Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: «Безнең бурыч – ил парламентында Татарстанның лаеклы вәкиллеген тәэмин итү»

Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре белән очрашты.

Катнашучылар республика өчен социаль әһәмиятле чараларда автономияләрнең роле, шулай ук Бердәм тавыш бирү көнендә сайлау хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып, гасырлар дәвамында милләтара татулыкның уникаль моделе урнашкан Татарстан өчен гражданнарның сайлауларда аңлы рәвештә катнашуы мәсьәләсе аерым яңгыраш алуын билгеләп үтте. «Бездә 175 милләт вәкиле яши, шуңа күрә дә һәр берләшмәнең тавышы легитим демократик механизмнар аша ишетелергә тиеш, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Депутатлар корпусын формалаштыру –ул нәкъ менә җәмгыять тавышы хакимияткә барып җитә торган канал. Аның аша җәмгыять үзенең теләкләрен ирештерә, ә дәүләт безнең илнең барлык этномәдәни бергәлекләренең мәнфәгатьләрен исәпкә алган карарлар кабул итүгә мандат ала».

Фәрит Мөхәммәтшин кыскача республиканың төп социаль-икътисадый күрсәткечләрен билгеләп үтте. 2025 ел йомгаклары буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча лидерлык позициясен саклап калган: тулай төбәк продукты буенча илдә 6 нчы урында, инвестицияләр буенча – 5 нче, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы буенча – 4 нче, торакны файдалануга тапшыру буенча – 3 нче урында, ә эшсезлек бик нык түбән дәрәҗәгә – 1,7% ка җиткән. «Ирешелгән уңышлар республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республикабызның һәм барлык хакимият органнарының нәтиҗәле эшләвен раслый, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Биш ел эчендә авыл хуҗалыгы җитештерүе күләме 38% ка артты һәм 400 млрд сумнан артып китте. Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин ителгән. Мондый нәтиҗәләр төрле бергәлекләр бергәләп эшләгәндә генә мөмкин, ә аларның тавышы легитим институтлар аша исәпкә алына».

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, милли-мәдәни берләшмәләр халык белән эшләүдә мөһим роль уйный. «Сез кешеләр белән тыгыз элемтәдә торасыз, үз бергәлекләрегез эчендә сезгә ышаналар, кешеләр белән нинди телдә, ничек сөйләшергә кирәклеген, аларны беренче чиратта нинди сораулар борчуын беләсез, – дип басым ясады Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе. – Бүген сезнең бурыч – мәгълүматлы гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итү. Кешеләр сайлауларда ничек тавыш бирергә, катнашуның нинди ысуллары барлыгын төгәл аңларга тиеш, шул исәптән яшәү урыныннан читтә яки дистанцион рәвештә электрон тавыш бирү нисбәтеннән. Авыр хәрәкәтләнә торган  гражданнарга мәгълүмат бирүдә һәм аларны озатып йөрүдә ярдәм итәргә, мәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алырга һәм мөмкин кадәр туган телдә аңлатмалар бирергә кирәк».

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, милли-мәдәни автономияләр үзенчәлекле «юл күрсәтүче»  булырга тиеш. «Татарстан халыклары ассамблеясе һәм милли-мәдәни автономияләр, гадәттәгечә, милләтара татулыкны иҗтимагый бердәмлек нигезе итеп карыйлар.  Сайлауларның республика киләчәге өчен уртак эшнең мөһим этабы булуыннан чыгып эш итәбез. Безнең бурыч – ил парламентында Татарстанның лаеклы вәкиллеген тәэмин итү. Бу безнең республика мәнфәгатьләрен ни дәрәҗәдә нәтиҗәле яклый алуыбызга, икътисадка федераль ресурсларны җәлеп итүебезгә һәм шуның белән татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрүгә турыдан-туры йогынты ясый».

Сайлау участокларының эше, тавыш бирү формалары турында ТР Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советы рәисе Роман Беляков сөйләде. Исегезгә төшерәбез, Бердәм тавыш бирү көнендә (18,19 һәм 20 сентябрь) РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар, Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлаулар, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар булачак. «Сайлаулар бик зур, бердәм округ буенча республикада 10 сәяси партиядән 80 кандидат сайлана, алты округ буенча 6 сәяси партиядән 32 кандидат сайлана, һәм муниципаль өстәмә сайлауларда 202 урынга 6 сәяси партиядән һәм «Татарстан – Яңа Гасыр» хәрәкәтеннән 556 кандидат сайлана», – дип белдерде Роман Беляков.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре