Газетага язылу

Путин җиде татарстанлыга дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы указны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы указга кул куйды.

Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасының җиде вәкиле дә бар.

Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

«Ак Барс Девелопмент» Генераль директоры Марат Шаһитов ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Дуслык ордены белән бүләкләнде.

«Фидакарь хезмәте өчен» билгесе белән Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының бүлек башлыгы Наил Гарифуллин лаек дип табылды.

«Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының халыкара мөнәсәбәтләр һәм дөнья тарихы югары мәктәбе кафедрасы профессоры Андрей Ершов лаек булды.

«Россия Федерациясенең Атказанган физик культура хезмәткәре» исеме Казан олимпия резервы училищесы тренер-укытучысы Рәфис Әхмәтгәрәевка бирелде.

«Россия Федерациясенең Атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә КФУның медицина-санитария бүлеге баш табибы урынбасары Ләйлә Морадимова лаек булды.

«Россия Федерациясенең Атказанган химигы исеме» «Танеко» ның берьюлы ике хезмәткәренә – нефть эшкәртү заводының технологик җайланмалары өлкән операторы Хәлил Зәйдуллинга һәм шул ук предприятиенең технологик җайланмалары операторы Ильяс Хисмәтуллинга бирелде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

путин, владимир путин, минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре