Газинур Хөснетдинов: «Гадәтләнгән шәһәр тормышын калдырып, авылга кайтканы өчен рәхмәт»

Авылда яшәүченең төп керем чыганагы – терлек. Аксубай районының Карасу авылы халкы әлегә әнә шулай дип яши. Абзар тутырып мал асраучы сирәк авылларның берсе ул.

Җирлек башлыгы Рәсим Фәхретдинов әйтүенчә, авылда 210 кеше яши. 98 хуҗалыкта 485 эре терлек тоталар, шуларның 285е – савым сыерлары. Соңгы елларда күпләп атлар да асрый башлаганнар.

– Безнең авыл халкының төп керем чыганагы – терлектән кергән табыш. Күпчелек хуҗалыклар 4–5 сыер асрый. Хәтта биш баш сыер савучы 80 яшьлек апабыз да бар. Авылда барысы ун кеше мини-ферма программасында катнашты. 450–600 меңәр сум акча алдылар. Ел да сыерларга, атларга, кәҗәләргә, кош-кортларга субсидияләр бирелә, анысы да – яхшы ярдәм. Былтыр авылыбыздагы сыерлар санына 1 млн 673 мең сум субсидия генә алдык. Ашлыкны пай җирләре өчен бирәләр. Фермерлардан алучылар да бар, – ди Рәсим Фәхретдинов.

Газинур Хөснетдинов хуҗалыгында барлыгы 32 баш терлек асрыйлар. Шуларның 15е – савым сыеры.

– Мин армиядән кайтканнан бирле мал-туардан өзелгәнем юк. Авыл җирендә тагын нинди табыш алып була? – ди гаилә башлыгы. – 15 көн саен сөт акчасын алып торабыз, олы мал итен, кош-кортын саткач, яхшы бит инде. Бар табыш шушы терлекләрдән керә. Тормыш алып барырга да, балалар укытырга да, абзарлар, яңа йортлар салып керергә дә терлекләрнең ярдәме зур булды. Cөт акчасы чыгымнарга китеп бара. Сыерның бозавын үстереп саткан акча янга кала. Җәен кош-корт үстерү бик булыша. Иллешәр баш казын, күркәсен алабыз. Сораучылар күп, сату белән бер авырлык та юк. Кош-корттан табышны тизрәк, яхшырак аласың, ләкин аларны сезон белән генә үстереп була. Үгез сатып, кулга саллы акча керә, аның каравы ел буе ашатырга, карарга кирәк. Тик авыл кешесендә мал үстергән хезмәтне санау юк инде, – диде Газинур Хөснетдинов.

Дәүләттән әллә ни ярдәм булмаса да, берничә ел элек абзар төзегәндә 200 мең сум акча биргәннәр. Мал, терлек арасыннан бушаган арада җәйге чорда төзелеш эшләре белән дә мәшгуль була икән гаилә башлыгы. Элек хәтта бригадалар белән чыгып йөргәннәр, тик соңгы елларда өлгереп кенә булмый, ди.

Карасу авылында маллар күп тотсалар да, узган ел, сөт бәяләре кинәт төшкәч, шактый кеше сыерын, терлеген киметкән. Югалту – якынча 60–65 баш.

– Печәнне үзебез кырлардан җыеп алабыз, быел уңыш яхшы. Ашлыкны сатып алабыз, чөнки безгә шулай отышлырак. Узган ел корылык булгач, печән, азык әзерләү бик авыр барды бит. Мин кайда чабылмаган җир бар, шуннан хәстәрләдем. Ул елда да бер генә малны бетермәдек. Табышы булмаса да, чыгымнарны капларга җитеп торды. Безнең сыерлар төрлесе төрле вакытта бозаулый. Шуңа күрә акчасы да төрлечә керә. Сөттән якынча аена 100 мең сум акча алабыз, аннан күбрәк чаклар да булгалый. Бер сыер якынча 23–25 литр сөт бирә, – ди Газинур абый.

Аның язмышы да гыйбрәтле. Бик иртә ике бала белән ялгызы калырга туры килә гаилә башлыгына. Хатыны яман чирдән вафат була.

– Әниләре 21 яшендә вафат булганда кечкенә кызга 1 яшь кенә тулып киткән иде. Бик авыр булды ул чакларда. Тормышымның иң авыр, сынаулы вакыты да шул булды, – ди ул.

Ләкин янәшәсендә әнисе, апалары булгач, авырлыкларны узып чыгу җиңелрәк була. Бөгелеп-сыгылып төшмәскә балалары да бар бит: аларны да аякка бастырасы, әти терәге белән бергә ана җылысын да бирәсе бар. Әле ярый бераздан тормышында үзен аңлаучы, санлаучы, зур хуҗалык көтәргә шәһәрдән кайтырга батырчылык иткән Альбинаны очрата.

– Ул бик яшьли тол калган иде. Ике кызым янына аның ике улы да сыйды. Шуннан соң уртак балабыз – кызыбызны алып кайттык. Ул быел өченче сыйныфны тәмамлады. Шулай итеп бүген икебезгә биш бала тәрбиялибез. Кызларым да үсеп җитте, икесе дә – студентлар. Бер улыбыз армиягә барып кайтып, әйбәт кенә эшкә урнашты. Икенче улыбыз техникумда укый, – ди әти кеше.

Без килгәндә дә Альбина ханымның мәшәкатьле вакыты – бройлерларын эшкәртеп йөргән чагы иде. Чакырылмаган кунаклар булсак та, елмаеп, ачык йөз белән каршы алды.

– Моңа кадәр Чистай районында яшәүче туганнарым: «Авылга кайт, кияү дә табабыз», – дип кодалыйлар иде. Мин аларның сүзләрен бервакытта та чынга алмадым. «Кая инде мин авылга кайтып тормыш көтим?! Кеше көлдермәгез инде», – дип әйтә идем. Ә насыйбым авылда булган икән. 38 яшьтә тормышымны үзгәртеп, авылга кайтып урнаштым бит. Һәм бер дә үкенмим! Әйе, яшермим, башта авыр булды. Тик тора-бара ияләндем. Бөтен җирдә дә эшләргә кирәк, эштән курыкмасаң, авылда да рәхәтләнеп яшәп була. Бәхетем дә, эшем дә, ашым да шушында булган икән, – ди ул.

Аның сөйләвен елмаеп кына тыңлап торган Газинур абый да сүзгә кушылды:

– Мин Альбинага рәхмәтле. Шәһәр кызы гадәтләнгән тормышын калдырып, авылга, шул кадәрле мал арасына кайтсын әле? Хәзер кая да булса барасы булсак, авылдан чыгып та китәсе килми аның. Кызларыма да яхшы әни булды. Анысы өчен аерым рәхмәт.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре