Диңгезгә гашыйк рәссам

Ул ясаган картиналарга озаграк карап торсаң, диңгез дулкыннарын ерып баручы кодрәтле кораблар синең өстеңә килә төсле. Үзең дә сизмәстән, читкә тайпылып куясың. Рәссам Илгиз Исхаков – диңгез киңлекләренә гашыйк кеше.

«Һәр кораб кеше кебек...»

Кечкенәдән диңгезче булырга хыяллана ул. Һәм теләгенә ирешә. Илгиз әфәнде армия сафларына Ерак Көнчыгышка ил чикләрен сакларга җибәрелә. Хәрби корабта йөзгән чакларны Илгиз бүген дә сагынып искә ала. Сөйли башласа, болай да зур зәңгәрсу күзләре, диңгез дулкыннары кояш нурыннан җемелдәгәндәй, ялтырый башлый.

– Армиядә 1990 нчы елларда хезмәт итәргә туры килде. Авыр чаклар иде. Ләкин яшьлек бит, без ул чорны барыбер җиңел кичердек, дип уйлыйм. Диңгезнең матурлыгы хәзер дә онытылмый. Мин аны хәтердә ничек калган, шулай күз алдына китереп ясыйм. Үзем хезмәт иткән корабльнең дә һәр почмагын хәтерлим. Минем картиналарны күреп, башкалар да заказ бирә. Очрашулар вакытында Диңгез Флотында булучылар үзләре хезмәт иткән суднолар турында сөйли. Мин аларны тыңлый-тыңлый, сиздерми генә кәгазьгә эскизлар төшерәм. Икенче очрашканда корабльләрен картинада күреп, шатлыктан нишләргә белмиләр. «Бу бит – мин хезмәт иткән корабль. Кайдан белдең, ничек ясадың?» – диләр. Минем картиналарда 1990 нчы еллардагы хәрби корабльләр бик күп. Чөнки мин күбесен үзем күрдем, палубаларында йөрдем. Теләсә ничек ясарга ярамый. Һәр кораб кеше портреты кебек, бер-берсеннән аерыла. Аның үз борт номеры бар. Һәрберсенең пушкасы да үзгә, – дип сөйли рәссам.

Буа районы егете бүген Яшел Үзән шәһәрендә гомер итә. Андагы заводта эшләп чыгарылган суднолар да Илгиз Исхаковның картиналарында урын алган. Алар арасында «Зеленый Дол», «Град Свияжск» кече ракеталар корабльләре, «Казан» су асты көймәсе, «Татарстан» сак корабле. Рәссам: «Россия Флотында безнең хәрби техниканың да көче күренсен», – ди.

 «Син озаграк карап тор...»

«Гап-гади авыл малаенда рәсем сәнгатенә мәхәббәтне кем уятты?» – дип кызыксынам.

– Минем әнием башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. Рәсем ясауга сәләте бар иде аның. Ә серләрне беренче укытучым Хөрия апа ачты. Ул әле дә исән. Инде йөз яшькә җитеп килә. «Сез рәсем ясаганчы, предметка озак кына карап торыгыз. Шулай эшләгәндә, ул сезнең хәтерегездә кала», – дия иде. Мин аның сүзләрен хәзер дә искә алам, – ди Илгиз.

Ул диңгез киңлекләрен генә түгел, Татарстандагы елга-күлләрне дә сурәтли. Иң яраткан елгасы – Идел. Күрәсең, диңгезне сагыну хисләрен басарга булышадыр. Барлык хезмәтләрен туплап, «Татарстан елгалары» дигән күргәзмә дә оештырган. Рәссам-маринистның эшләренә хәзер кызыксыну арта. Аны картиналары белән күрше республикаларга, Мәскәүгә дә чакыралар. Хезмәтләре музейларда да саклана.

Илгиз Исхаков бүген әнә шулай уңышлы гына алга атлый. Үзе әйтмешли, «картаеп беткәч», югары белем алырга Чувашия дәүләт университетының сынлы сәнгать факультетына укырга да кергән. Иҗат дөньясына юлы урау була шул. Картиналар ясауны ун еллап туктатып торырга да туры килә. Рәссам булу хыялы белән янган Илгиз мәктәпне тәмамлаганнан соң, Буадагы 56 нчы училищеда укый. Армиядән соң Н.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесына укырга керә. Тик аны тәмамламый, Ульяновск шәһәренә китеп, шундагы шифаханәләрнең берсендә рәссам-бизәүче булып эшли башлый. Гаилә коргач, тормыш мәшәкатьләре тагын да арта. Кулга пумала тотып кына тамак туйдырып булмый башлый. Шулай итеп, Илгиз Исхаков Яшел Үзән шәһәренә күчеп килә һәм иҗат эшен туктатырга туры килә.

– Ульяновск шәһәрендә шифаханәдә эшләгәндә, рәссам Ирек Нуртдиновның этюдларын күреп соклана идем. Минем дә бит хыялым рәссам булу, күргәзмәләремне оештыру иде. Тик тормыш кешене үзенчә үзгәртә. Эштән бушаган арада өйдә үзем өчен генә портретлар ясый идем. Чөнки кулларны рәсем ясаудан читләштерергә ярамый. Ун елдан соң кабат картиналарга алындым. Эшләремне күреп, корабльләрне ошатып, заказлар да бирә башладылар. Туган авылым Янтуган клубында күргәзмә дә оештырдылар, – ди рәссам.

Илгиз Исхаковның даны тарала башлый. Бервакыт аны Зәй районына плэнарга чакыралар. Шунда ул Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев белән таныша. Ул Илгиздә өмет барлыгын күрә, ләкин укырга, профессиональ белем алырга киңәш итә.

Тукай эзләре буйлап

Бүген Илгиз Исхаков – Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның иҗатында темалар буяу төсләре кебек төрле-төрле. Ул – Тукай эзләре буйлап та йөргән рәссам. Кайларда гына булмаган. Сәнгать белгече Рауза Солтанова җитәкчелегендәге проект белән бер төркем рәссамнар татар шагыйренең тормыш юлын картиналарга күчерә. Арт-плэнарда чит илләрдән дә рәссамнар катнаша. Тукайның балачагы узган Өчиле, Кушлавыч, Кырлай авыллары белән бергә, Әстерхан, Уральск, Троицк шәһәрләренә дә барып чыгалар. Картиналар сериясе 2026 елда Тукай туган көндә күргәзмә форматында тәкъдим ителәчәк. «Миңа бигрәк тә Казахстанның Уральск шәһәре ошады. Анда татарлар күп яши, татар телендә әйбәт сөйләшәләр. Мин шагыйрь эшләгән типографияне ясадым. Ул «Шүрәле» әкиятен анда яшәгәндә язган икән. Мин бу әсәрне кечкенәдән бик ярата идем. Шүрәле рәсемен ничек кенә ясамадык инде. Училищеда укыганда, практика вакытында күрше авыл мәктәбенең стенасына да бармакларын бүрәнәгә кыстырып ясаган идем», – дип искә ала рәссам. Тормыш мәшәкатьләрен җиңә-җиңә, Илгиз Исхаков яраткан шөгылен профессиональ дәрәҗәгә күтәрүгә ирешә. Бүген ул балалар өчен мастер-класслар да уздыра. Кем белә, бәлки киләчәктә алар арасыннан да Илгиз Исхаков кебек үз туган җиренә, елга-күлләренә гашыйк рәссамнар чыгар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре