"Гомер кешегә сөйгәненең фотосын паспорт арасында йөртү өчен генә бирелмидер инде..."

Кайчагында харап акыллы күренгән кешеләр дә үз үлчәмнәренә туры килмәгән ахмаклык эшләп ташлый. Дин әһелләре моны «шайтан котырта» дип аңлата инде. Бәлки, чынлап та шулайдыр, чөнки шайтан ул – символ гына. Асылда, кешенең шайтаны да, фәрештәсе дә шәхси була һәм һәрвакыт үз янында йөри. Кайсын ныграк туйдырасың, шунысы өстенлек ала. Тик бер бәласе бар: шәхси фәрештәсен кеше үзе генә ашата, ә шайтанын туйдыруга башкалар да өлеш кертә – туганнары, дуслары, якыннары, башындагы тараканнары…

Бу очракта да шундыйрак хәл килеп чыга инде. Егет белән кыз танышалар, гашыйк булалар, үз тормышларын бер-берсеннән башка күз алдына китерә алмый башлыйлар. Боларның мәхәббәтенә сокланучылар да, көнләшүчеләр дә пәйда була. Һинд киноларындагы кебек мәхәббәт бит, – дип тел шартлатучылар да. Кыскасы, гадәти матур мәхәббәт тарихы барлыкка килә.

Кичләрнең берсендә егет кызны капка төбенә кадәр озатып куя да тәкъдим ясый. Тик бу тәкъдимне кызга җиткерү эшен моның шәхси шайтаны үз кулына ала һәм болайрак сиптерә:

– Фәлән көнне без сине сорарга киләбез. Ә бер айдан туй уздырабыз һәм шәһәргә китәбез. Мин – хәрби училищега, ә син, үзең теләгәнчә, медицина институтына керәсең…

Бөтенесен дә сөйләп торырга кирәкмидер инде, тәкъдим ясау рәвеше аңлашыладыр. Егете үзен хәрбилеккә багышларга теләвен күптән белсә дә, кызга аның шушы рәвештә боерып тәкъдим ясавы ошамый. Аның да шәхси шайтаны җилкәсенә менеп утыра да:

– Әллә-лә! – дип кычкырып җибәрә. – Атыңны тыеп тор әле аз гына! Шәһәргә җилдергәндә сөрлегеп китмәсен.

Моны көтмәгән егет аптырап туктап кала. Шәхси шайтаның ахмаклык кылганда, һәр нормаль гамәл көтелмәгән булып тоела.

– Ә син миннән сорадыңмы? – ди егетнең барысын да үзенчә хәл итәргә маташуына хәтере калган кыз. – Бәлки, мин алай теләмимдер?

– Ничек инде теләмисең? – Егетнең күзләре маңгаена менә. – Бер-беребезне яратабыз. Мин – училищега, син институтка керергә телисең. Барысы да үзебезнең теләк буенча бит, нәкъ үзебез хыялланганча.

Шулаен шулай була, әлбәттә. Ләкин үз киләчәген оештыруда һәр кеше аз гына булса да үзе катнашырга тиеш. Үз теләкләрең буенча төзелгән планны да башкалар авызыннан ишетү боерык шикеллерәк яңгырый, сине санламаган кебек. Ә хыялның сөяге юк, ул бүген бер рәвешле, иртәгә бүтән кыяфәткә керергә мөмкин. Вәт, кызның шайтаны да сыртын кабарта:

– Ә мин алай теләмим, – ди ул һәм тагы да тирәннәнрәк сөрергә тотына. – Әгәр син хәзердән үк барысын да үзенчә генә хәл итәргә маташасың икән, киләчәктә бөтенләй мине санга сукмаячаксың…

Сүз тирәнгә китә, гашыйкларның шәхси шайтаннары тәмам ярсып, хәлләре беткәнче көрмәкләшәләр дә, хәлсезләнеп, капка төбендәге эскәмиягә килеп авалар.

– Мин сине яратмыйм! – дигән хөкем карары яңгырый. – Беренче очраткан егеткә кияүгә чыгачакмын. Тик беркайчан да сиңа түгел.

Кыз шулай итә дә. Беренче озата килгән егеткә кияүгә чыга. Ярату-фәлән булмый инде, шәхси шайтанының мөгезенә тотынып кына шулай эшли. Нәкъ яраткан егете билгеләгән көнне туй уздыралар. Кайчандыр Таһир белән Зөһрә кебек тоелган пар икесе дөньяның ике ягына китеп, үз тормышлары белән яшәргә керешә.

Кияүгә чыккач, «яратам-яратмыйм» дип, ромашка таҗлары өзеп утыра алмыйсың бит инде, хатынлык бурычларын җиренә җиткереп үтәргә туры килә. Бер-бер артлы балалары туа. Тик мәхәббәтсез тормышка сабыйлар гына нур өсти алмый, хатын ун ел буе иренең миен игәп яши дә, тегесе гаиләсен ташлап китәргә мәҗбүр була. Берсен дә гаепли торган түгел инде. Тормыш иткәндә яратып өйләнешкән ярыңның да шайтан кебек күренгән чаклары булгалый. Ә монда – яратмаган кеше. Иртән торсаң да шул, кич ятсаң да… Кәртинкә кебек стенада эленеп кенә тормый бит әле ул, нидер сөйли, нәрсәдер эшләргә маташа…

Егете дә үз бәхетен тапмый. Өйләнә, аерыла. Хатынсыз яши. Шул рәвешле, боларның икесе дә шыр ялгыз картаялар. Үкенсәләр дә, сер бирмиләр. Бер-берсе өчен тилмерсәләр дә сиздермиләр.

Әбине күптән түгел җирләделәр инде. Гомер буе паспорты арасында шушы фотоны йөртте, дип сөйләделәр оныклары. Сөйгән егетенең фотосын.

Берни әйтеп булмый. Шулай да… Гомер кешегә сөйгәненең фотосын паспорт арасында йөртү өчен генә бирелми торгандыр инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре