Газетага язылу

«Дүртебез дә бер көнне туганбыз»

Әлки районының Абдул Салман авылы урамын сәгать буе әйләнеп йөрдек. Капкалар бикле, этләр дә йөрми хәтта. Баксаң, монда җәен ун йортта гына кеше яши икән. Әмма ишек ачучы табылды: язмабызның герое әйтерсең үзе үк көтеп торган. Ул тумышы белән Чуашстан кызы, биш баласы белән тол калган Илһамия Куликова булып чыкты.

«Дүртебез дә бер көнне туганбыз»

Балалар хакына

Гел елмаеп тора торган кешеләр була бит. Илһамия апа да әнә шундыйлардан. Тормышта күпме генә авырлыклар күрсә дә, эчке матурлыгын саклап калган. Әмма беренче соравыбыз башка иде: «Бу кечкенә авылда сезгә күңелсез түгелме?»

– Кышын алты гына йортта яшиләр монда. Әмма без моңаеп утыра торганнардан түгел. Эш булганда, тормыш бара бит ул, – диде ул.

Чуашстандагы Чичкан авылы кызы ул. Язмыш аны 20 яшьтә Спас районының Дубровка авылына китергән. Гаилә корган, биш бала тапкан. Ләкин ире 49 яшендә фаҗигале төстә вафат булган. Илһамия апа 40 яшьтә тол калган.

– Ул чакта игезәкләрем Диана белән Даниска – 6, иң олысына 18 яшь иде. Ирсез калдым дип, елап утырмадым. Балаларымны кеше итәсе, аякка бастырасым бар бит. Берәүдән дә ярдәм көтмәдем, – ди көчле рухлы ханым. – Узган гасырның 90 нчы елларында ничек яшәгәнебезне барыбыз да хәтерли. Акча юк, авылда терлек тотмыйча яшәп булмый. Икешәр сыер, үгез асрадык. Шул малларны сатып, табыш алдык. Икешәр бакча бәрәңге утырттык. Балаларыма югары белем бирдем. Үзләре дә тырыш булдылар. Игезәкләрем университетны кызыл дипломга бетерде. Яхшы гына стипендия алып укыдылар. Рәхмәт яугырлары, шул акчадан миңа да булышалар иде әле. Барысына дөрес тәрбия бирдем дип уйлыйм. Әни дип өзелеп торалар. Өчесе үз гаиләсен корды. Дүртенче оныгым туарга тора.

Балалар хакына дип, тиз генә икенче тапкыр гаилә корырга ашыкмаган ул. 15 ел тол хатын булып яшәгән. «Балалар үскәндә, кияүгә чыгуны дөрес дип тә санамыйм. Чит ир синең балаңны барыбер үзенеке кебек кабул итә алмаячак», – ди 60 яшьлек Илһамия апа.

Балалары таралашып беткәч кенә кабат гаилә кора ул. Спас районына ит җыярга килгән Айдар белән таныша. Берничә тапкыр күрешкәч, парлы булу теләге дә туа. Кечкенә авылга кияүгә чыгу да куркытмый аны. Биш ел инде каенана, ире белән матур гына гомер итә.

– Спаста рус авылы иде, монда татарлар яши. Бик тиз ияләштем. Табигате матур, тыныч. Кешеләре эшчән, ярдәм итәргә генә торалар. Яратам бу авылны. Сердәшләрем дә бар. Табыннар корып, кунакка йөрешеп, бергәләшеп аралашып яшибез. Ирем дә гаилә корган булган. Аның да балалары кайтып тора. Көннәр эшләп үтә. Терлеген, кош-кортын да асрыйбыз. Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Тырышмасаң, берәү дә китереп бирми инде ул, – ди Абдул Салман авылы килене.

Без Илһамия апаның игезәк балалары барлыгын әйттек инде. Үзе дә игезәк сыңары ул. Нәселләрендә андыйлар күп икән.

– Әнием тугыз бала тапкан. Ике пар игезәк тапты әни. Наил, Наилә 1960 елгылар. Исламия белән мин 1966 елгылар. Шунысы кызык: игезәкләр барыбыз да 1 февральдә туган. Әмма әни туу таныклыгына без – кызларны 31 гыйнварда дип яздырган. Наилебез 47 яшендә үлде. Наиләбез Апас районында яши. Тугыз баладан биш кыз калдык. Бар да тигез генә яшиләр, – ди ул. – Әнигә дә ишле гаиләне аякка бастыру җайлы булмагандыр. Әтиебез 51 яшьтә ашказаны чиреннән вафат булды. Әнием 90 яшьтә бакыйлыкка күчте. Игезәкләр булу үзе бер күңелле инде. Әни без – кызларга киемне гел парлап ала иде. Берсе кыз, берсе малай булгач, мин балаларны алай киендерә алмадым. Бер-береңнең борчуын, шатлыгын сизү дигән нәрсә дә көчле.

Игезәк сыңарыма берәр нәрсә булса, шундук сизәм. Башка туганнарыма караганда да якынрак алар. Игезәкләрем Диана белән Данис та гел бергә йөриләр. Балаларым бәхетле, озын гомерле булсын.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре