«Безгә авылда рәхәт. Эшләсәң – эше, ашасаң ашы бар». Мамадыш районының Югары Тәкәнеш авылында яшәүче Айсылу һәм Рифнур Гайнуллиннар сүзе бу. Бүген алар төп йортта калып, күп итеп маллар тотып, өч бала тәрбияләп үстерә. Зарланмыйча, үз тормышларын тырышлык белән корган гаиләнең бәрәкәт серен белештек.
Рифнур – гаиләдә төпчек бала. Бүген дә бер түбә астында әниләре Хәтимә апаның хәер-фатихасын алып яшиләр. Хәтимә апа ире Мөсәллим абый белән алты бала тәрбияләп үстергән: Ринат, Рифат, Рәзимә, Ришат, Рифкать, Рифнур. Кызганыч, Ришатлары, юл һәлакәтенә очрап, яшьли гүр иясе булган.
– Мин гомер буе фермада эшләдем. 7 нче сыйныфны бетергәч, колхоз рәисе Әсхәт абый: «Бозау белән бергә үсәрсез фермада» дип төшергән иде. Шунда, мал арасында бөтен гомер узып та китте. Пенсиягә чыкканчы фермада эшләдем, – ди Хәтимә апа. – Мөсәллим абыегыз да лаеклы ялга чыккач та тракторда эшләде. 55 ел тигез гомер итәрбез дә, җитәкләшеп ахирәткә дә бергә китәрбез, дип сөйләшкән идек. Шаяртып сөйләшә идек тә... Мине калдырып, үзе генә кузгалды. Вафатына биш ел була инде. Ир хәсрәте дә, улныкы да үзәкне өзә. Ирнеке итәктә дисәләр дә, баланыкыннан бер дә ким түгел.
Ни гаҗәп, күрше авылда гомер кичерүче Рәзимәсеннән кала, башка балалары барысы да туган авылда төпләнгәннәр, туган туфракларын калдырып чыгып китмәгәннәр.
– Балаларым да үзебез төсле тырыш, хезмәт сөючән булдылар. «Балалар, сез авылда, безнең янда калырга тиеш», – дип үстермәсәк тә, зур хуҗалык тотып гомер итәләр. Үзем дә шәһәр җирен яратмадым, балаларым да авылда гөрләтеп тормыш итә. Улларым башка чыгып йорт җиткерделәр, янымда төпчегем Рифнурым калды. Балалар янымда булгач, миңа да рәхәт, – ди Хәтимә апа.
Чыннан да, авылны яратып гомер итә Гайнуллиннар. Күп итеп маллар тоту өстенә, Рифнур үз бригадасы белән йорт бураларын күтәрә, капкалар да ясый.
– Авылда бик рәхәт безгә. Эшләсәң – эше, ашасаң ашы бар, – ди ул. – Акчасын да табарга була. Монысы һәркемнең үзеннән тора. Мин берара Казанда эшләп алдым. Анда да рәхәт дип әйтмәс идем, беркемне дә көтеп тормыйлар. Авылдагы шикелле, барысын да тырышып булдырасы. Казанда 1,5 млн кеше яши. Аның барысы да директор түгел бит. Кемдер идән юа, кемдер станок артында басып тора, кемдер троллейбус йөртә, кемдер ишегалды себерә. Районда 45 мең кеше яши. Барысы да район башлыгы була алмый. Кемдер мал карарга, кемдер идән юарга тиеш, һәм моның бер ояты да юк. Эшләргә яраткан кешегә хезмәт хакы бөтен җирдә дә бар. Мал караудан да куркырга кирәкми. Көннең 4-5 сәгате генә терлек янында уза безнең. Сөтне тапшырабыз. Үзең эшкәртеп сатсаң, акчасын ике тапкырга күбрәк аласың инде. Ләкин безнең аннан башка да эшләр күп. Зарланып утыра торган заман түгел, һәр нәрсә үз кулыңда. Кайбер кешеләр: «Мал асрауның да, җир тотуның файдасы юк», - диләр. Андыйларга: «Файдасы булмагач, җиреңне миңа сат», - дим. Юк, теләмиләр. Бер мал тотсаң да файдасы бар. Ел буе итен бушка ашыйсың. Бер үгезне тегеннән-моннан йолкып та ашатырга була. Шуңа күрә зарланмаска һәм эштән курыкмаска гына кирәк. Авылда яшәүнең бөтен хикмәте шул.
Әлеге тырыш, матур гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Төпчекләре балалар бакчасына йөрсә, зурлары – мәктәптә. «Авылда балаларга үсеш өчен мөмкинлек юк», – дип фикер йөртүчеләрнең дә борыннарына чиертте алар.
– Кечкенә кызыбызны Түбән Тәкәнеш авылындагы балалар бакчасына йөртәбез, ике балабыз мәктәптә укый. Мәктәптә әллә ничә төрле түгәрәк бар. Башкага йөртәселәре килгәннәр Кукмарага яки Мамадышка алып бара ала, безгә бик якын. Юлга 15–20 минут вакыт китә. Әллә шәһәрдә очып барып җитәләрме? Анда юлда күбрәк тә вакыт уза әле. Күрше авылда гына эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин спорт комплексы эшләтеп куйды. Бик әйбәт. Балалар волейболга атнасына 2–3 тапкыр төшә, барысы да бушлай. Тренерлар шөгыльләнә, ярышларга йөриләр. Әле күптән түгел генә кызыбыз Казанда өченче урын алып кайтты. Яшьләр өчен клуб, аның эчендә бильярд бар. Балалар җәй буе спорт мәйданчыгыннан кайтып керми. Балалар бакчасы, мәктәпкә йөртер өчен машина бар, юл чистартылган, ә кеше һаман зарлана. Дөрес, бөтен кеше өчен барысы да юктыр да, бәлки. Әйтик, яшьләргә гел яңалык кирәк. Ләкин безгә әлегә барысы да җитә, – ди Айсылу.
Шулай шул, оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип халык мәкале. Әби-бабай, әти-әни үрнәгендә тәрбияләнгән балалар да алардан калышмаска тырыша.
– Әти 75 яшенә кадәр трактор рулен ташламады. Авырса да, бер дә зарланмады. Малын да карашты, тегермәнен дә тартты, печәнен дә ташыды. Безнең төп ярдәмчебез, киңәшчебез булып яшәде. Балалар да яшьтән үк эшкә өйрәнеп үссен, дибез. Сарайга да чыгалар. Сөтен эчәргә яраткач, тирес исе килә, димиләр, – дип елмая ирле-хатынлы Гайнуллиннар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез