Муниципальдепутатлар шулай ук 2026 елга бурычлар турында да фикер алыштылар.
Район Советының хисап сессиясе Мәдәният йортындаузды. Утырышка кадәр Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы Рәис Миңнеханова озатуында җирле җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсен карады.
2026 елда эшчәнлекнең төп юнәлешләре турындагымәгълүмат белән Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, республика җитәкчелегенә үсеш мөмкинлекләрен саклап калулары өчен рәхмәт белдерде. «Икътисад без куйган бурычларны үтәүне, төрле өлкәләрне үстерүне тәэмин итә торган ресурслар тудыра, – дип билгеләп үтте Рәис Миңнеханов. – Районның эчке территориальпродуктының өчтән бере авыл хуҗалыгына туры килә».
2025 ел нәтиҗәләре буенча сабалылар күп юнәлешләр буенча тотрыклы үсешне саклап кала алганнар. 2025 елда дәүләт программасы кысаларында районның социаль инфраструктурасын һәрьяклап үстерү дәвам иткән. ТР Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елда 28,3 мең кв.м. торак файдаланугатапшырылган. Республика программалары хисабына 50 социаль объект, шул исәптән мәгариф, сәламәтлек саклау һәм спорт учреждениеләре төзелгән, капиталь ремонтланган һәм төзекләндерелгән.
Тулай территориаль продукт күләме 26,4 млрд сумдәрәҗәсендә бәяләнә (ТР буенча 23 нче урында). Үзләре җитештергән төяп җибәрелгән товарлар күләме – 6,2 млрд. сум, сәнәгать җитештерүе индексы – 103,3%,ТТПда кече һәм урта бизнес өлеше бик югары – 40,5%.
Рәис Миңнеханова әйтүенчә, авыл хуҗалыгы традиционрәвештә район икътисадының төп тармагы булып тора. 2025 ел йомгаклары буенча җирле авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре субсидия рәвешендә 429 млн сумдәүләт ярдәме алганнар. Шуларның 6,6 миллион сумы (1,5%) крестьян-фермер хуҗалыкларына, 53,3 миллион (12,4%) – авыл хуҗалыгы товарларын эшкәртү кооперативларына бирелгән, шул исәптән 41 млн сумгрантлар рәвешендә.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрен борчыган мәсьәләләрнең берсе буларак, район башлыгысөтне сатып алу бәяләренең түбән булуын билгеләп үтте. Бу, өстәлгән бәягә салымны исәпкә алмаганда, 34,58 сум тәшкил итә. Узган елның шушы чорына караганда 15,50 сумга кимрәк. «Безнең район атна саен 340 тонна сөт сава. Әгәр якын арада вәзгыять яхшырмаса, безнең орлыклар, ашламалар һәм язгы кыр эшләрен башкару өчен запас частьләр сатып алумөмкинлегебез булмаса, коточкыч нәтиҗәләргә дучар булачакбыз», – диде Рәис Миңнеханов.
Район башлыгы шулай ук «Саба» индустриаль паркы территориясендә агропарк бинасын төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. «Без инде берничә ел бу мәсьәләне күтәрәбез, кызганычка каршы, ул әлегә кадәр хәл ителмәгән. Әгәр дәүләт агропарк бинасын төзергә ярдәм итсә, безнең предприятиеләр заманча җиһазлар сатыпалырга һәм җитештерүне оештырырга, 76 эш урыныбулдырырга әзер. Экспертиза ясалган проект бар», – диде Рәис Миңнеханов.
Рәис Миңнеханов шулай ук авыл җирендә педагогик кадрлар кытлыгына һәм муниципаль учреждениеләрнең автобус паркының тузуына игътибар юнәлтте. «Дәүләт техник каравын авырлык белән үтәбез, балаларнытранспортта оешкан төстә йөртүгә ЮХИДИ таләпләрен көч-хәл белән үтибез. Шул ук вакытта пассажир транспорты катнашында юл-транспорт һәлакәте куркынычы арта», – диде Рәис Миңнеханов.
Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин, бу көннәрдә республиканың барлык муниципалитетларында хисап сессияләре уздырылуын әйтте. «Урыннардагы вәзгыятьне һәм проблемаларны анализлау тулырак һәм объективрак картина формалаштырырга, безнең траекторияне республиканыңСтратегия –2030ның төп параметрлары, ил күләмендәгеүсеш максатлары белән чагыштырырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин узган ел районның социаль-икътисади үсеш рейтингында уңай динамика күрсәтүенәһәм 12 нче урынны алуына, бер ел эчендә берьюлы дүрт позициягә күтәрелүенә басым ясады. «Район авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары нәтиҗәлелек күрсәтә: республиканың 2,11% чәчүлек җиренә ия булып, республика күләмендә акчалата керемнең чагыштырмача күләме 3,84% тәшкил итә, –дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – 2025 елда агросәнәгать комплексының җыелма рейтингында сез 8 нче урында».
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, Саба районында 2025 елда акчалата табыш арткан – 9,8 млрд.сум, шул исәптән терлекчелек продукциясе исәбенә – 8,9 млрд. сум. Районның республика икмәгенә керткән өлеше – 77,7 мең тонна бөртекле культуралар, уртача уңдырышлылык – 35,7 ц/га. Саба районындамөгезле эре терлекләр саны узган елга карата 231 башка арткан. Ит өчен терлек һәм кош-корт җитештерү сакланып калган – 16,4 мең тонна.
«Республикада тармакка ярдәм итүгә юнәлдерелгән максатчан, грант программалары гамәлдә, шул исәптән федераль һәм республика программалары. Сезнең авылкешеләре аларда актив катнашалар», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин һәм авыл җирлекләре башлыгын һәм авыл хуҗалыгы идарәсен эшнекиметмәскә чакырды.
Парламент башлыгы шулай ук сабалыларга үзләренең көндәшлек өстенлекләрен анализларга, яңа үсеш нокталарын билгеләргә, дәүләт ярдәме чараларыннан максималь файдаланырга киңәш итте.
«Тулай территориаль продуктта кече һәм урта бизнес өлеше бик югары – 40,5%, – дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Хәзер эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары аз түгел. Муниципалитет җитәкчелегеннән бу юнәлештә эшне киметмәүләрен һәм ярдәм күрсәтүләрен сорыйм».
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышын тәмамлап, район активына үз җирлекләре һәм тулаем Татарстан файдасына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
«Саба районы күп кенә күрсәткечләр буенча тотрыклы үсештә, үрнәк булып тора, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда. – Бу район үзенчәлекле, биредә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үскән һәм белем алган, сабалылар бу җаваплылыкны сизәләр. Аларга зур уңышлар телим».
Хисап сессиясе ахырында район активына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә торак сатып алуга сертификатлар бирелде.
Утырыш эшендә Дәүләт Советы депутатлары Данис Шакиров, Нияз Аитов, Роза Гайнетдинова, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез