Өйдә савыт-саба шалтырамый тормый, диләр. Һәр гаилә кайчан да булса кризис кичерә. Һәм ул бер генә дә булмаска мөмкин. Мондый чакта нишләргә? Гаиләдә андый кыенлыкларны булдырмый калып буламы? Кризисның нинди уңай яклары бар?
Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог Айнур Гәрәев ярдәм итте.
– Соңгы елларда «гаилә институты җимерелә», «гаиләләр элеккеге кебек нык түгел» ише сүзләрне бик еш ишетәбез. Ә нәрсә үзгәрде? Гаилә институтына нәрсә булды?
– Мондый сүзләр каян килеп чыга? Статистикага нигезләнеп. Чыннан да, соңгы елларда аерылышучылар һәм гаилә корырга теләмәүчеләрнең саны да, хатын-кызлар һәм ир-атларның гаилә кору яше дә арта. Нигә алай соң? Заманалар үзгәрде. Кайчандыр гаилә исән калуның бер юлы булса, хәзер инде мондый ихтыяҗ артта калды. Бүген кешегә исән калу өчен кем беләндер берләшү, гаилә кору кирәкми. Гомумән, хәзер без бу турыда уйламыйбыз, башыбызда «казынырга» вакыт күп кала.
Аның каравы кешенең башка ихтыяҗлары пәйда булды. Хәзер кешегә мәхәббәт, нәфесне канәгатьләндерү, үзе өчен кызыклы, уңайлы булган партнер табу мөһим. Таләпләр арта, гаилә корыр өчен тиң ярны сайлап алып булмый башлый.
Тагын бер сәбәп – кешеләрнең мөнәсәбәтләр кора белмәве. Хәзер шактый катлаулы чорлар кичергән ата-аналарның балалары гаилә кору яшенә җитте. Күпләр әтисез үскән. Алар башка кеше белән якын мөнәсәбәтләр кора белмәскә мөмкин. Өйрәтүче, үрнәк юк чөнки. Алар шулай ук кемнедер сайлап ала алмый интегә. Ялгышудан куркалар.
Аннан соң, хәзер бит сайлау мөмкинлеге дә бик зур. Социаль челтәрләр ялгыз егет-кызлар белән тулып ята. Барысы да идеаль булып күренә. Кемдер, тышкы кыяфәткә алданып, ялгыш адым ясый.
– Ә гаилә кризислары ни сәбәпле барлыкка килә?
– Бу тагын шул ихтыяҗларга бәйле. Тормыш та, кешеләр дә үзгәрә. Тышкы сәбәпләргә бәйле булмаган очракта та, кеше төрле яшьтә үзен төрлечә хис итә. Олыгайган саен ихтыяҗлар, тормышка караш үзгәрә. Бу исә бер-береңне аңламауга китерә.
Аннан соң, гаилә тормышының төрле этаплары була: гаилә кору, бала туу, баланы оядан җибәрү... Менә шул этаплар үзгәргән саен, гаиләдә ниндидер авырлыклар килеп чыгарга мөмкин.
Ситуациягә бәйле булган кризислар да очрый. Әйтик, гаиләдә кемдер авырып китәргә, якын кеше вафат булырга мөмкин.
– Димәк, гаилә кризислары берәүне дә читләтеп узмый?
– Юк, һәр гаилә кайчан да булса авырлыклар белән очраша. Һәм аларны үзенчә уза. Яки уза алмый.
– Ә мондый хәлләрнең уңай яклары бармы?
– Кризислар кешене дә, мөнәсәбәтләрне дә үстерә. Әйтик, ир белән хатын һаман бер урында таптанып, бер-берсен бөтенләй аңламаслык дәрәҗәгә җитәргә мөмкин. Шул вакытта аларга мөнәсәбәтләрне ничек тә булса үзгәртергә кирәк була. Ә моның өчен сөйләшергә, аңлашырга, казынырга кирәк. Мондый чакта исә мөнәсәбәтләр тирәнәя, ир белән хатын бер-берсенә якыная, бер-берсенә карата ышаныч арта.
Тик кризисларның бер ягы бар: кеше бу халәтне үзгәртергә теләми икән, ул аны җиңә алмаска мөмкин. Һәр авырлыкны кабул итәргә, аннан нинди дә булса сабак алырга өйрәнергә кирәк. Моннан тыш, кризис ир белән хатын арасын ерагайтырга түгел, киресенчә, тагын да якынайтырга тиеш. Үз эчеңә бикләнмәү мөһим.
– Мондый чорларны кичергәндә, нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Ниндидер универсаль киңәшләр бармы?
– Кызганыч, аның инструкциясе юк. Әмма бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк: һәр кризиста бер-берең белән сөйләшү һәм үз хисләреңне аңлау мөһим. Хисләр белән «эшләргә» өйрәнмәгән килеш, нәрсә кирәген, нәрсә җитмәгәнен, мондый хәлгә нигә калганны аңлап булмаячак. Һәм ул хисләр белән уртаклашырга кирәк. Чөнки гаиләдәге бер кеше барысын да күңелендә генә саклый икән, ул үзен ялгыз итеп тоя башлаячак. Тыңлый һәм ишетә белик.
Мифмы, чынбарлыкмы?
Җәмгыятьтә, гаилә кризисларының төгәл бер чорлары була, дигән ышану яши. Әйтик, бер ай, бер, өч, җиде, унбер ел... Бу ни дәрәҗәдә дөрес?
– Бу сүзләрдә дөреслек бар, әмма һәр гаилә төгәл шушы вакыттан соң кризис кичерә дигән сүз түгел. Бу даталар нәрсәгә бәйле соң? Әйтик, өйләнешкәннән соң бер ел дәвамында ир белән хатын бер-берсен өйрәнә генә. Монда инде гыйшык утлары бераз сүрелә һәм чынбарлык күренә башлый. Бер-береңне идеальләштерү дә бетә, ниндидер кимчелекләр пәйда була.
Ә өч елдан соң хисләр сүрелә башлый, диләр. Моны исә гаиләнең ишәюе белән аңлатырга була. Бала тугач, ир-атка да, хатын-кызга да яңа рольләрен өйрәнергә туры килә. Билгеле, мондый чакта мөнәсәбәтләр дә күпмедер дәрәҗәдә үзгәрергә тиеш.
Җиде елдан соң инде ир белән хатын бер-берсен тәмам өйрәнеп беткән була. Бернинди идеальләштерү дә калмый. Моңа өстәп, кемдер шушы еллар дәвамында бер-берсенә карата ниндидер үпкә хисләре, әйтелми калган сүзләрне җыеп барган булырга мөмкин.
Әйткәнемчә, бу – бик якынча гына саннар. Әмма һәр кеше гаилә тормышының билгеле бер этаплардан торуын онытмасын иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез