Дәүләт төзелеше буенча да илләр төрледән-төрле: парламент республикалары, президент идарә иткәннәре, бүген дә кенәзлек, корольлек саналганнар, монархияләр бар. Икътисадый егәре буенча да дәүләтләр бер-береннән нык аерыла.
Бу атнада икътисадый егәре дөнья икътисадының дүрттән берен тәшкил иткән илдә олы бәйрәм, тантана көтелә. Алар үз бәйсезлекләренең 250 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнә. Укучы кайсы дәүләт хакында сүз барганын аңлагандыр. АКШ дип аталган ил 1776 елның 4 июленнән Бөекбритания колониясе булудан туктый, үз көнен үзе күрә, үз язмышын үзе яза башлый. Һәм ике гасыр ярым эчендә дөньяның иң куәтле иле булып җитешә.
Баштан ук шунысын да әйтик: әлеге илгә безнең мөнәсәбәт төрле вакытларда төрлечә булды. Икенче Бөтендөнья сугышы чорында АКШ – аркадаш, ленд-лиз дип аталган программа буенча безгә ризык, кием салымнан башлап паровозларга чаклы җибәреп торган, Япониягә һәм Германиягә каршы сугышкан союзник. «Салкын сугыш» дәверендә исә – беренче дошман. 1990 нчы еллар җитүгә, янә дус һәм партнер. Ә бүгенге көндә, Трамп идарәсе вакытында, артык дошман да булмаган, дус та саналмаган бер ил. Шуңа күрә автор аларны артыгын мактарга да, бетереп хурларга да җыенмый. Тик менә икътисад, фән, технологияләр, бизнес төзелеше дигәндә аларның үрнәк алмастай дәүләт түгеллеген, ә геосәясәт дигәндә артыгын кылануларын әйтми ярамас.
Дөньяның иң куәтле иле, дидек. Әлбәттә, бу урында «Ничек, ни рәвешле алар аңа ирешкән соң?» дигән сорау тумый кала алмый. Җавап биргәндә бәлки башта анда яшәүче халыктагы элеккедән килгән, буыннар аша күчкән менталитетны ачыклыйсыдыр. «Яңа дөнья» дип аталып киткән материк ачылып, аны үзләштерә башлауга, анда беренче кемнәр юл тота? Әлбәттә, һәркем түгел. Тәвәккәл, үз-үзләренә ышанган, эшлекле, хәтта бераз авантюрист холыклы кешеләр юнәлә. Сине анда – океан артындагы буш җирләрдә беркем дә кочагын җәеп көтеп тормый. Бәс шулай икән, төрле авырлыклар, көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга, элек яшәгән җирең оҗмах булып тоелырга да мөмкин. Уртакул, уңышка ышанмаган, шикләнүчәнрәк кеше гадәттә кырык тапкыр уйлый, икеләнә дә яшәгән урынында торып кала. Кыю, бераз җилбәзәгрәк зат тиз генә җыенып юлга чыга. Иске дөньядан яңасына күчкән бар кеше дә шундый булган дигән сүз түгел, әлбәттә. Тик андый фактор булган. Шул эшлекле авантюристларның оныклары, оныкларының оныклары төзегән ил ул бүгенге АКШ.
Океан арты иленең икътисадый куәте, дигәндә күпкә саллырак сәбәпләр дә бар. АКШ – 1861–1964 еллардагы Гражданнар сугышыннан соң үз территориясендә бер генә сугыш та күрмәгән ил. ХХ гасырда Иске дөнья буйлап, коточкыч ике туфан – ике Бөтендөнья сугышы узганда да, башка материкта булу сәбәпле, алар өстенә бер бомба да төшми. Сугышта катнашмый түгел, катнашалар, тик минималь югалтулар белән. Икенче олы сугыш барышында Америка, олы корал заводына әверелеп, үз икътисадын шактый ныгытып та кала әле.
Күптән-күп төрле корал җитештергәндә, яңа технологияләрнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлап алган америкалыларның сугыштан соң ул юнәлешкә акча кызганмый башлавы да билгеле. «Салкын сугыш» чоры барышында әлеге илнең фән һәм технологияләр дигәндә лидерлыкка ирешүе дә. Күпсанлы фәнни үзәкләр, көчле университетлар өстенә, илдә күптән көйләнгән гигант «тузан суырткыч» та эшләп китә: кайда нинди талант иясе (бигрәк тә төгәл фәннәрдә) бар, алар аны үзләренә дәшә. Әлбәттә, эшләр, яшәр өчен бөтен шартлар да тудырып. Планетадагы барлык фәнни тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрененең 30 проценты без сөйләгән дәүләткә туры килүе алар икътисадын бүген дә шәпләп алга куалый. Аэрокосмос, программа продуктлары, электроника, ясалма фәһем дигәндә алар белән ярышырдай илләр аз. Эчке тулай продуктның (ВВП) яртысын урта һәм кече бизнес тәэмин итеп килүе дә – әлеге илнең бер үзенчәлеге. Ул ике төр бизнес икътисадка динамика һәм җайлашу сыйфаты бирә, кризисларга каршы тору көчен арттыра. Дәүләт институтларының көйләнгән булуы, хакимият транзиты ише матавыкларның, кайбер илләрдәге кебек, киеренкелек, кризис китереп чыгармавы да икътисад өчен уңайлы. Бәйсез суд, уңайлы салым системасы, шәхси милек белән бизнесның аңлаешлы һәм ачык законнар белән якланган булуы да – уңыш сәбәпләренең берсе...
Шушы урында башкалар үрнәк алырдай сыйфатларга нокта куеп, океан арты иленең гөнаһ һәм җитешсезлекләренә күчәсе килә. Алар шактый. Уңыш күп очракта башны да әйләндерә бит. Ул Сэм агайныкын да ярыйсы әйләндерде, масайтты. Икътисадый егәр бер яктан масайтса, хәрби потенциал икенче яктан азындырып тора. АКШның хәрби бюджеты гына да бүген триллион долларга якынлашып килә. Бу – астрономик сан. Башка бер генә дәүләт тә андый хәрби чыгымнарны үзенә рөхсәт итә алмый. Вашингтон ала, чөнки алар үзләренең икътисадый һәм сәяси гегемонлыгына, «тәртип урнаштыручы» булуына инде ияләшкән. Долларның бөтен дөньяда резерв валюта булуына да, доллар пирамидасы дип аталган гөнаһлы конструкциягә дә ияләшкән алар. Ә маена чыдый алмаганнар еш кына хулиган була. Соңгы 60–70 елда әллә кайда, җәһәннәм читендәге дәүләтне авианосецлар белән йөзеп килеп «игә китерү» гадәте нәкъ шул сыйфат белән аңлатыла. Ләкин соңгы араларда, күрәбез, барысы да җайлы гына бармый. Каш ясыйм, дип, күз чыгарулар да булып тора. Икътисад дигәндә дә Кытай АКШның үкчәсенә басып килә. Бүген океан арты иле гегемонлыгының артуыннан бигрәк, кимүе күзәтелә кебек. Әмма ул – шактый акрын процесс, гегемон алышынганны озак көтәсе әле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез