр Министрлар Кабинетының мондый гаиләләргә түләүләр билгеләве турында мәгълүм булды. Якыннарын югалтканнарның гаиләләре һәлак булган һәркем өчен 2 шәр миллион сум алачак: акча гаилә әгъзаларына тигез күләмдә бүлеп биреләчәк.
Сәламәтлегенә авыр яки уртача зыян килүчеләргә – 600әр мең сум, җиңелчә зыян күрүчеләргә – 300әр мең сум күчереләчәк. Беренче чиратта кирәкле мөлкәтне югалткан өчен дә түләүләр каралган. Өлешчә югалту очрагында – 78 375 сум, тулысынча югалту очрагында – 156 750 сум. Моннан тыш Түбән Кама районы хакимиятенә бу атна эчендә мөлкәткә китерелгән зыянны бәяләү тәртибен эшләү һәм һөҗүм аркасында беренче чиратта кирәкле мөлкәтеннән мәхрүм калучыларга түләүләр оештыру тәкъдим ителгән.
Моңа кадәр мәгълүм булганча, муниципалитет хакимияте Түбән Камада һәлак булган баланың гаиләсенә өстәмә рәвештә 1 миллион сум түләячәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез