Аларның әйтүенчә, аш-суда флавоноллар булырга тиеш.
 Кытай тикшеренүчеләре организмның картаюын тоткарлаучы матдәләрдән торган продуктлар турында сөйләп үткәннәр. Бу хакта, “Scientific Reports” чыганагы мәгълүматларына таянып, “KazanFirst” яза.
Белгечләр әйтүенчә, флавонолларны яшелчә-җиләк-җимештә табарга мөмкин. Иң киң таралганнары – кверцетин, кемпферол, мирицетин һәм изорамнетин.
 Галимнәр сүзләренә караганда, флавоноллар теләсә кайсы авырудан үлем-китемне 36 процентка диярлек киметә. Кеше йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан яки яман шештән интеккән очракта, үлем куркынычы 33 һәм 55 процентка кими.
 Алар шулай ук флавонолларның бигрәк тә яшелчәдә – барлык төр кәбестәдә, помидор, татлы борычта, шулай ук цитрус җимешләрендә, виноград һәм җиләктә күп булуын билгеләп үткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез