Булганны үстерү һәм яңаны өстәү. Казанда Россия Федерация Советы һәм Үзбәкстан Олуг Мәҗлесе Сенаты арасында хезмәттәшлек комиссиясе утырышы узды. Унынчы утырышта катнашучылар әлеге чараның Татарстан башкаласында узуында аерым мәгънә күрделәр.
Утырыш алдыннан комиссия рәистәшләре – Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ильяс Умаханов белән Үзбәкстан Олуг Мәҗлесе Сенаты Рәисенең беренче урынбасары Садыйк Сафаевны Хөкүмәт йортында Татарстан Рәисе кабул итте. Рөстәм Миңнеханов аларга әлеге чараны Казанда уздырганнары өчен рәхмәтен җиткерде. «Республика белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибарыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә», – диде ул. Билгеле булганча, Татарстан башкаласында мондый чаралар элегрәк тә узды.
Очрашуда Татарстан Рәисе Үзбәкстан белән багланышларга аерым тукталды. Әйтик, узган ел бу ил Президенты Шәүкәт Мирзиёев Казанга ике тапкыр килде. Рөстәм Миңнеханов та Үзбәкстанга еш сәфәр кыла. Ул Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнешенең үсүен һәм күрсәткечләрне тагын да яхшырту өчен мөмкинлекләр барлыгын әйтте. Садыйк Сафаев исә Үзбәкстан Президентының сәламен җиткерде. «Россия һәм Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга мөнәсәбәтегезне югары бәялибез. Без Татарстанның үсешен игътибар белән күзәтәбез», – диде ул.
Дәүләт Советында узган утырышта парламентара хезмәттәшлекне киңәйтү, шул исәптән төбәкләр арасындагы элемтәләрне ныгыту, авыл хуҗалыгы, туризм юнәлешендә эш берлеген җайга салу турында сөйләштеләр. Ильяс Умаханов элемтәләрне ныгытуда Татарстан парламенты һәм Фәрит Мөхәммәтшинның ролен аерым билгеләп үтте. «Татарстан – Россиянең Үзбәкстан белән барлык юнәлешләр буенча нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштырган субъектларының берсе. Утырышны уздыру урыны буларак Татарстанны сайлау күбесенчә Үзбәкстан коллегаларыбызның теләге булды, – диде ул. – Безнең өчен Үзбәкстан – якын күрше, еллар буе сыналган һәм ышанычлы дус».
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, утырышның Казанда узуында аерым мәгънә бар. «Казан – Евразиянең иң борынгы шәһәрләренең берсе, аңа язмыш тарафыннан Көнбатыш белән Көнчыгышның тарихи чиге, цивилизацияләр чаты, мәдәниятләр һәм дөньяга карашлар тупланган урын булу миссиясе тапшырылган, – диде Дәүләт Советы Рәисе. – Безнең өчен бу – бик зур җаваплылык һәм тарихи вакыйга». Республика парламенты башлыгы әйтүенчә, Татарстан төрки һәм ислам илләре белән багланышлар, халыкара элемтәләр урнаштыру өчен абруйлы дипломатик мәйданчыкка әверелде, ә Үзбәкстан белән мөнәсәбәтләргә аерым игътибар бирелә. 1992 елдан Ташкентта Татарстан вәкиллеге эшли, ә 2019 елда Казанда Үзбәкстанның Генераль консуллыгы ачылган. Үзбәкстанның Җизак шәһәрендә КФУның филиалы уңышлы эшли. Быел җәй көне Казанда Казан дәүләт медицина университеты һәм Ташкент медицина академиясенең Россия–Үзбәкстан уртак мәгариф проектының беренче халыкара чыгарылышы студентларына дипломнар тапшыру тантанасы булды. Гомумән алганда, Татарстанда Үзбәкстаннан 2,7 мең студент белем ала. «Болар барысы да – системалы һәм планлы эш нәтиҗәсе. Бу күпкырлы эшчәнлекне киләчәктә дә дәвам иттерергә ниятлибез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Үзбәкстанда 300 меңнән артык татар яши. Ә Татарстанда 15 мең чамасы үзбәк тормыш итә. «Татарлар белән үзбәкләрнең аерым бәйләнеше бар. Безнең телләр уртак, менталитет охшаш. Бу – без сакларга тиешле байлык. Мондый очрашулар моңа ярдәм итә, – диде Садыйк Сафаев. – Казан – үзенчәлекле шәһәр. Монда мәдәниятләр, телләр һәм цивилизацияләр кисешә һәм нәкъ менә алар Россия белән Үзбәкстанны берләштереп тора».
Комиссия утырышында катнашучылар Бәшир Рәмиев исемендәге IТ паркны да барып күрде. Татарстан халыклары дуслыгы йортында исә республика үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе вәкилләре һәм Татарстанда белем алучы Үзбәкстан студентлары белән очраштылар. Ильяс Умаханов Татарстанда яшәүче милләтләрнең тыныч һәм тату яшәүләре турында сөйләгәндә соклануын яшермәде һәм республикадагы тәҗрибәне тиңдәшсез дип атады. Садыйк Сафаев исә Татарстан халыклары ассамблеясының күпмилләтле йортка әверелүен, биредә һәр халык үзенең туган телен һәм гореф-гадәтләрен саклап кала алсын өчен, бөтен шартлар да барлыгын әйтте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез