Сәбәпләре
Аллергия нәселдән килә торган авырулар рәтенә керә. Гадәттә, әти-әнисе әлеге авырудан интеккән балаларда аллергия баш калкыту ихтималы 60 процентны тәшкил итә. Сезонлы аллергия нинди дә булса үсемлекнең климаттагы үзгәрешләрне ничек кичерүенә, чәчәк ату чорының күпме дәвам итүенә, һавага никадәр серкә бүлеп чыгаруына бәйле. Яз озын килгәндә, агачларның яфрак яру чоры озаграк дәвам итә, шунлыктан үсемлек серкәсенә аллергиясе булган кешеләр дә озаграк интегәчәк.
Билгеләре
Берәүләр аны җиңелчә үткәрсә, икенчеләрендә ул поллиноз, атопик дерматит рәвешендә уза ала. Мондый вакытта нәкъ менә нәрсәгә аллергия барлыгын ачыклау мөһим. Кеше теге яки бу әйбергә карата организмда даими рәвештә реакция барлыгын сизсә, ул сезон саен кабатланып торса, кичекмәстән, аллерголог-иммунологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тәнгә вак бетчәләр чыгу, кычыну, томау төшү, төчкерү, йөткерү, күздән яшь агу, шешенү, ашкайнатудагы кайбер үзгәрешләр, күңел болгану, эч авырту да аллергия билгеләре булып тора.
Туклану
Кайбер ризыкларны кулланмавың яхшы. Чәчәк серкәсенә аллергиясе булган кешегә бу чорда үлән чәйләре, бал, чикләвек, алма, цитруслардан баш тартып торырга, составында үсемлек булган дарулар кулланмаска кирәк. Аларда серкә составындагы аллергеннар бар. Бу чорда составында гистамин, буягыч, стабилизатор, консервантлар булган азык-төлекне дә (кондитер ризыклары, казылык, консервланган продуктлар, цитруслар, җиләк, помидор, шоколад, какао, каһвә) чама белән генә кулланырга киңәш ителә. Гөмбәчекләргә аллергия булганда куас, кефир, сыра кебек әче ризыклар, күгәрекле сырдан баш тартырга кирәк.
Аллергия чыганаклары
Үсемлекләр генә түгел, яраткан йорт хайваннары да аллергиягә сәбәпче булырга мөмкин. Аларның йонына, селәгәй, сидек, кавыгына да аллергия башлануы бар. Шулай ук дымлы бүлмә, ванна, мунчалардагы күпсанлы гөмбәчекләр дә аллергиягә сәбәпче булырга мөмкин. Үсенте һәм гөлләр төбендә гөмбәчекләр барлыкка килү дә аллергия китереп чыгара ала. Андый гөмбәчекләргә аллергиясе булган кешеләргә бүлмәләрне һәрчак җыештырып, тузан сөртеп, суыткычны бозылган азык-төлектән даими чистартып торырга кирәк.
Ничек булдырмый калырга?
- Үзегездә аллергия түгелме икән, дигән шик тууга, көз ахыры яки кыш башында аллергологка барып тикшерелегез. Төгәл нинди әйбергә аллергия барлыгын ачыклап, сезгә туры килгән махсус дәвалану билгеләячәкләр. Аны үсемлекләр чәчәк атарга 3–4 ай кала эшләргә кирәк. Шулай эшләгәндә, аллергия була торган чорны җиңел генә уздырачаксыз.
- Үсемлекләр күп булган урман, кыр, авыл, бакча, парклардан ераграк торырга тырышыгыз.
- Мөмкинлек булса, үсемлекләр чәчәк аткан чорда чит илгә яки башка төбәккә күченеп торырга була.
- Урамнан кергәч, душ керергә, күз, борын, авызны яхшылап юарга, киемнәрне алыштырырга кирәк.
- Аллергиядән интеккәндә урамда битлек, кояштан саклый торган күзлек кию әйбәт.
- Бүлмәләрне даими җилләтеп, тузан сөртеп, җыештырып тору да файдалы булыр.
- Чәчәкләр серкәләнү чоры башланырга ике атна кала табиб-аллергологка барып, ул чорны җиңелрәк үткәрү өчен дәвалау курсы үтү дә хәлне җиңеләйтәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез