Газетага язылу

Татарстанда яшәүчеләрне иртәгә көчле җил һәм яшен көтелүе турында кисәтәләр

13 августта республикада яшен, секундына 17 метрга кадәр тизлектә көчле җил көтелә.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә МЧС.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр чыбыклары тирәсендә ышыкланмаска киңәш итә, игътибарлырак булып, балаларга, өлкәннәр һәм авыруларга ярдәм итәргә чакыра. Теге яки бу хәлләр килеп чыккан очракта 112 телефонына шалтыратырга тәкъдим ителә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре