Җырладылар, биеделәр, үзләре язган шигырьләрне тәкъдим итүчеләр дә булды. Соңрак без Миңнегөл ханым белән, урта һөнәри уку йортларында студентларны ничек татар теленә өйрәтергә була, дигән сорауга җавап эзләдек.
Ак күңел
Студентларының иҗатка тартылуы юктан гына түгел икән.
– Балаларга телне өйрәтәм дисәң, бөтен күңелеңне бирергә кирәк. Бер яктан караганда, бездә моның әллә ни кыенлыгы юк кебек. Күбесе район үзәкләреннән, татар авылларыннан килә, – ди көллияттә инде 30 ел татар теленнән белем бирүче Миңнегөл ханым. – Татар телендә үткәрелгән һәр чара, һәр дәрестә медицина темасын колачларга тырышам. Бездә Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр», Гадел Кутуйның «Вөҗдан газабы», «Тапшырылмаган хатлар»ы, Мәдинә Маликованың «Шәфкать» әсәрләрен белмәгән, укымаган студент юк дип уйлыйм. Шулар ярдәмендә табиб этикасына өйрәтәбез, авырулар белән ничек сөйләшергә, сүз белән ничек ярдәм итәргә дигән сорауларга җавап эзлибез. Ә тел мәсьәләсенә килгәндә, мин гел болай дип әйтәм: «Татарстанда эшләсәгез, күп пациентлар татар милләтеннән булыр. Өлкән кешеләр кайчагында рус телен белеп тә бетерми. Туган телдә бер ягымлы сүз әйтсәгез дә, авырудан интеккән кешенең күңеле күтәрелеп китәр». Акушерларга булган таләпнең бигрәк тә зур икәнлеген искәртәм. «Сез баланы беренче булып кулыгызга аласыз. «Төкле аягың белән, бәхетле бул, дип үз телендә әйтегез», – дим.
Татар теле хәзер беренче курста гына калды. Элек икенче курста да укытыла иде. Шуңа вакытымның бер минутын да әрәм итмәскә тырышам. Дару үләннәренең исемнәрен татар телендә өйрәтәм. Кабул итү бүлекләрендә үзеңне ничек тотарга икәнлегенә төшендерәм. Класстан тыш эшләрне күп эшлибез. Бәйрәмнәр оештырабыз.
Татар кызы
Моннан шактый еллар элек Миңнегөл Субаева беренче тапкыр «Татар кызы» бәйгесе үткәрә. Күптән күңелендә йөргән хыялы була ул аның. Ун туташ чибәр, белемле, акыллы татар кызы икәнлеген күрсәтү өчен көч сынаша. Татар теле, медицина терминологиясе, дару үләннәре, күренекле хатын-кыз табиблар турындагы сорауларга җавап бирәләр. Ул көнне сәхнәдә бишек җырлары яңгырый, тәмле аш-су исе тарала, кызлар кул эшләренә маһир икәнлекләрен күрсәтә, шигырь сөйли, җырлый, бии. Ә 2014 елны «Ак халатлы татар кызы» бәйгесен республиканың медицина көллиятләре арасында үткәрергә булалар.
Ак халатлы татар кызларының даны шулхәтле тарала ки, аларны хәтта режиссер Фәрит Дәүләтшинның «Гадел Кутуй. Тапшырылмаган хатлар» документаль фильмында катнашырга чакыралар: көллияттәге татар теле дәресендә бер өзек төшерәләр. Аның геройлары – 1301 нче төркем укучылары белән татар теле укытучысы Миңнегөл Субаева.
Сыгылып төшмәгез
Миңнегөл ханым телне ярату әнисе Рабига Камаевадан күчкән дип саный. Ул да 50 ел буена балаларга татар теленнән белем биргән, сугыш елларында укыткан. «Класслар салкын. Балалар кара савытларын өреп җылыталар. Мәктәпкә эвакуацияләнгән балаларны да китерделәр. Фронттагы кебек тылда да хәлләр бик киеренке иде», – дип яза ул үзенең көндәлекләрендә. Сукыр лампа яктысында төннәр буе дәфтәр тикшереп, алдагы дәресләргә әзерләнү белән беррәттән, сугыш чоры укытучылары җилкәсенә халык арасында политукулар алып бару да, фронтка җылы кием җыю һәм заем яздырулар да төшә. Озак еллар Ютазы районында хатын-кызлар оешмасын җитәкли, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, район газетасында да эшли ул. Авыл халкы киңәшкә аңа килә торган була. Тормыш иптәше Шәмсулла абый белән балаларының дүртесен дә югары белемле итә. Рабига апа балаларына: «Тормыш авырлыкларыннан бервакытта да сыгылып төшмәгез, сабыр, нык ихтыярлы булыгыз», – дип әйтә торган булган. Әйтерсең, ул кызы Миңнегөлнең зур сынаулар тотасын алдан ук сизенгән. Бөгелмәдә прокурор ярдәмчесе булып эшләүче уллары 30 яшендә юл фаҗигасендә һәлак була. Миңнегөл апа, елый-елый, күңеленнән догалар укып тынычланырга тырышса да, бик авыр кичерә бу хәлне.
– Төрендем дә урын-җиргә менеп яттым. Бу халәтне үзе башыннан кичергән кеше генә аңлар. Кулым бернинди эшкә дә бармый, нидер уйларлык хәлем дә булмады, – дип искә ала ул көннәрне. – Хезмәттәшләрем килделәр дә көчләп диярлек эшкә алып киттеләр. Ныклап иҗат белән шөгыльләнә башлавым да шушы вакытка туры килде бугай. Ничектер үзеннән-үзе агылды да агылды: шигъри юллар да, хикәяләр дә, пьесалар да... Әниемнең тормышы турында китап та нәшер итәргә өлгердем, – ди ул.
Әнисенең тормышы турында пьеса да яза ул. Ютазы мәктәбе укучылары шул әсәр белән бөтенроссия сәхнә сәнгате бәйгесендә икенче урынны яулыйлар.
– Татар телендә бердәнбер спектакль иде ул. Югыйсә жюрида рус кешеләре дә утыргандыр. Димәк, эчтәлеге, сугыш елларында белем биргән укытучының уй-кичерешләре бөтен кеше аңларлык булган, – ди Миңнегөл ханым.
Ул үзе дә, әнисенең эшен дәвам итәм дип, сөенә-сөенә эшли:
– Мин мәктәптә, кыңгырау шалтыратучы апалар янында, әнием дәрес биргән класс бүлмәләренең арткы партасында утырып үстем. Язмышым шул вакытта ук хәл итеп куелган иде инде. Һәм беркайчан да үкенмәдем.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез