Ел да көтеп алынган чара: «Печән базары» ниләр белән сөендерде?

«Шунда мин таптым азык язарыма...» Бөек Тукаебызның 1908 елда язылган әлеге сатирик поэмасына ел саен август ахырында мөрәҗәгать итәбез. Ни өчен дигәндә, җәй азагында Казанда «Печән базары» фестивале уза. Шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале быел да Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле буенда гөрләде.

Рекордлы ел

Быел чарада катнашу өчен Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 600гә якын гариза килгән. Шуларның 100дән артыгы «Печән базары»нда үз продукциясен тәкъдим итте. Оештыручылар әйтүенчә, фестиваль өчен бу – рекорд. Алдагы елларда 70ләп тирәсе сәүдәгәр булган. Шулай ук быел төбәкләрдән килүче дизайнерлар саны арткан. Новосибирск, Самара, Чувашия, Оренбург, Уфа, Түбән Новгород, Сочи, Мәскәү, Төмәннән дә сәүдә итәргә килгәннәр.

Язгөл – Новосибирскидан. Фестивальгә милли бизәкләр белән букча (шоппер) алып килгән. «Печән базары»нда ул беренче тапкыр катнаша.

– Интернеттан карап, үзлегемнән өйрәндем бу эшкә. Дус кызым Гөлия кулдан түштамга, ягъни брошьлар ясый, ул да ярдәм итте. Үзе Печән базарына килә алмады, аның эшләрен дә алып килдем. Монда һәр тарафта татар телендә сөйләшәләр, милли киемнәребездән йөриләр. Себер якларында алай түгел, Казанга килеп шаккаттым, – ди Язгөл.

Кызлар эшләрен күбрәк интернет аша сата. Сатып алучылар илнең төрле төбәкләреннән, ди Язгөл.

– Мин татар орнамент-бизәкләрен бик яратам. Милли бизәкле киемнәрне башкаларга да танытасым, күрсәтәсем килә. Сирәк булса да, үзем дә шулай киенеп йөрим. Минемчә, татар бизәкләре иң матуры, – ди дизайнер кыз.

Печән базарында Гаилә елы

Фестиваль еллар буенча бер-берсен кабатламый. Гел нинди дә булса яңалык кертелә. Әйтик, узган ел «Печән базары»нда беренче тапкыр мода күрсәттеләр. Быел исә игътибар үзәгендә татар гаиләсе булды. Шәҗәрә төзү буенча остаханәләр, узган гасыр башы татарларының гаилә традицияләре турында лекцияләр, туй фоторәсемнәре күргәзмәсе эшләде, тиз танышулар да булды.

«Туй күлмәге» флешмобында теләгән һәркем үз әти-әнисенең яки әби-бабасының туй фотоларын җибәрә алды. Кияү белән кәләш милли костюмнарда булса, алардан да фотосурәтләр кабул ителгән. Лекцияләрнең дә темалары саллы иде. Баланы татар телле мохиттә тәрбияләү турында фикер алышу оештырылды. Гаилә, нәсел тарихына багышланган китап язу серләре турында сөйләделәр. Шулай ук балалар һәм өлкәннәр өчен остаханәләр, татар чәйханәсе, кино, заманча татар музыкасы, татар телендә өстәл уеннары оештырылды.

Елдагыча бер буйга тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә татар дизайнерлары киемнәре, бизәнү әйберләре, татар бизәкләре төшкән савыт-саба һәм башкасын алып булды. Нинди генә эшләнмә юк! Аяк киемнәреннән алып чәкчәк сабыннарга кадәр. Һәр эшләнмәгә татар рухы, миллилек салынган. Беркемгә дә сер түгел: Печән базарына килсәң, кесәңнең калын булуы мөһим, чөнки биредә тәкъдим ителгән кул эшләнмәләренең бәяләре саллы. Әйтик, алка һәм муенсалар 350 сумнан алып 5000гә кадәр. Үлчәменә һәм бизәгенә карап. Әмма монда килүчеләрне бу гына куркытмый. Сәүдә рәтләреннән кеше өзелмәде, алма төшәрлек урын да юк иде хәтта. Сатып алучылар күбрәк татар милли бизәкләре төшерелгән алка һәм муенсаларны, милли бизәкләр төшерелгән яулыкларны үз итә.

Узган ел фестиваль 40 меңгә якын кешене җыйган. Быелгысы исә әлегә билгеле түгел. Кемдер ел саен чараны калдырмаса, кайберәүләрнең әле тәүге тапкыр гына килүләре.

– «Печән базары» – ел да көтеп алынган чара ул. Сатыш-алыш урыныннан бигрәк, минем өчен ул – тарих, тамырларга кагылу. Дуслар, туганнар, танышлар белән очрашу урыны да, – ди фестивальгә озак еллар йөрүче Альбина Мортазина. – Елдан-ел кызыклырак була бара. Бәлки шуңадырмы, быел халык та аеруча күп булды. Монда үзеңне чын-чынлап татар икәнеңне тоясың. Гадәти тормышта без моңа тиешенчә игътибар бирмибез кебек. Шуңа мондый чаралар күбрәк булсын иде. Яшьләрнең татарча сөйләшүен күрү, татар бизәнү әйберләре, бизәкле матур киемнәр сатып алуларын күрү шатлык бит. Киләчәк буынның тамырларыбызны саклаячагына өмет туа.

«Ул үзен яшьләрчә искә алуларын теләр иде»

– Печән базары һәм Тукай – аерылгысыз төшенчәләр. Тукайның күп шигырьләре Иске Татар бистәсенең кабатланмас урыннарына бәйле. Монда ул яшәгән, әлеге базарга тулы бер поэмасын багышлаган. Тукай нибары 27 ел яшәп калган. Мөгаен, ул үзен яшьләрчә искә алуларын теләр иде, – ди фестивальгә нигез салучыларның берсе Гөлназ Бәдретдинова. – Бүген бу урам хәзерге татар яшьләренең «күңел ачу» урынына әверелде. Фестивальнең беренче елларында ук татар костюмын популярлаштыру максаты бар иде. Ул вакытта татар дизайнерлары күп түгел иде. Шуңа да без аларга ярдәм итәргә теләдек.

Ел да көтеп ала торган Печән базары әнә шулай тиз генә үтте дә китте. Киләсе елда исә ул «Милли җыен» кысасында узачак. Шуңа күрә аны ике урамга кадәр киңәйтергә һәм ике көнгә сузарга ниятлиләр. Сөенечле, әлбәттә. Әмма ничек кенә узса да, бер теләк: фестивальнең асылы, миллилеге татар орнаментлы әйберләр сатуга гына кайтып калмасын иде.

https://vatantat.ru/2024/08/149949/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре