15 яшьлек ике үсмер, мотоциклда авариягә юлыгып, бик каты җәрәхәтләнгән.
Бу хакта “ТАСС” Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтенә таянып яза. “2026 елның 11 августында Кукмара районы Зур Кукмара авылының Мәктәп урамында юл-транспорт вакыйгасы булган. Hammer мотоциклы рулендәге 15 яшьлек үсмер, транспорт белән идарә итә алмыйча, тротуар коймасына килеп бәрелгән. Транспорт чарасында тагын 15 яшьлек пассажир булган. Юл-транспорт вакыйгасында ике үсмер дә каты җәрәхәтләнеп, сәламәтлек саклау учреждениесенә озатылган”, – диелгән хәбәрдә.
Кукмара районы прокуратурасы килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый. Үсмерләрнең ата-аналарын җаваплылыкка тарту турында мәсьәлә карала. Исегезгә төшерәбез: республикада балигъ булмаган балаларының мототехникадан файдалануы өчен ата-аналарны җаваплылыкка тарту очраклары моңа кадәр дә булды. 11 августта үсмер малайларына мотоцикл һәм мопед сатып алуда гаепләнгән ике хатын-кызга карата җинаять эшләренең судка җибәрелүе турында хәбәр ителде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез