Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин: «Күпмилләтле гаиләдә тынычлык һәм татулыкны тәэмин итү – уртак бурычыбыз»

Бүген Татарстан халыклары Ассамблеясе президиумының киңәйтелгән утырышында һәм республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре катнашында узган түгәрәк өстәлдә милли һәм миграцион сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Утырыш Татарстан халыклары дуслыгы йортында узды. Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән чарада профильле министрлыклар һәм ведомстволар, башкарма, күзәтчелек һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Президенты Владимир Путин Указы белән расланган 2036 елга кадәр илнең Дәүләт милли сәясәте стратегиясе гамәлгә керүен искәртте, ул халыкларның бердәмлеген саклап калуга һәм илнең территориаль бөтенлеген ныгытуга юнәлдерелгән. Моннан тыш, узган елның июлендә ил Президенты Указы белән Россия Федерациясенең Дәүләт тел сәясәте нигезләре расланды, ә 2026 ел Россия Федерациясендә Бердәмлек елы дип игълан ителде.

«Санап үтелгән документларның һәрберсе гаять мөһим һәм дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләрен гамәлгә ашыру буенча барлык дәрәҗәләрдә гавами хакимият органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгели, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Документлар, илнең барлык халыкларының этномәдәни үзенчәлекләрен хуплап, гомумроссия гражданлык тәңгәллеген үстерү процессын тәэмин итүгә юнәлдерелгән стратегик нигезләмәләрне беркетә. Бу залда утыручы Президиум әгъзаларының, дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең һәркайсы, Халыклар дуслыгы йортлары челтәренең барлык хезмәткәрләре, ассамблеяның Яшьләр канаты вәкилләре әлеге документлар белән танышырга һәм эшчәнлек барышында аларның нигезләмәләренә таянырга тиеш».

Парламент җитәкчесе төп максатларга һәм бурычларга аерым игътибар бирергә чакырды, алар арасында – илнең милли иминлеген һәм суверенитетын тәэмин итү, тарихи рәвештә урнашкан дәүләт бердәмлеген һәм дәүләтнең бөтенлеген ныгыту, аның халыкларының этномәдәни үзенчәлеген саклау һәм яклау, милләтара (этникара) мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту, шулай ук илебез территориясендә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары мәнфәгатьләрен өстенлекле итү.

«Аерым билгеләп үтәм, Россиянең күпмилләтле халкы махсус хәрби операция бурычларын үтәп, Ватан иминлеге сагында торганда, билгеләнгән максатларны һәм бурычларны системалы рәвештә тормышка ашыру бик мөһим, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.  –  Республика сугышчан бурычларны үтәү өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итү буенча масштаблы эшне дәвам итә. Һич арттырмыйча әйтә алам, бер генә милли-мәдәни автономия дә бу эштән читтә калмады. Махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк һәр автономия, үз мөмкинлекләреннән чыгып, бу зур һәм кирәкле эшкә актив кушылды, үз өлешен кертте».

Парламент җитәкчесе милләтара мөнәсәбәтләргә килгәндә, «урыннарда» – республика шәһәрләрендә һәм районнарында милли мәсьәләне объектив һәм һәрьяклап мәгълүмати яктырту буенча системалы эш оештырырга чакырды. Ул шулай ук төрле грант конкурсларында катнашу эшен көчәйтергә тәкъдим итте. «Бу мөһим социаль-сәяси аспект. Кешеләр әлеге стратегияләрнең ни өчен кирәклеген, аларның нинди бурычларны хәл итүен һәм бу процесста һәркемнең ничек катнашу мөмкинлеген аңларга тиеш, – диде парламент җитәкчесе. – Чын нәтиҗәләргә ирешү өчен чаралар уздыру гына түгел, ә алар турында даими һәм аңлаешлы итеп массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет, мәктәпләр, иҗтимагый оешмалар аша сөйләү дә мөһим. Безне берләштергән нәрсәләр турында күбрәк сөйләргә, үзара хөрмәт һәм күршелекнең яхшы үрнәкләрен күрсәтергә кирәк.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия халыклары бердәмлеге елында һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында чаралар уздыруга аерым тукталды. «Катнашучыларның игътибарын уздырыла торган чараларда актив катнашырга кирәклегенә юнәлтәм», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин миграция сәясәте мәсьәләләренә дә аерым тукталды. 1 гыйнварга республикада 100 меңнән артык чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган затлар килгән булган. «Илдә бу өлкәдә норматив базаны камилләштерү дәвам итә –  2024 елдан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы тарафыннан 21 федераль закон кабул ителде, – дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Әлеге документлар миграция өлкәсендә алга таба тәртип урнаштыру, гражданнарыбызның тормыш һәм сәламәтлек иминлеген арттыру мәсьәләләрен хәл итә».

Парламент башлыгы якын арада Россия парламентының түбән палатасы тарафыннан миграция законнарына яңа төзәтмәләр каралачак, дип билгеләп үтте.

«Республика бүген илнең эре сәнәгать үзәкләренең берсе булып тора, өстәмә эшче көчкә мохтаҗ, шуңа күрә чит ил гражданнарының 49% ы хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатыннан килгән, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Безнең барыбызга да – хокук саклау системасын да кертеп, дәүләт хакимияте органнарына, шулай ук республиканың иҗтимагый берләшмәләренә, югары уку йортларына кабул ителә торган яңалыкларның үтәлешен тәэмин итүгә, шул исәптән аларны урыннарда җиткерүгә һәм аңлатуга игътибарны юнәлтергә кирәк. Безнең уртак бурычыбыз – Татарстан киләчәктә дә тынычлык һәм татулык территориясе,  безнең гореф-гадәтләребезгә, әлбәттә, илебез һәм республикабыз законнарына карата толерантлык һәм ихтирамлы мөнәсәбәт бәяләнә торган  урын булып калсын өчен барысын да эшләү».

Республикадагы миграция вәзгыяте, чит ил гражданнарының РФ территориясендә булу тәртибе һәм аларның хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибе турында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Марат Галиев мәгълүмат бирде. Марат Галиев сүзләренә караганда, республикага кергән 143 меңнән артык чит ил гражданы үз максатларында хезмәт эшчәнлеген күрсәткән. Бу республикага кергән чит ил гражданнарының 56,4%ын  тәшкил итә. 2 меңгә якын чит ил кешесе һәм гражданлыгы булмаган затлар РФ гражданлыгын алган. Даими яшәүчеләр саны 19% ка арткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре