1754–1835 елларда яшәгән, дин, әхлак, педагогика юнәлешләрен үстерүгә зур өлеш керткән мәгърифәтче шушы авылның мәңгелек йортында җирләнгән. Бу хакта безгә әлеге гамәлләрне җиренә җиткереп йөрүчеләрнең берсе – авылдашы Айрат Габидуллин хәбәр итеп тора. Аның хыялы да бар: тарихны саклап калу җәһәтеннән авылга туристларны җәлеп итү. Авылда сөйләрлек тә, күрсәтерлек тә әйберләр күп дип саный ул.
Утыз Имәни алыштыргысыз елъязмачы була. Язма әдәбиятыбызның чишмә башы «Кыйсса-и-Йосыф» поэмасы нәкъ ул эшкәрткән текстта таралып, Октябрь түнтәрелешенә кадәр 70 тапкыр нәшер ителә. Утыз Имәнинең нәсел шәҗәрәсен дәвам итүчеләр дә ачыклана тора. Алар арасында 1965–1974 елларда СССР нефть сәнәгате министры урынбасары булып эшләгән Рәфхәт Мингәрәев, Россиянең халык артисты Таңчулпан Бабичева да бар.
Шулай да мәгърифәтченең иң зур эшчәнлеге бүген Ташкент шәһәрендә саклана торган «Госман Коръәне»нә бәйле. Галимнәр әйтүенчә, мондый Коръәннәр дүртәү, тагын Мәдинә шәһәрендә, Иранда һәм «Лувр» музеенда саклана.
Утыз Имәни ярдәме белән яңартылган «Госман Коръәне»нең язмышы турында без филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рамил Исламовтан белештек.
– Әдип тормышында бу – бик мөһим вакыйга, – диде ул. – Дөрес, аның әлеге гамәле озак еллар читләтеп үтелде, искә алынмады. Хәтта 1986 елда нәшер ителгән «Шигырьләр, поэмалар» җыентыгында да бу хакта мәгълүмат китерелми. Шул ук вакытта элгәрге галимнәребез хезмәтләрендә аңа җитди игътибар бирелгән.
Сүзне Изге китапның үзеннән башлыйк. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) исән вакытта Коръән яттан сөйләнелеп, телдән-телгә тапшырыла, төрле әйберләргә языла. Соңрак исә Коръән язылган әйберләр хәлифәләр тарафыннан тупланып, тикшертелеп, бердәнбер нөсхә дөнья күрә. Коръән Кәримне чит кавемнәр ялгыш укымасын өчен, Госман хәлифә тарафыннан биш күчермә яздырыла. Аларның берсенә «Имам» дип исем бирелә һәм Мәдинәдә калдырыла, ә башкалары төрле җирләргә җибәрелә. Хәзрәти Госман тарафыннан: «Моннан соң һәйәт тарафыннан күчерелгән яки шуларның рәсемнәренә муафыйк язылган мосхәф нөсхәләре генә дәстүрел-гамәл тотылсын!» – дигән фәрман чыгарыла.
Тарихта билгеле булганча, Госман хәлифә үз карамагындагы Коръәнне укып утырганда, кинәт җинаятьчеләр килеп кереп, аңа хәнҗәр белән кадыйлар һәм Изге китап битләре кан белән таплана. Бу китап алга таба «Мосхәфе Госман» яки «Госман Коръәне» дип атала башлый. Әмма аның кайсы нөсхәсе Госман хәзрәт шәһид ителгән вакытта булганлыгы гасырлар дәвамында ачык мәсьәлә булып кала. Белгечләр язганча, нөсхәләрнең өчесендә кан эзләре бар. Нәкъ менә шуларның берсе ниндидер юллар белән Сәмәркандта пәйда булган. Аның ничек бу якларга килеп чыгуы турында фаразлар күп төрле. Бер версия буенча, нөсхә ул вакытта башкала булган Сәмәркандка Аксак Тимер тарафыннан кайтарыла.
Сәмәрканд нөсхәсе хакында Төркестан генерал-губернаторы белеп ала һәм ул халык мәгарифе министры исеменә юлланган 182 санлы рәсми хат белән бергә Изге китапны 1869 елның 24 октябрендә Санкт-Петербург Император җәмәгать китапханәсенә озата. 1924 елда китап Уфа аша Үзбәкстанга кире кайтарыла.
Утыз Имәнинең бу нөсхәнең тузган хәлдә булуы, төзәтеп тәртипкә китерүе, нинди ысул белән язылганлыгы, озынлык-киңлек, авырлык үлчәмнәре хакында язган шигыре Риза Фәхретдиновның «Асар» хезмәтендә китерелә. Утыз Имәнинең Сәмәркандта «Госман Коръәне» белән танышуы хакында күренекле дин белгече, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани үзенең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабында да яза.
«Госман Коръәне» башта Иске шәһәр музеена куела. 1941 елда Ташкенттагы Үзбәкстан халыклары тарихы музеена күчерелә. Хәзерге вакытта «Хәзрәте имам» комплексында Үзбәкстан мөселманнарының Диния нәзарәте китапханәсе урнашкан «Муи мөбарәк» мәдрәсәсендә саркофаг-сейфта саклана.
Габдерәхим Госман улы Утыз Имәни 1754 елда хәзерге Чирмешән районының Утыз Имән авылында туа. Әтисе Госман (хәзерге Лениногорск районы Тимәш авылы кешесе) улы туганчы ук үлеп китә. Ярдәмчесез калган әнисе Гафифә туган авылы Утыз Имәнгә әйләнеп кайта.
Малайда белемгә омтылыш бик иртә уяна. Башта авыл мәдрәсәсенә йөри. Оренбург Каргалысында, аннан Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләрендә белем ала. Харәзем, Әфганстанга сәяхәт итә. Укымышлы кешеләр белән аралаша, үзе дә белем бирә. 1798 елда кайтып, туган авылында төпләнеп калырга уйлый. Әмма аңа: «Синең атаң Тимәш кешесе иде», – дип җир бирмиләр. Ул Кара Чишмә, Исләй, Сарабиккол мәдрәсәләрендә укыта. Куакбашта мәдрәсә салдыра. Шуннан соң гына Тимәшкә кайтып урнаша. Гомеренең ахырына кадәр шунда яши, мөдәррислек эшен дәвам иттерә.
Тимәштә аның кечкенә генә йорты, аз гына җире була. Мал асрамый, байлык җыймый. Картлык көннәренә кадәр иҗат эшен дәвам итә. 80 яшенә кадәр яшәп, 1834 елның апрелендә вафат була. 1994 елда Утыз Имәни кабере өстендә Шәрык стилендә таштан эшләнгән, ак гөмбәзле зур гына төрбә төзелеп куела.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез