Корылтайда чыгыш ясаган Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев: «Узган вакыт эчендә Россиядә фермерлык хәрәкәте зур юл үтте, җитди көчкә әверелде һәм крестьян хезмәтенең иң яхшы традицияләрен лаеклы рәвештә дәвам итә», – дип, иң элек Россия Президенты Владимир Путинның сәламен тапшырды.
Шуннан соң ул Татарстанның илнең агросәнәгать комплексын үстерүдәге уңай тәҗрибәсенә тукталды.
– 1990 нчы еллар ахырын искә төшерик: ул вакытта мин һәм Марат Әхмәтов профильле министрлыкларны җитәкли идек – заманалар бик катлаулы һәм авыр. 26 ел узганнан соң, артка карап нәтиҗә ясаганда, шуны әйтергә була: нәкъ менә монда, Татарстанда, илебезнең авыл хуҗалыгы яңадан аякка баса башлады. Үсешкә, кече фермаларга, шәхси хуҗалыкларга, урта предприятиеләргә ярдәм итүгә һәм эре агрохолдинглар төзүгә карата булган дөрес караш шуннан башланды. Иң мөһиме – республика җитәкчелеге һәрвакыт авыл хуҗалыгына ярдәм итте, – диде ул.
Алексей Гордеев агросәнәгать комплексында бүген булган төп проблемаларга аерым тукталды. Алар арасында ул бәя кую мәсьәләсен һәм авылларның бетүен атады.
– Беренче проблема – кызганыч, без әлегә аның белән көрәшергә өйрәнмәдек – бу авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя кую мәсьәләсе. Икенчесе – күп кенә авылларның бетеп баруы. Һәр районның үсеш планын уйлап җиткерергә кирәк. Бу эштә төбәкләр дә зур роль уйный ала, һәм шуны да әйтәсем килә: Татарстан тәҗрибәсен инде хәзер үк үрнәк итеп алырга мөмкин, – диде ул.
Утырышта Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның: «Бүген монда аерым чыныгу алган кешеләр – үзләренең көндәлек хезмәте белән илебезнең азык-төлек куркынычсызлыгын ныгытучылар, авыл җирлекләрен үстерүчеләр һәм күпмилләтле халкыбызның гореф-гадәтләрен саклаучылар җыелды», – дигән сүзләрен җиткерде.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, республиканың уңышларында кануннар һәм финанс ярдәме зур роль уйный. Соңгы ун елда шәхси хуҗалыкларга зур ярдәм күрсәтелә. Моннан тыш, илкүләм проект кысасында федераль һәм республика программалары уңышлы эшли. Узган ел хуҗалык итүнең кече формаларына 1,5 млрд сум ярдәм күрсәтелгән булса, быел унҗиде юнәлештә 2 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.
Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров та ярдәм чараларының зур һәм нәтиҗәле булуын билгеләп узды. Шуңа күрә шәхси хуҗалыкларда һәм фермерларда мөгезле эре терлек саны саклана.
– Киләчәктә авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерүгә тагын да зуррак игътибар бирәчәкбез. 2020 елдан башлап аларның саны 1,5 тапкырга артып, 215 кә җитте. Шушы вакыт эчендә керемнәре һәм кооператив әгъзалары өч тапкырга артты, – диде министр.
Аның сүзләренчә, авыл халкы продукцияне кооперативлар аша сатып алу белән бергә, интернет аша сәүдә дә үсә. Кешеләрнең гадәтләре үзгәрә: алар азык-төлекне онлайн рәвештә заказ биреп алырга өйрәнә. Соңгы 3 ел эчендә Татарстанның авыл хуҗалыгы товарларын маркетплейслар аша сату ике тапкырга арткан. Хәзер бу барлык сатылган товарның җиде проценттан артыгын тәшкил итә.
Съездда 65 төбәктән 700 гә якын делегат катнашты. Россия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Владимир Плотников бу чараның Казанда узуын болай аңлатты:
– Бүгенге съездның Татарстанда узуы символик мәгънәгә ия, чөнки монда барлык тармакка да зур игътибар бирелә. Шул исәптән республика аграр җитештерүдә лидер булып тора. Сездә кооперативлар оештыруда иң яхшы тәҗрибә үрнәге күрсәтелә. Хуҗалык итүнең кече формаларына да ярдәм чаралары бар. Хәзерге вакыттагы продукциянең яртысын фермер һәм шәхси хуҗалыклар җитештерә. Алар ашлык чәчә, терлек үстерә. Шул ук вакытта авырлыклар, санкцияләр дә беркая китмәде. Биокуркынычсызлык, бәяләр, хуҗалыкларның керемнәре – болар барысы да хәл ителергә тиешле көнүзәк мәсьәлә булып тора.
Чара алдыннан Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтимеров республика фермерларын борчыган проблемалар турында сөйләде.
– Җир, терлек авырулары, җитештерү һәм бәяләр – бүген фермерларны борчый торган төп мәсьәләләр. Сөт хакы да, ашлык бәясе дә төште. Мондый шартларда ничек эшләргә? Фермерлар саны кими, дип еш әйтәбез, ләкин аларның җирләре һәм маллары үзләрендә кала, бары тик шәхси хуҗалык булып кына күчәләр. Чөнки фермерларга карата таләпләр катгыйлана, документ эше арта, ә кул белән тотып эшләргә вакытлары җитми. Бүген аларның ашлама, ягулык юнәтү белән авырлыклары юк. Кирәк икән, барысын да табабыз, булышабыз, иң мөһиме, безгә комачауламасыннар гына, – диде ул.
Кукмара районы фермеры, райондагы фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Таһир Бариев «ВТ» хәбәрчесенә мал авыруларына карата фикерен әйтте.
– Күрше-тирә төбәкләрдә төрле йогышлы авырулар чыгу фермерларны берничек тә битараф калдыра алмый, әлбәттә. Шуңа күрә ветеринарларның таләпләрен үтәргә, авырулардан сакланырга тырышабыз. Башкача булмый. Әгәр беребез генә ялгышсак та, зыяны барыбызга да булачак. Бу – уен эш түгел, бик җитди мәсьәлә. Ул-бу килеп чыга калса, безнеке кебек республика өчен фаҗига булачак. Шуңа күрә фермерлар аңлап кабул итеп, барысын да тиешенчә башкарып чыгарлар дип уйлыйм. Сөт бәяләренә килгәндә, бу проблема бер бездә генә түгел, шуңа күрә сабыр итәргә генә кала. Кемдер зур планнарын үзгәртә, кемдер киләчәккә өмет белән карап, алга таба тәвәккәлли, – диде ул.
Саннар
Татарстанда 2,6 мең фермер хуҗалыгы, 400 мең шәхси хуҗалык һәм 420 авыл хуҗалыгы кооперативы бар. Узган ел алар барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең 40 процентын җитештергән, шул исәптән 30,8 проценты – шәхси хуҗалыклар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез