Державин исемендәге республика премиясенә тәкъдим ителгән эшләр арасында татар шагыйрьләре әсәрләренең рус теленә тәрҗемәләре дә бар. Галина Булатова Туфан Миңнуллин, Лена Шагыйрьҗан, Нур Әхмәдиев, Роберт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова һәм башкаларның шигырьләрен тәрҗемә иткән. Бу хакта "Татар-информ" яза.
«Бүген Казанда Державин исемендәге республика премиясенә тәкъдим ителгән эшләр турында фикер алышыначак. Очрашуда премиягә дәгъва итүчеләр катнашачак», – дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Державин премиясенә дәгъва итүчеләр: Екатерина Аничкина («Кролик на луне»), Галина Булатова (татар шагыйрьләренең тәрҗемәләре, «Сильнее меня», «На своем языке» тәрҗемә китаплары), Евгений Сухов («Скитания Чудотворной» трилогиясе), Дмитрий Сивков («Дубровский. Дело князя Верейского» романы), Светлана Минһаҗева («В хрупком сумраке утра...»), Людмила Уфимцева («Писатель Геннадий Паушкин»), Эдуард Учаров («Каменев идет умирать…»), Вера Хәмидуллина («Риски памяти»), Рауза Хуҗахмәтова («Цвета радуги»).
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез