22 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Бюджетның баланслылыгын тәэмин итү мөһим»
2026 елның 9 аенда Татарстанның берләштерелгән бюджетына 583,7 млрд сум кергән, шулардан шәхси керемнәр 486,9 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елның тугыз аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Өйдә генә ятмаслар: көзге каникул ничек үтәчәк?
29 октябрьдә Татарстан мәктәпләрендә көзге каникул башлана. Ул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Балалар аны ничек уздырырга җыена? Әти-әниләр инде барысын да планлаштырып куйган.
-
Җәмгыять
Кем эшләми, шул ашамый: мәктәпләрдә балаларны хезмәткә ничек өйрәтәләр?
Моннан өч ел элек мәктәпләргә хезмәт тәрбиясе кире кайтты. Ә аңа кадәр әти-әни ризалыгыннан башка балалардан такта сөрттерергә дә, идән юдыртырга да ярамады. Бакчада җир казу, чүп утау, басуда бәрәңге чүпләү турында әйтәсе дә юк.
-
Яңалыклар
Казанда «Идел буе төбәгендә пробация» дип аталган форум уза
Бүген Казанга Идел буе төбәкләреннән форумга җыелдылар. Биредә тимер рәшәткә артыннан чыгучыларны киредән тормышка кайтару буенча башкарылган эшләр хакында сөйләштеләр һәм тәҗрибә уртаклаштылар.
-
Яңалыклар
Россия халыклары Спартакиадасын үткәргән өчен Татарстан Республикасына бүләк тапшырдылар
Красноярскида «Россия – спорт декржавасы» Халыкара форумы кысаларында РФ Спорт министрлыгы стендында Россия халыклары Бөтенроссия Спартакиадасын оештырган төбәкләрне бүләкләделәр.
-
Яңалыклар
Россиядә беренче тапкыр буларак, Казанга роботлар төягән пилотсыз йөк машиналары килде
Йөртүчесез биш йөк машинасы Мәскәүдән Татарстан башкаласына “Битва роботов” турнирында катнашу өчен роботлар алып килде. Ярышлар Kazan Digital Week кысасында уздырылачак.
-
Яңалыклар
Россия һәм Украина һәлак булган хәрбиләрнең мәетләре белән алышкан
Россия һәм Украина һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең мәетләре белән алышкан. Бу хакта “Российская Газета” Белоруссиянең БЕЛТА агентлыгы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Россия мөселманнары Дини җыенында Пакистан белән элемтәләрне үстерү турында сөйләштеләр
Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов үз резиденциясендә Пакистан белән эшлекле хезмәттәшлек ассоциациясе президенты Джавад Рехманны кабул итте.
-
Яңалыклар
Айдар Галимов сәхнәдән китүе турындагы имеш-мимешләргә ачыклык кертте
-
Җәмгыять
Фән – үз чорының көзгесе
Татарстан Фәннәр академиясенең 35 еллыгына багышланган чараларда бу гыйбарәнең дөреслегенә кабат-кабат инанабыз. Төрле өлкәләрдә ирешелгән казанышлар, чыннан да, шушы чорның мирасы булып, киләчәккә юл ярыр. Шуннан чыгып, без яшәгән заманга бәя бирелер. Ә ниндирәк мирас булыр икән ул? Кайбер фикерләргә, казанышларга күз салыйк әле.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Беларусь белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия – Белоруссия хәрби-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре Дмитрий Шугаев һәм Дмитрий Пантус белән очрашты. Очрашу Татарстанның Хөкүмәт йортында узды.
-
Җәмгыять
«Әйтерсең өйгә кайттык»
«Аһ, нинди матурлык! Заманча комплекс диярсең!» – яңартылган ремонт-механика заводы бусагасын атлап керүгә, «Нефтехим»ның тәҗрибәле җитәкчеләре һәм беренче төзүчеләр шулай дип соклануларын яшерә алмады.
-
Җәмгыять
Шикәрсез, майсыз, сөтсез... «Дөрес» туклану дөресме?
Дөрес туклану – сәламәтлеккә һәм зифа буй-сынга тәүге адым. Тик «дөрес» ризыклар арасында да төрлесен очратырга мөмкин.
-
Яңалыклар
Владимир Путин Хөкүмәт составындагы кадрлар үзгәреше турында указларны имзалады
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт составындагы кадрлар үзгәреше турында указларны имзалады. Үзгәрешләр вице-премьерлар вазифаларына, Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчелегенә һәм Транспорт министрлыгына кагылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Интервью
Финанс министры Марат Фәйзрахманов: «Еллык план күрсәткечләре үтәлә»
Татарстан Республикасы тупланма бюджетының 2026 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча үтәлеше, салымнар керү динамикасы, илкүләм проектларны тормышка ашыру, 2027–2029 елларга бюджет һәм башка финанс өлкәсе мәсьәләләре турында Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов белән сөйләштек.