Чувашияның булдыклы татар егетләре турында ишетмәүче, белмәүчеләр сирәктер. Аларның күпчелеге – үзләрен авыл эшендә тапкан егетләр. Игенен дә игәләр, терлеген дә тоталар, атларын да асрыйлар, болар өстенә эшләрен тармакландырып, өстәмә табыш алуга да ирешәләр. Әйтик, Урмай авылында яшәүче Илшат Пахалов терлекләр өчен катнаш азык, гранулалар әзерләп сата.
Шулай да танышып, аралашып киткәч, иң элек фамилиясенең үзенчәлекле булуына игътибар иттек.
– Фамилиягә аптырыйсы түгел минем, без – авыл, җир кешеләре. Фамилиябез дә «пахал», «җир сөрдем» сүзеннән алынган. Бервакыт безнең бабай янына ниндидер кешеләр килгәннәр дә кызыксыналар икән. Бабай инде юньле-рәтле русча сөйләшә белмәгән, нинди генә сорау бирсәләр дә, «пахал» да «пахал» дип кенә җавап биргән. Шуннан фамилиясен дә Пахалов дип язып куйганнар. Монысы – без белгән тарих, аның ни дәрәҗәдә дөрес булуын әйтә алмыйм, ә менә гомер буе җир сөреп иген игүе хак. Безнең дә җирдән аерылганыбыз юк, – диде Илшат Пахалов.
2016 елда фермер хуҗалыгы буларак эшли башлаганда йөз баш терлекләре була. Калганы – җирләр, яхшы техника, җиһазлар, мөмкинлекләр – еллар һәм тәҗрибә белән килә.
– Эш башлаганда ук терлекләргә катнаш азык әзерли идек инде. Анысын арпа, бодай, кукуруз, түп (жмых) һәм солы кушып ясыйбыз. Үзебезгә дә, сатарга дип тә эшләдек. Шушы еллар эчендә дәүләт ярдәмнәреннән дә файдаландык. Иш янына куш бик яхшы булды, – ди Илшат.
Бераздан, мөмкинлекләрен тагын да арттырып, печәнне пресслап, гранула ясый башлыйлар. Анысы менә болайрак эшләнә. Болыннан алып кайткан печән түгенең бауларын алалар да салам турагычка урнаштыралар. Турап, ваклап, он рәвешенә китерәләр. Шуннан соң «он»ны яхшылап болгаталар, кирәк дип тапканда, катнаш ризык, биокушылмалар да өстәлә. Аннары әзер массаны гранулалар рәвешендә пресслап суыталар һәм саклауга куялар. Киләчәктә әлеге файдалы азыкны турыдан-туры киптергечләргә салып эшләргә планлаштыралар.
– Печән кояш астында никадәр озаграк ята, протеины шуның кадәр күбрәк кими. Шуңа күрә комбайн бункерыннан турыдан-туры киптергечкә кайтарып киптерелгән гранулада протеин күбрәк кала. Билгеле, анысының бәясе дә югарырак була, – ди Илшат.
Фермер әйтүенчә, гранулага ихтыяҗ бик зур, хәтта ясап өлгертә алмыйлар икән.
– Терлекчегә отышлымы бу, түгелме – башта үзебезнең малларда сынап карадык. Гранула ашатуның кесә ягын кайгыртканда да, сыйфат ягыннан да отышлырак килеп чыгуына инандык. Көненә 3 тапкыр икешәр кило гранула ашаган сыерның сөте икенче тәүлеккә 1,5 литрга арта. Ә бер сыерга тәүлегенә бер шакмак төргәк печән җитми. Баштагы елларда бер ир-ат ел саен 50 рулон печән сатып ала иде. Шул кыш чыгарга җитә иде. Ә хәзер ул 10 тонна гранула ала башлады. Һәм бу азык аның малларына ике кыш һәм бер җәй чыгарга җитте. Дөрес, 50 рулонны 75 мең сумга ала иде, ә гранулалар өчен 150 мең сум чыгарып салырга туры килде. Аның каравы соңгысы озаккарак җитте һәм мәшәкате дә азрак. Аяк асты да пычранмый, терлекнең алдына салырга да уңайлы, – дип сөйли фермер.
Әйтергә кирәк, гранулаларны көзен дә, декабрьдә дә сатмыйлар, ә гыйнварда гына җибәрә башлыйлар. Болардан тыш, аларны әрлән, куяннар өчен билгеле маркетплейстан да бик яхшы сатып алалар икән. Бер ай эчендә 1 тоннадан артык азык сатканнар.
– Без сыерлар асрамыйбыз, малны ит өчен генә үрчетәбез. Сыердан бер көнгә 70 кг тирәсе тирес чыга. Шуңа күрә аңа кызыкмыйбыз, – ди Илшат Пахалов. – Хайваннарны тере килеш кенә сатып җибәрәбез. Татарстан белән чагыштырганда, безнең якларда ит арзанрак бәядән йөри, диләр. Белмим, анысын кистереп әйтә алмыйм. Безнекеләрнең килограммын 420 сумнан алып китәләр. Бу кадәр төрле эш белән шөгыльләнгәнгә аптыраучылар да бар. Ләкин монда аптырарлык берни дә юк. Сәламәтлек булса, эшнең бер авырлыгы да юк аның. Эшең алга барган саен күңел үсә, тагын да кызыклырак, яңарак эшкә тартыла икән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез