"Дәүләт үз халкына каршы оештырган җәбер – тоталитар режимның аерылгысыз юлдашы"

 Кичә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне иде.

Репрессияләр һәм алар тудырган корбаннар. Ни өчен аерым дәүләтләр үз гражданнары белән аңлашып, килешеп яшәми? Ник кискен чараларга, җәберләүләргә бара? Эзәрлекли, кулга ала, үз халкы, кешеләре өчен хәтта махсус лагерьлар төзеп, аларны шунда тота. Ә халыкка ни җитми, ник алар дәүләт кушканча гына яшәргә теләми, нигә тәртәгә тибә?

Дәүләт кушканча... Баштан ук шунысын әйтик: дәүләт, югары хакимият дигәч тә, ул һәрчак дөрес юлда, ул – хакыйкатьнең соңгы инстанциясе, ниндидер абсолют акыл иясе түгел. Гел киресенчә булырга да мөмкин һәм булгалый да. Ерак дәверләргә кермичә, үткән якын тарихка күз ташлап алганда гына да дәүләтнең, күпчелек очракларда, халыкны бастыру, буйсындырып тоту, аңардан файдалану (тынычта – эш аты, сугышта – туп ите) инструменты булуын күрәбез. Тоталитар һәм авторитар режимнар башкача яши алмый. Башта гадәттә гавамны якты киләчәккә чыгарачак «иң камил дөреслек», «иң затлы тәгълимат» – дәүләт идеологиясе (СССР очрагында – коммунизм) тудырыла. Гражданнардан шуны кабул итү, ярату, шуның белән «исерү» таләп ителә. Менә шул ясалма динне кабул итмәдеңме, аның белән килешмәдең, исермәдеңме – үзеңә үпкәлә. Сине бөгәчәкләр, бөгелмәсәң, юкка чыгарырга да мөмкиннәр. Чөнки тоталитар илдә дәүләт сәясәте, аның идеологиясе белән исәпләшмичә, ризасызлык белдерүчеләр барысы да – «халык дошманы», «бишенче колонна», корткыч. Башкаларга йогынтылы булмасын, коткы таратмасыннар өчен ул көферләрне җәмгыятьтән аралау зарур. Менә шул аралау репрессия була да инде.

Репрессияләр дигәндә, ул илебез тарихының егерменче гасырга караган хәтсез елларын алып тора. Октябрь инкыйлабыннан соң 9-10 ай үткәч башланып, 1923 елгача дәвам иткән «кызыл террор», коллективлаштыру елларында кулакларга каршы оештырылган масштаблы золым – крестьянның булдыклы өлешен, көчләп, Себергә озату, 1937-1938 еллардагы дөньяда тиңе булмаган, соңыннан «зур террор», дип аталып киткән күләмле «чистартулар». Алары гына җитмәгән, 1946-1947 елларда да шул ук хәл – илгә Җиңү алып килгән геройларны, сугыш үткән офицерларны, генералларны «акылга утырту». Кыскасы, бер көчәеп, бер кимеп, узган гасырның илленче еллары уртасына диярлек сузылган, дәүләт җитәкчеләре үз халкына каршы алып барган канлы перманент җәбер һәм золым.

«Халыклар атасы»ның шәхес культын фаш иткән Никита Хрущевка дип махсус әзерләнгән белешмәдә 1920 елдан башлап 1953 елга кадәр төрле «революцион трибунал»лар, НКВД «өчлек»ләре, хәрби коллегияләр тарафыннан җәзага тартылганнарның гомуми саны 3 млн 775 мең кеше дип бирелүе билгеле. Шулар арасыннан үлем җәзасына хөкем ителгәннәр – 643 меңнән артык. Шунысын да ассызыклыйк: сәяси репрессияләрне өйрәнгән хәтсез тарихчылар бу саннар белән килешми, лагерьларда михнәт кичкәннәр дә, атып үтерелгәннәр дә ике, хәтта өч тапкыр артык, дип чыга.

Татарстан буенча сәяси репрессияләргә дучар булганнар саны, республика Хәтер китабының мәгълүмат базасына караганда – 54 мең 727 кеше. Шуның 4 мең ярымга якыны хатын-кызлар булган. Үлем җәзасына 8011 кеше хөкем ителеп, аларның 5922се өчен хөкем карары җиренә җиткерелгән. Билгеләү зарур булган тагын бер факт: гади эшче, крестьяннар белән бергә Татар обкомы секретарьлары, наркомнар (министрлар), иҗат интеллигенциясенең күренекле вәкилләре, предприятие җитәкчеләре дә эзәрлекләнгән, хәтта атылган да.

ХХ гасыр инквизициясе – сәяси террорның аерым кешегә яисә катлауга гына кагылышлы күренеш булмаганы да бик мәгълүм. Репрессияләр милләт тикле милләтләрне дә читләп үтми. Кырым татарлары, чеченнар белән ингушлар, карачайлар, немецлар, калмыклар, башкалар – ялган гаеп ягылып, үз туган җиреннән сөрелгән, шул сәбәпле бихисап кимсетелүләр, корбаннар аша үткән халыклар. Кыскасы, чал тарих белмәгән, күрмәгән хәлләр.

Сәяси репрессияләрнең башы – «кызыл террор» елларына кайтып, кызганыч та, гаҗәеп тә булган бер вакыйганы искә аласы килә. Кайберәүләрнең, бәлки, «фәлсәфи пароход» («философский пароход») дигән сүзне моңарчы ишеткәне булмагандыр. Эш шунда: 1922 елда совет хөкүмәте, большевикларга лояль булмаган интеллигенция вәкилләрен – галимнәрне, билгеле әдәбият һәм сәнгать әһелләрен, ике пароходка төяп, Көнбатыш Европага сөрә. Язуларынча, алар арасында ун-унбиш философ та була. Бу хәлдән чыккан нәтиҗә шундый: халыкның каймагын – гыйлемле, аң-фикерле кавемне читкә куу яисә юкка чыгару илне ярлыландыра, аның интеллектуаль потенциалын киметә. Бу – кайсы яктан гына карасаң да, кире селекция. Гомумән, теләсә нинди репрессия – кире селекция – күндәм, мескеннәргә тимичә, халыкның аңлы, мәгърифәтле, булдыклы өлешенә ябырылу. Илне дистәләгән елларга артка ташлаучы күренеш. Россиянең бүгенге күпсанлы бәлаләрендә шул чор кайтавазы юк, дип беркем дә әйтә алмый.

Дәүләт үз халкына каршы оештырган җәбер – тоталитар режимнарның аерылгысыз юлдашы. Һәм инде аны булдырмауның бердәнбер чарасы – демократия. Ирек-хөрлек шартларында репрессияләр ярала алмый. Чөнки андый тарафларда теләсә кем дәүләт сәясәте белән килешмәскә, аны инкарь итәргә, хәтта аңа каршы көрәшергә хокуклы. Әлбәттә, закон кысасында. Аның өчен беркемгә дә җәза каралмаган. Ирекле илләрдә дәүләт, хакимият, ике колагын тырпайтып, һәрчак халыкны тыңлауда. Аларда власть дәүләт сәясәтен, тормышны һәрдаим халык фикерен искә алып төзи, һәр өлкәдә килешү (консенсус) эзли, курска төзәтмәләр кертеп тора...

Репрессияләр дигәч, тагын Джордж Оруэлл, аның данлыклы антиутопиясе – «1984» дип аталган романы искә төшә. Каты тоталитар дәүләт. Идеология ителгән «Ирек ул – коллык», «Белмәү – көч», «Сугыш ул – тынычлык», дигән коточкыч шигарьләр. Телевизор шундый: ул – күрсәтү җайланмасы гына түгел, һәр кешене, һәр гаиләне күзәтү астында тотучы да. Дөреслек министрлыгы һәм уй полициясе эшли. Ягъни дәүләткә, ул алып барган сәясәткә каршы гамәл кылудан да бигрәк, аңа каршы уйларга да ярамый. Дөрес уйламасаң, сине шунда ук, «башыңны рәтләргә» дип, махсус камерага алып китәләр.

Язучы моннан 70 ел элек, яралырга мөмкин иң әшәке дәүләтне, андагы тәртипләрне сурәтләгән. Кисәткән, сакланырга кирәклекне әйткән. Чөнки кеше өчен яман булган юлга кереп киткән дәүләтләрдән, хакимиятләрдән дә зуррак куркыныч юк.

Наил Шәрифуллин

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Наил Шәрифуллин сәясәт репрессия сәяси репрессия ГУЛАГ

Көн хәбәре