Газетага язылу

Гүр бәясе: өч аршын җирне бушка өмет итеп буламы?

Росстат хәбәр иткәнчә, 2025 елда кешене җирләүгә киткән чыгымнар буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урынга чыккан. Республика халкы соңгы юл мәшәкатьләренә уртача 101 977 сум акча тота икән. Күпме бу, азмы? Арзангарак төшкәне күпме дә кыйммәтрәге ничә йөз мең? Гомумән, өч аршын җирне бушка өмет итеп буламы?

Гүр бәясе: өч аршын җирне бушка өмет итеп буламы?

Киң күңеллеләр

Берәүләр өчен башка сыймаслык саннар бу. «Кайларга китә икән ул акча?!» – дияр авыл кешесе. Авылның күңеле киң бит аның. Кем вафат булса да: гаиләле кешеме, тәрбияләп озатыр кешесе булмаган ялгызлармы, картлармы – бергә җыелып төнлә дә саклыйлар, артыннан өен, керләрен юып, кәфенләп, зиратта җеназасын укып, җир куенына салалар. Коръән укып, йоласына туры китереп кырыгына кадәр хәтем чыгалар. Барысы да Аллаһ ризалыгы өчен башкарыла, сәдакасын да, эшләгән өчен түләвен дә көтмиләр.

Әти-әнисен, якыннарын хөрмәтләп, зурлап соңгы юлга озатучылар – авыл халкының күпчелеге. Әле анда да авылдашларсыз булмый. Төнлә саклаучыларны чәйгә дәшүче, кабер казучы, бушка машинасын бирүче күршеләр, дуслар, кода-кодачалар чакырмыйча да җыела. Гаиләгә авыр кайгы килгәндә, мәшәкатен ил белән күтәрәләр. Менә сиңа авыл арифметикасы.

– Ул 102 мең сумга якын чыгымнар каян җыеладыр?! Авылда бөтенләй башкача. Менә мин 25 ел буе авылда эшлим. Мәрхүмне соңгы юлга озатуда, сәдаканы санамаганда, бер тиен дә алмыйбыз. Районның кайбер авылларында читтән алып кайтып җирләгән өчен 5 мең сум акча ала башлаганнар дип ишеттем үзе. Зиратны карап, чистартып, тәртипләп тору авыл өстендә бит. Юучыларга берәр мең бирәләр дип беләм, тагын гүр сәдакасы бар инде, – ди Балык Бистәсе мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов.

Авыл, дисәк тә, морг тирәләрендәге хәлләрне белешик. Күптән түгел Дания апалар гаиләсе каенаналарын соңгы юлга озаткан. Район хастаханәсендә җан биргән әниләрен алып кайтып җирләүгә киткән чыгымнарны искә төшерәбез.

– Әни җомга көнне вафат булды. Бик теләсәк тә, ярмыйча булмый, диделәр. Дүшәмбегә калдырмас өчен «уртак тел табарга» туры килде. Әмма моннан башка тиешле бәяне дә түләдек. Моргта ук юу, кәфенләү эшләрен башкаралар. Ярдыру белән бергә 30 мең сум түләдек. Әле моңа машинада алып кайту керми, анысын үзебез таптык. Авылда башкарган озату эшләре дә исәпкә алынмый. Анысына авыл халкы ярдәм итә, – ди Дания апа.

Бушка дигәне

Шәһәр хәлләре башкачарак. Әмма алдан ук шуны әйтеп куярга кирәк: һәр кешенең бушлай җирләүгә дәүләт гарантиясе бар. Һәм моны шулай эшләргә була да. Процедура дип әйтик инде, ул «Күмү һәм күмү эше турында»гы Федераль Закон белән беркетелгән. Аның 9 нчы маддәсе нигезендә җирләү хезмәтләренең гарантияләнгән исемлеге бар. Башкача әйткәндә, Россиядә барлык гражданнарны дәүләт хисабына җирләү каралган. Ә инде шул исемлектә күрсәтелгән бушлай хезмәтләргә башкаларын да өстәргә теләк булса, анысын мәрхүмнең якын туганнары, балалары йә җирләү чыгымнарын үз өстенә алган кеше исәбеннән башкарыла. Казанда бу хезмәттән файдалану өчен мэриянең сайтына кереп, «Шәһәр хезмәтләре бүлеге»н табыгыз. Хезмәтләрне МУП «Ритуал» башкара.

Тик бер искәрмә бар: һәр адым саен «Без гарантияләнгән бушлай җирләү мөмкинлегеннән файдаланабыз», – дип әйтеп торырга кирәк. Бу сүзләрне ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә, моргтагылар да ишетеп торырга тиеш. Алайса, үлгән кешене киендереп бирү өчен генә дә 6 мең сумга якын акча алырга мөмкиннәр, ди үз башына төшкәннәр. Әле бушлай дигәнендә дә мәетне фәлән каттан күтәреп төшү, моргка алып бару чыгымнарын түлисе икән. Бушка алып китүчеләрне көтәргә дә була, әмма анысына тагын вакыт кирәк.

Тагын бер искәрмә: күмү чыгымнары өчен дәүләт пособие түли. Бу елның 1 февраленнән ул 9678 сум тәшкил итә. Үлү көне теркәлгәннән соң алты айдан артмаган вакыт аралыгында гариза бирергә кирәк. Бушлай күмү мөмкинлегеннән файдаланганда бу акча бирелми. Дәүләт гарантиясе буенча зиратта башкарыласы эшләр шулай ук бушка. Әмма монысы – йөрәккә тия торганрак өлеше. Бушка калганнарны атнага бер көнне генә җирлиләр. Зират хезмәткәрләре алдан ук үлгәннәр өчен траншея әзерли. Юк, туганнар кабере түгел ул, һәр мәет аерым күмелә. Һәрберсенә аерым номер бирелә һәм кабер өстенә шул номер язылган такта куела. Бетте.

Өч аршының

Алай да, шәһәрдә яшәүчеләрнең бик аз өлеше буштан файдалана. Кадерле кешеңне тиешле хөрмәтен күрсәтеп озатучылар кала халкының да күпчелеген тәшкил итә. Шунысы кызык: мәшәкате чыгуга, еш кына ритуал хезмәтләр сине үзләре эзләп таба, бөтен эшне оештырырга тәкъдим итә.

Менә шундый бер оешманың сайтына кереп карыйк. Соңгы юлга озатуны «Стандарт пакет» буенча озатырга теләсәгез, бәяләр 15 мең сумнан башлана. Монда кеше алдында хур булмаслык барлык кирәк-ярак, шул исәптән такталар комплекты, кабергә обелиск, элмә такта, 3 сәгатькә катафалк бирелә. Мөмкинлегегез җитсә, «Премиум» шартлар тудырган хезмәткә күз салыгыз. Ритуаль атрибутларның тулы җыелмасы һәм озата бару, кәфенлек, имән такталар комплекты, обелиск та имән агачыннан, элмә такта, япма, бәрхет носилка, күмү, мәетне юып-киендереп әзерләп бирү, документлар әзерләүдә, ритуаль товарлар һәм җирләү урынын сайлауда ярдәм, ясалма чәчәкләрдән ясалган эксклюзив такыя, хушлашу өчен зал арендалау, мәрасимне алып баручы, каберне чыршы ботаклары белән түшәү, элиталы катафалк. Боларның бәясе 80 мең сумнан башлана. Башланган бәянең очы кая барып чыкканын файдаланган кеше генә беләдер. Әмма атлаган саен аерым бәя түлисен белеп торырга кирәк. Ким дигәндә, син исәпләгән бәягә барыбер 20 процент өстәләчәк.

Мөселман кешесеме, православие динендәме – бәяләр шул бер чама. Башка диннәрдә күмгән көнне үк искә алу мәҗлесләре да уза әле. Аларның бәясе кеше башына 1300 сумнан башлана. Идел буе федераль округы рейтингына мөселманнарның өчесе, җидесе, кырыгы көннәрендә уздырыла торган Коръән ашлары кергән микән әле?

Алда санап киткән бәяләргә кабер казу, урын өчен бәяләр керми, аерым саныйк. Закон буенча һәр кешегә күмелү өчен бушлай өч аршын җире бирелә анысы. Тик бөтен кешенең дә әти-әнисен, туганын ерактагы урынга илтеп күмәсе килми. Җайлырак, якынрак җир эзлим дигәннәргә дә мөмкинлекләр юк түгел. Әмма бәяләре нык «тешли». Утыз меңгә дә, 300 мең сумга да табарга була, ди бу юлны узган кешеләр. Иң арзан бәяләр әлегә Курган зиратында, диләр. Күптән түгел генә Казанда әниләрен соңгы юлга озаткан Зөлфия апа белән соңгы юл мәшәкатьләрен исәплибез.

– Әнигә зиратта урынны 9 ел элек хәстәрләп куйдык, әти янында ятасы килде. Ул чакта мөселман зиратыннан 30 мең сумга алып калган идек, кабер казу бәясе дә шул вакыт белән теркәлде, 25 мең генә (!) түләдек. Хәзер анда җир ким дигәндә 50 мең тора, диделәр. Моргтан кәфенләп зиратка алып килү 30 мең сумга төште, – ди әңгәмәдәшем.

Кабер ташлары, чардуганнар чыгымнарын да шул статистикага кушасыдыр, әлбәттә. Казанда яшәүче Раилә апа Гыйльметдинова әнисенең каберенә чардуганны күптән түгел генә куйдырган.

– Чардуганны авылда ясап бирделәр. Куеп бирүләре белән 25 мең сумга төште. Бәясе тимеренә карап, 18 меңгә дә бар иде. Бәяләрне Казанда да белештек. Шәһәр бәясе ике тапкыр кыйммәтрәккә чыга. Чардуганга эләктереп куя торган ташы 10 меңлек булды, танышлар гадирәген 4500 сумга ясатканнар иде, – дип, тотылган акчаны санап күрсәтте ул.

Барыбызга да шул юлны узасы. Кадерле кешең өчен тырышканнарың кеше алдында дәрәҗәңне арттыру өчен түгел, Аллаһ алдында рәхмәткә ирешерлек савап китерсен. Соңгы туен уздырып, мәңгелек сәфәренә кузгалган җанның да алып китәсе гамәлләр бирнәсендә игелекләр күбрәк булсын. Шунысы мөһимрәк икәнен яхшы беләбез.

Ансар хәзрәт МИФТАХОВ, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы:

– Мәет чыгуның мәрхүмнең якыннары өчен чыгымнары, түләүләре дә бар. Кабер казырга да, төрү өчен кәфенлек тә, тактасы да, катафалкы да кирәк. Бүген шул бәя чыга икән, күп дип тә, аз дип тә әйтәсем килми. Дөнья үзгәреп тора. Һәр хезмәтнең – хакы, техниканың чыгымнары бар. Адәм баласы өчен чыгымнар күп тоелса, алданрак әзерләнү кирәк. Күмү мәсьәләсенә электән әби-бабаларыбыз да алдан әзерләнгән. Хәстәрен күреп, кәфенлеген, такталарын, кабер урынын алып куйсагыз, бу көн килеп җиткәч, җиңелрәк булачак. Нинди генә каберлеккә барсак та, Аллаһ каршында бертигез без. Туфрак кайда да бер. Яхшырак урын булсын дип түгел, туганнарың янына җирләнү теләгеннән, дога кылучылар өчен килү, җыештыру уңайлырак булсын дип, күпләр билгеле урында кабер алырга тели. Бу – дөрес фикер. Адәм баласының җаны чыгуга, аны тизрәк юып, кәфенләп, җеназа укып, җиргә иңдерү ягын карарга кирәк. Төп эшебез җирләү белән генә тәмамланмый. Якын кешебезнең рухын ризыкландырып, дога кылып яшәргә тиешбез.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре