Дуслык елгалары: Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр Татарстанда ныгый

Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр Татарстанда ныгый. Казанда узган «Идел–Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советы утырышы моны тагын бер кат раслады. Әлеге чарада катнашырга дип, Татарстан башкаласына КХР Дәүләт Советы вице-премьеры Чжан Гоцин да килде.

«Идел–Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советының бишенче утырышы Казанда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм КХР Дәүләт Советы вице-премьеры Чжан Гоцин җитәкчелегендә узды. Совет утырышында Россиянең 14 төбәгеннән һәм Кытайның 6 провинциясеннән делегацияләр катнашты. Төп мәсьәлә – сәнәгать, логистика, авыл хуҗалыгы һәм нефть чыгару тармагы өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү.

«Идел–Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек Советы 2016 елда тотрыклы икътисадый үсеш, фәнни-мәгариф һәм мәдәни багланышларны киңәйтү мәсьәләләрен хәл итүдә ике яклы хезмәттәшлекне җайга салу максатларында төзелде. Беренче утырыш – 2016 елда Ульяновск шәһәрендә, икенчесе – 2017 елда Аньхой провинциясенең Хэфэй шәһәрендә, өченчесе 2019 елда Чабаксар шәһәрендә узды. 2023 елда дүртенче утырыш Цзянс провинциясенең Наньчан шәһәрендә үткәрелде. Бишенче утырышка Казанга җыелдылар.

– Кытайдагы дусларыбызны Россиядә, Казан шәһәрендә сәламлибез. Бу шәһәрнең «Идел–Янцзы» төбәкара хезмәттәшлек форматын булдыруда аерым әһәмияте бар, – диде Игорь Комаров, очрашу урыны очраклы гына булмавына ишарәләп. – Биредә 2012 елның маенда Россия һәм Кытай төбәкләре арасында хезмәттәшлекнең яңа механизмын эшләтеп җибәрүгә бәйле тәкъдимнәр буенча фикер алышу булды һәм 2013 елда, безнең дәүләт башлыклары тарафыннан төбәкара элемтәләрне алга таба ныгыту буенча килешүгә ирешкәннән соң, хезмәттәшлекнең яңа форматы – «Идел–Янцзы» булдырылды.

Чараның дәрәҗәле кунагы Чжан Гоцин да Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне югары бәяләде. «Соңгы елларда КХР рәисе Си Цзиньпин һәм Россия Президенты Владимир Путинның стратегик җитәкчелеге нәтиҗәсендә Кытай–Россия мөнәсәбәтләре тотрыклы рәвештә дөрес юнәлештә алга бара, җитлеккәнлек, тотрыклылык һәм чыдамлык күрсәтә. Ике яклы күппланлы хезмәттәшлек яңа чорга аяк басты, югары сыйфатлы тиз үсеш юлына чыкты», – диде ул. Чжан Гоцин Россиягә әлеге визитны оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм мең еллык тарихы булган Казанга аның чәчәккә күмелгән вакытында килүенә шат булуын әйтте.

Игорь Комаров искәрткәнчә, Идел буе федераль округына керә торган  төбәкләр Кытай провинцияләре белән ныклы хезмәттәшлек итә. «Формат кысасында, Чуашстан республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе – алтышар килешү, Татарстан, Башкортстан һәм Мордовия республикалары, шулай ук Самара һәм Саратов өлкәләре бишәр килешү имзалады. Хәзерге вакытта Идел буе федераль округына кергән төбәкләр белән Янцзы елгасының югары һәм урта агымы провинцияләре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, гуманитар хезмәттәшлеккә кагылышлы 54 килешү гамәлдә», – диде ул.

Элемтәләр тагын да ныгыячак. Россия Президенты Владимир Путин Россия белән Кытай арасында төзелеш һәм ТКХ өлкәсендә уртак проектлар булдыру тәкъдимен хуплаган. Бу хакта утырышта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белдерде һәм әлеге юнәлештәге эшкә дәүләт тарафыннан һәрьяклы ярдәм күрсәтеләчәгенә дә ышандырды.

Хәер, эш туктап тормый. Утырыш кысасында Татарстан һәм Кытайның Чунцин шәһәре арасында хезмәттәшлек турында 2027 елга кадәр «юл картасы»н имзаладылар. Безнең яктан документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Билгеле булганча, Рөстәм Миңнеханов бу елның апрелендә эш визиты белән Чунцин шәһәрендә булды. «Татарстан–Чунцин» эшлекле форумында чыгыш ясаганда, ул Россия белән Кытай хезмәттәшлеген ныгытуда «Идел–Янцзы» форматы мөһим роль уйнавын, аның кысасында Чунцинны да кертеп, Кытай провинцияләре белән багланышлар алып барылуын белдерде.

Узган ел Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 9 процентка арткан һәм 3,3 млрд доллар тәшкил иткән, Кытай инвестицияләре күләме 38,7 миллион долларга җиткән.

Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларны 18–19 августта Казанда узачак «РОСТКИ» форумына да чакырды. Ул Татарстан башкаласында 2023 елдан башлап ел саен үткәрелә. «Узган ел анда 36 илдән 10 меңнән артык кеше катнашты. Без Кытай төбәкләренә бик рәхмәтле, биредә 27 төбәк тәкъдим ителде», – диде ул. Рөстәм Миңнеханов Кытай белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга да өндәде. Аерым алганда, формаль килешүләрдән тәгаен «юл карталары»на һәм уртак инвестицион проектларга күчү зарурлыгын әйтте ул. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республиканың Кытай партнерларын җәлеп итү өчен, алга киткән инфраструктурасы бар, ә КХР белән багланышлар форматы ун елдан артык вакыт эчендә үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре