Сиринә иренең уңышларын саный торганда, бәләкәй генә чигенеш ясап, Ханнановлар үзләре дә еш кына онытып җибәрә торган бер үзенчәлекне генә әйтеп куярга кирәктер. Укыганда гаилә башлыгы Илнурның бер аягы булмавын исегездән чыгармагыз.
Дүрт секунд
– Кечкенәдән сугыш чукмары булып үстем. Кушаматым да Бандит иде. Сарман районының Җәлил бистәсендә үстем. Урам малайларына иярә башлагач, тәртип ягы аксаганын күргәч, әти-әни мине авылга алып кайтырга булдылар. Авылда да борын югары иде әле. Үзенә күрә «кәттә» шәһәр егете бит мин. Бер көнне дуслар белән авыл урамында өч кызны очраттык. Шуларның берсе бик үртәде мине. Йөрәккә тиярлек сүзләр әйтте. Тоттым да күзгә-күз сөйләшергә чакырдым моны. Имеш, акылга утыртам әле мин сине, телеңне тыям. Нишләтмәкче булганмындыр инде кыз баланы. Кичен каршына барып бастым да... сүзсез калдым. Мәхәббәт уклары туп-туры йөрәгемә кадалды.
Ул кыз Сиринә була. Авыл малайларыннан кыюлыгы, шаянлыгы белән аерылып торган егетне теге беренче очрашуда ук ошата кыз. Сигезенче сыйныфта укыганда комбайнда, фермада, тегермәндә эшләп акча туплый да, Илнур Сиринәгә алтын йөзек бүләк итә. Әнисе белән кибеткә барып сайлап алалар йөзекне.
– Әфкәр оныклары начар булмас, дип әйтә иде әбием. Әти-әни дә Илнурга карата уңай фикердә булдылар, – ди Сиринә. – Өйләнештек, 2008 елда кызыбыз Азалия, аннары Азамат улыбыз туды.
Мотоцикллар белән мавыккан гаилә башлыгын фаҗига 2015 елда сагалап тора. Борылышта «тимер аты» «Нива» машинасына тиеп китә. 4 секунд эчендә булган вакыйгалар Илнурның гомерен тулысынча үзгәртә.
– Андый очракта мотоциклдан сикереп төшәргә кирәген беләм. Әмма бер аякны чыгарырга өлгермәдем. Нибары ярты метр җир җитмәде... Аңыма килгәч, әни белән сөйләштем. Иң беренче чиратта: «Беркемне дә үтермәдемме? Азалия кызыма мәктәпкә барырга форма алдыгызмы?» – дип сораганмын.
Ике атна реанимациядә ята Илнур. Табиблар бер ай буе аягын саклап калырга тырыша. Әмма гангрена башлангач, өмет өзелә. Хастаханәдән чыгаруларын көтеп ятканда, Илнур егерме хыял уйлап таба һәм шуларны тормышка ашыра башлый.
Чиста эзләр
– Сиринәгә рәхмәт, минем янга бер тапкыр да елап кермәде. Палатага кергән якыннарым да беркайчан еламадылар, мине кызганмадылар. Шул көч миңа да күчте. Яңадан сноубордка басарга максат куйдым үземә.
Өйгә кайткач, яңадан йөрергә өйрәнә гаилә башлыгы. Тиздән 8 Март бәйрәме җитә. Ә Илнурның сөендерер кешеләре бар әле!
– Әтидән бәйрәмгә чәчәк алып кайтуын сорадым. Үз аякларымда атлап, әнине котлыйсым килде. Безнең өй алардан ерак түгел. 800 метр араны атлап уздым да әнигә чәчәкләр тоттырдым. Әни «Аллаһка шөкер!» дип кычкырып елады шул чакта, җаныкаем...
Шулай итеп, теге егерме хыял әкренләп тормышка ашырыла башлый. Туганнары ярдәме белән беренче протезны сатып алалар. Физик яктан мөмкинлеге җитеп бетмәгән шөгыльләрне ихластан эшләнгән игелекләр алмаштыра. Аларны Сиринә белән исәпләп тә бетерә алмыйлар.
– Балалар белән табигатькә чыгарга яратабыз. «Без барган урында бездән соң икеләтә чиста булып калырга тиеш» дигән кагыйдәбез бар. Урманда йөгерергә чыксак та, очраган бер чүпле урынны да калдырмыйбыз. Менә шул гади генә, күңел кушканга башкарган эшләребез балаларның күңелендә әйләнә-тирәдәге чисталыкка, табигатьне саклауга карата нәтиҗәле тәрбия үрнәге булды, ахрысы. Экологиягә кагылышлы нинди генә бәйгеләрдә катнашмады инде Азалиябез. Никадәр зур уңышларга ирешкәнен күреп горурланабыз. Татарстан Рәисе алдында да, Мәскәүдән килгән Росприроднадзор федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова алдында да чыгышлар ясады, Кара диңгезгә юллама белән бүләкләнде. Узган ел «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан буенча экология юнәлешен җитәкләде. Бер ел дәвамында табигатьне саклау буенча 1400 чара уздырдылар. «Азалия, син эколог буласыңдыр инде?» – дип сорыйлар җитәкчеләр. «Юк, күңел халәтен эшкә әйләндерәсем килми. Аннары тиеш булганга эшлисең бит аны, тәме башка була. Ә мин яратып эшлим!» – дигән җавабы үзебезне дә гаҗәпләндерде, – ди Сиринә.
«Урманда йөгерәбез», – диюләре дә хак. Йөгерер, спорт белән шөгыльләнер өчен аяксыз кешеләргә аерым бер төрле протезлар кирәк. Әтиләренә йөгерә торган протезлар сорап, балалары Кыш бабайга хат та язып карый. Азамат мәчеткә барган саен: «Әтинең аягы үссен иде», – дип тели. Ихлас теләкләре кабул була, күрәсең. Авырлык белән булса да, кыйммәтле протезларны алу бәхетенә ирешә Илнур. Сноубордка баса, велосипедта йөри, Альп тауларына менә, Татарстан Президенты кубогына уздырылган ярышларда катнаша. Әлбәттә, гаиләсе дә гел үзе белән. Сау-сәламәт әти-әнинең дә тәвәккәллеге җитмәгән спорт төрләрен үзләштерә башлыйлар Азалия белән Азамат. Сноубордта шуу буенча ярышларда җиңү яулыйлар, сапбордта (такта кебек көймә) йөзәләр. Һәм, гадәт буенча, һәр җирдә үзләреннән соң чиста, матур эзләр калдыралар.
– Протез кигән кешенең хисләрен бик яхшы аңлыйм мин. Кеше янына чыгарга, протезларын күрсәтергә читенсенәләр. Менә бу, бер караганда, тирән психологик проблеманы хәл итәр өчен креативлык кына кирәк бит. Мин протезлар ясый торган оешмага протезларны төрле тематик бизәкләр белән ясарга тәкъдим иттем. Бик «эффектный» бизәкләр бар. Андый тимер аягың белән үзеңне терминатор кебек хис итәсең. Шорты киеп йөргәндә дә, кеше сиңа кызганып түгел, «о, кара ничек кәттә!» дип, кызыксынып карый. Мин әле кызык өчен пират баш киеме дә алып кидем. Бөтен кешенең күңелен күтәрә ул!
Башка сыймаган хыял
Илнурның тормышында хәзер теге чакта язган хыяллар исемлегенә кермәгән, ул хакта уйларга да кыймаган вакыйгалар да аз түгел. Берничә ел дәвамында инвалидларга спорт белән шөгыльләнү өчен югары технологияле чараларны дәүләттән бушлай бирдерү кануннарын булдыру юлында йөри. Шушы башлангычын куәтләр өчен, Илнур Ханнанов юл һәлакәтенә эләгеп йә җәрәхәт алып аяксыз калучылар, махсус хәрби операциядән аяксыз кайтучылар өчен сноубордта шуу буенча тест-драйвлар уздыра.
– Спорт өчен протезлар кыйммәт шул, ике миллион сумга якын торалар. Кызганыч, алар Россия социаль фонды исемлегенә кертелмәгән. Аларның кирәк булуы көн кебек ачык югыйсә. Махсус хәрби операция ветераннары өчен дә актив тормышка кайтыр, реабилитация узар өчен никадәр файда китерерләр иде. Бу ниятне тормышка ашырып бетерәсе килә. Тест-драйвка аяксыз кешеләр килә, мин аларга үз протезымны бирәм, шуып карыйлар. Нинди хисләр кичергәннәрен күрсәгез! Алар да минем кебек хыяллана башлыйлар. Ә хыяллана белгән кеше үзенең тормышын үзгәртә ала ул.
Хыял, теләк, өмет кирәк шул кешегә. Илнурга киңәш сорап шалтыратучылар шактый. Протезга ничек басуы, ничек йөреп китүе, күпме вакыт кирәк булуы, протезларны кемнән, кайдан алып булуы хакында сорашалар. Әмма барысы да теләктән гамәлләргә барып җитә алмый.
– Берничә елдан шул ук ир-ат шалтыратып, тагын протезлар белән кызыксына. «Син әле дә коляскадамыни?» – дим, гаҗәпләнеп. Өч ел гомере узган, ә ул әле дә берни үзгәртмәгән. Үзеңне үзгәртергә кирәк!
Тагын бер башка сыймаслык хыял турында әйтми мөмкин түгел. Илнур уздырган тест-драйвка килгән Гүзәл Юлдошева үз гомерендә беренче тапкыр протез белән сноубордка басып карый. Аның тырышлыгына Россия җыелма командасының терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган сноубордчылар өлкән тренеры Евгений Пронашко да соклана. Гүзәлгә Россия Кубогында катнашырга тәкъдим итәләр. Аны ун көн буе ярышка Илнур әзерли. Һәм Гүзәл икенче урын яулый!
Ханнановларның хыял дәфтәре янына гаилә рекордлары дәфтәрен дә башлап җибәрү артык булмас, мөгаен.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез