Бу хакта Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин сөйләп үткән. Россиянең башка төбәкләреннән – Мари Эл, Чуашстан, Самара өлкәсеннән Татарстанга контракт төзү өчен килүчеләр дә бар.
Виктор Никитин әйтүенчә, күпләр нәкъ менә безнең республикадан хәрби хезмәткә китү ягын карый, чөнки бездә бик әйбәт контракт шартлары тәкъдим ителә. “Ир-егетләрнең барысы да, хәрби хезмәтен алга таба дәвам итәргә теләми икән, бер елдан соң аннан китүгә хокуклы. Хәрбиләр бары тик Пилотсыз системалар гаскәрләрендә генә хезмәт итәчәк. Алар, үзләренең теләгеннән тыш, башка төрдәге гаскәрләргә күчерелмәячәк”, – дип аңлаткан офицер. Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә “Патриот” республика үзәгеннән бер төркем хәрбиләр Пилотсыз системалар гаскәрләренә киткән.
1 гыйнвардан Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә бер тапкыр түләүне 2,9 млн сумга кадәр җиткерделәр. Илдә – иң югары түләүләрнең берсе, Идел буе федераль округында – бөтенләй дә иң зур түләү бу. Ике өлештән тора: 2,5 млн сумы Татарстан бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумын министрлык бирә. Моннан тыш бүгенгә нәкъ менә Татарстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артыграк муниципаль акт кабул ителгән. Хезмәт итүнең минималь вакыты – 1 ел. Хәрбиләр башка хезмәтләргә күчерелми, Татарстан белән күрше төбәкләрдә пилотсыз системалар белән идарә итүгә өйрәтелә.
Татарстан Республикасында РФ Оборона министрлыгы белән контрактка кул кую, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк мәгълүматларны сайттан (heroes-tatarstan.ru ) табарга, шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1 нче разрядлы) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яки кол-үзәкнең төбәкара номеры (117) буенча шалтыратырга кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез