Бүген “Татмедиа” агентлыгы бинасында урнашкан әдәби кафеда яңа басманы тәкъдим итү чарасы узды. Очрашуга язучының каләмдәшләре, студент чорыннан ук аралашкан курсташлары җыелды.
Галимҗан Гыйльманов: “Тукай иҗаты мине гомер буе илһамландыра”,- дип белдерде. Ул аның портретын да язу өстәлендә тота. Яңа китабына шагыйрь турында үзенең гомер буе җыйган мәгълүматын, төгәлрәк әйтсәк, парчалар урнаштыра. Анда әле аларның барсы да түгел. Бер мең парчаның яртысы гына сайлап алынган. “Мин аларны бастыру өчен дә җыймаган идем. Тукай һәрвакыт минем каләм очымда. Татарстан китап нәшрияты шундый тәкъдим белән чыкты. Һәм менә көтелмәгән бер хезмәт барлыкка килде. Монда Тукайга кагылышлы сораулар, күңел бәхәсләре, ниндидер серләр, ачышлар, реплика кебегрәк язмалар да тупланды. Мине борчыган, аптыраткан, гаҗәпләндергән, сокландырган мәсьәләләр, сораулар да бар. Монда минем фикерләрем Тукайның 6 томлыгы һәм Ибраһим Нуруллин төзегән 1986 елгы истәлекләр китабына нигезләнеп бирелә”, – ди ул.
“Тукайның мең сере” китабы мәктәп укучылары, укытучылар, студентлар өчен дә кызыклы булачак. Автор белдергәнчә, анда Тукайга кагылышлы күп кенә серләр ачыла. Үзебезнең Тукайны аңларга ярдәм итә торган фактлар урын алган. Галимҗан Гыйльманов шагыйрьнең кыска гомерле булуына үз нәтиҗәсен дә ясаган. “ Тукай үз гомерен, йөз, йөз егерме яшьлек аксакалларга тиң гомерен яшәп киткән. Бар эшен дә - тәгълиматын, фәлсәфәсен төгәлләп киткән. Безгә әле аны аңларга да, аңларга”, - ди ул.
Үзе дә Тукай иҗатына мөрәҗәгать иткән язучы буларак, яңа басмага шагыйрь, публицист Зиннур Мансуров та фикерләрен җиткерде. Аның “Тукай белән әңгәмәләр” басмасы татар, рус һәм инглиз телләрендә басылып чыккан иде. Зиннур Мансуров: “Галимҗан Гыйльманов тәкъдим иткән парчаларда Тукай шәхес буларак та, кеше буларак та, олуг шагыйрь буларак та киңрәк ачыла. Бу фәнни нигезгә корылган хезмәт һәм Тукайны өйрәнүгә зур өлеш”, – дип белдерде.
Тукай турында бик күп язылган бит инде, дип әйтүче кешеләр дә бар. “Тукай турында йөзләрчә шигырьләр, поэмалар да иҗат ителгәндер. Дистәләрчә диссертацияләр, монографияләр дә язылды. Галимнәребезгә рәхмәт. Ләкин Тукай әле ахыргача ачылып бетмәгән. Бөек шәхесләр дөньясын беркайчан ачып бетереп булмый, ул чиксез галәм”, – ди Зиннур Мансуров.
Тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты Фатих Кутлу шулай ук Тукай иҗатын өйрәнгән, аның әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә иткән галим. Ул парчалар арасында шагыйрьнең төрек дөньясы белән бәйләнеше, төрек телендә дә шигырьләр иҗат итүе хакындагы парчаларга карата үз бәясен бирде. Тукайның иҗат башында төрекчә язган егермеләп шигырен Төркиядә бернинди тәрҗемәсез бастыралар. Фатих Кутлу очрашуда аларның кайберләрен укып та күрсәтте. Шулай ук шагыйрьнең “Туган авылым” җырын да башкарды. Тукай үзе дә җырларга яраткан бит.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез