Газетага язылу

Эзләмәү бәласе ​​​​​​​/ Гыйбрәтле кыйсса

Бер кеше чәчтарашханәгә чәчен алдырырга килгән. Чәч остасы белән сөйләшеп киткәч, аларның сүзләре Аллаһы Тәгалә турында ялганып китә.

Чәчтараш шулвакыт:

– Миңа ни генә сөйләсәләр дә, Аллаһы Тәгалә бар дип уйламыйм, – дип әйтеп куя.

– Ни өчен? – дип сорый кеше.

– Бу болай да аңлашыла бит инде. Урамга гына чыгып карагыз. Менә әйтегез әле, Аллаһы Тәгалә бар икән, каян килә шулкадәр мохтаҗлар, авыру кешеләр? Каян килә ятим, караучысыз калган балалар? Әгәр ул чыннан да булса, Җир йөзендә кайгы-хәсрәт, михнәт-золымнар, авырулар булмас иде. Бәндәләрне яратучы Аллаһы Тәгаләнең шундый кайгы-хәсрәтне, михнәт-золымнарны, авыруларны күрми калуын күз алдына да китерү кыен.

Кеше бу сүзләрдән соң уйга кала, тик бәхәскә кермәс өчен дәшми. Чәч остасы үз эшен тәмамлый, кеше аңа акчасын түләп, чәчтарашханәдән чыгып китә. Урамда аның каршысына чәч-сакаллары кендегенә кадәр диярлек үскән, кырынмаган бәндә очрый. Әйтерсең лә ул гомерендә бер тапкыр да чәчен алдырмаган, сакалын да кыскартмаган. Шулчак кеше чәчтарашханәгә кире борылып керә дә чәч остасына сүз ката:

– Беләсезме, мин сезгә нәрсә әйтәм? Чәчтарашлар юк.

– Ничек инде юк?! – дип гаҗәпләнде чәч остасы. – Ә мин кем? Мин чәчтараш түгелме? Менә бит ул мин, сезнең каршыгызда...

– Юк! – ди кеше. – Алар юк! Алар булса, әнә теге адәм кебек, чәч-сакалы кендегенә җиткән бәндәләр булмас иде, – ди кеше, урам буйлап китеп баручыга ымлап.

– Соң бит монда гаеп чәчтарашларда түгел. Кешеләр миңа үзләре килмиләр.

– Менә бөтен мәгънә дә шунда шул! – ди кеше, чәч остасының сүзләрен җөпләп. – Соравыгызга үзегез үк җавап та бирдегез. Аллаһы Тәгалә бар һәм бер! Адәм балалары Аны эзләмиләр, Аңа гыйбадәт кылмыйлар. Шуңа күрә дә дөньяда шулкадәр күп гаделсезлек, кайгы-хәсрәт һәм авырулар…

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре