Ял тәме. Акчасыз һәм ялсыз калмас өчен нинди киңәшләрне истә тотарга?

Балдай татлы ял чорына аяк басабыз. Кем бакчада, кем чит илдә, кем якын-тирә шәһәрләрдә һәм курортларда ял итәчәк. Ничек кенә ял итсәң дә, иминлек мәсьәләсе кем өчен дә үзгәрешсез. Акчасыз һәм ялсыз калмас өчен нинди киңәшләрне истә тотарга? Чит илдә ял иткәндә, үзеңне ничек сакларга? Рейс тоткарланса, нишләргә? «ВТ» юристы Булат Закиров белән ялга бәйле төп сорауларга җавап эзләдек.

  1. Ялга җыенганда, нинди документларга игътибар итәргә?

– Россия буенча сәяхәт итү өчен паспорт, ә балаларга туу турында таныклык та җитә. Чит илләргә чыгу өчен документлар исемлеге, сәфәр чыгасы илгә карап, төрле булырга мөмкин. Өстәмә документлар исемлеген консуллыкларда һәм туристик операторлардан белешергә мөмкин. Стандарт документлар җыелмасы: паспорт, чит ил паспорты, виза, иминият полисы, туристик ваучер. Өстәмә кирәк булырга мөмкин: халыкара машина йөртү таныклыгы (рульдә үзегез йөрергә уйласагыз), йорт хайваннары өчен ветеринария документлары (әгәр сез йорт хайваннарын үзегез белән алырга уйласагыз).

Шунысын да әйтергә кирәк: чит илгә барыр алдыннан җирле гореф-гадәт, менталитет һәм төп хокукый нормалар белән танышу да файдалы булыр. Әйтик, тәмәке тарту яки спиртлы эчемлекләр эчү дә зур штрафларга һәм тәртип сакчылары белән мәшәкатьләргә китерергә мөмкин бит.

  1. Әйтик, рейс соңарды, ди. Нишләргә? Гомумән, тур тиешенчә оештырылмаган, дип кемгә зарланырга мөмкин?

– «Туристлык эшчәнлеге турында» Законның 10 маддәсе нигезедә, туроператордан, бу хезмәтләрне кем күрсәтүенә карамастан, турга кергән барлык хезмәтләрне күрсәтүен таләп итәргә хокуклы сез. Шулай ук туроператор очыш вакытында тиешле хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе, һава судносының төрен үзгәртү, очыш «классы»н («бизнес» урынына «эконом») алыштыру һәм башкалар өчен җаваплы. Бу очракта очышны тәэмин итүче компаниянең (авиаперевозчик) сыйфатсыз хезмәт күрсәтүенә сылтама ясарга нигез юк, чөнки, әйтелгәнчә, турист алдындагы йөкләмәләрен тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылык туроператор өстендә тора.

Әгәр дә инде барасы җирегезгә билетны үзегез сатып алсагыз, ягъни авиаперевозчик белән килешү төзесәгез, шартларны үтәмәү яисә тиешенчә үтәмәү өчен җаваплылык авиакомпаниягә йөкләнәчәк.

Шулай итеп, «перевозчик» гаебе белән рейс тоткарланса, һава торышы, техник сәбәпләр һәм башка сәбәпләр аркасында рейс тоткарланганда яки туктатылганда, шулай ук маршрут үзгәргәндә, пассажирлар өчен түбәндәге бушлай хезмәтләр тәкъдим ителергә тиеш:

–  җиде яшькә кадәрге балалы пассажирга «Ана һәм бала» бүлмәсен бирү;

– ике сәгатьтән артык очыш көткәндә ике тапкыр телефоннан шалтырату яки ике электрон хат җибәрү мөмкинлеге;

– рейсны ике сәгатьтән артык көткәндә салкын эчемлекләр белән тәэмин итү;

– тоткарлык очрагында һәр алты сәгать саен көндез һәм һәр сигез сәгать саен төнлә кайнар ризык белән тәэмин итү;

– рейсның очышын көндез сигез сәгатьтән артык көткәндә һәм төнлә алты сәгатьтән артык көткән очракта, пассажирларны кунакханәгә урнаштыру;

– аэропорттан кунакханәгә һәм кирегә транспорт;

– багаж саклауны оештыру.

Рейсны туктату яки тоткарлау, авиамаршрутны үзгәртү, рейсны расписание буенча башкармау пассажирның очыштан баш тартуы өчен нигез булып тора.

Әгәр пассажир очыштан баш тартырга мәҗбүр булса, аңа авиакомпания вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул кәгазь билетта тиешле билге ясаячак яки күрсәтелгән шартларны раслаучы документ бирәчәк. Аннары дәгъваны раслаучы документлар һәм компенсацияне күчерергә исәп-хисап счетын күрсәтеп языла һәм җибәрелә. Акча 60 көн эчендә иясенә күчерелергә тиеш. Очышның тоткарлануы яки туктатылуы турында мәгълүмат бирелгән таблоны фотсурәткә төшерү кирәк. Бу судта сезгә кирәк булачак.

Әгәр дә очыш шартлары бозылса (перевозка), пассажир моның өчен түләнгән бөтен сумманы кире соратырга хокуклы. Әгәр очыш шартлары өлешчә генә башкарылган булса, пассажирга акча хезмәтнең үтәлмәгән өлеше өчен генә кайтарыла.

Россия Һава кодексының 120 маддәсе нигезендә, пассажирны һәм (яки) аның багажын китерүне кичектергән өчен пассажирга федераль закон белән билгеләнгән МРОТның һәр сәгате өчен 25 процент күләмендә (әмма билетның 50 процентыннан артык түгел!) компенсация каралган. Әгәр дә, авиакомпания кичектерелү сәбәпләренең җитди булуын исбатласа, пассажирга акчалата компенсация булмаячак.

  1. Хокуклар бозылса, нишләргә?

Әгәр дә сез хокукларыгыз бозылган дип саныйсыз икән, үзегезне яклау өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

– дәгъва белдереп, туроператорга;

– Россия Икътисадый үсеш министрлыгына (мөрәҗәгатьне сайт аша җибәрергә мөмкин);

– Роспотребнадзорга (чөнки сыйфатсыз туристик хезмәт – кулланучы хокукларын бозу булып санала);

– Прокуратурага йә судка.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: сез телгә алынган барлык оешмаларга да бер үк вакытта мөрәҗәгать итә аласыз.

  1. Юлламаны кире кайтару мөмкинме?

– Туроператорга юлламаны кире кайтарырга мөмкин. Әмма туроператор акчаны тулы күләмдә кайтармаска хокуклы (үзенең фактик булган чыгымнарын кайтармый).

Юлламаны иртә броньлау буенча сатып алу отышлырак. Әгәр сез ялга сәламәтлек белән бәйле проблемалар аркасында бара алмаячаксыз дип курыксагыз, мондый очракта иминиятләштерү рәсмиләштерергә мөмкин.

  1. Чит илдә ял иткәндә, үзеңне ничек сакларга?

– Чит илләрдә ял итү еш кына туристик оператор аша оештырыла. Туроператор аша ял оештыру яхшы, чөнки алар күп кенә бурычларны үз өстенә ала, ял итүчегә акчасын гына түлисе кала. Ләкин уяулыкны югалтырга ашыкмагыз: оператор белән сезнең өчен мөһим булган барлык сорауларны уртага салып сөйләшегез, килешүгә кул кую алдыннан аны игътибар белән укыгыз. Сөйләшкәннәрне кәгазьдә теркәп бару да кирәк.

  1. Ял урынында вафат булу очраклары да юк түгел. Мәетне кире туган җиренә кайтару эше ничек башкарыла?

Өч төрле очракка күз салыйк.

«Страховка» бар, сәяхәтне туроператор оештырган. Бу очракта туроператор үзе иминият компаниясе белән хезмәттәшлек итәчәк һәм барысын да оештырачак.

«Страховка» бар, сәяхәт мөстәкыйль оештырылган. Бу очракта иминият компаниясе белән туганнар хезмәттәшлек итәчәк һәм кирәкле документлар җыю эше аларга йөкләнәчәк.

«Страховка» юк. Җирле хакимиятләр белән хезмәттәшлек, вафат булган туристны кире кайтару эше туганнар җилкәсенә төшәчәк. Бу очракта транспортировка бәясе кыйммәтлерәк булачак, «страховка» бәясеннән артып та китәчәк.

Кырыгалдарлар кулына калма!

Ял чоры – мошенниклар өчен чираттагы «урак өсте» ул, шуңа күрә уяу булырга кирәк! Ял вәгъдә итеп, ничек алдалыйлар?

  1. Ялган сайтлар (фишинг сайтлар). Мошенниклар бик яратып куллана торган алдау төре бу. Алар үзләрен популяр туристлык компанияләре, кунакханә, хәтта авиакомпанияләр исеме астында бик оста яшереп, халыкны алдый. Рәхәт бит: ял итәргә җыенучы белән аралашырга кирәкми, карта номерлары, шәхси мәгълүмат онлайн тутырыла, бронь ясала. Турист һава өчен түләвен соң гына аңлый – шунысы күңелсез. Мондый тозакка эләкмәс өчен, нишләргә? Тикшерергә! Сайтның адресы, аңа бәйле мәгълүмат, башка кешеләрнең кайтавазлары – болар барысы да бик мөһим. Иң мөһиме – иренмәскә.
  2. Дөрес итеп түлә. Турфирма аша юллама сатып аласыз икән, акчаны аның исәп-хисап счетына күчерергә кирәк. Әгәр дә сездән шәхси картага күчерүне таләп итәләр икән, уйланырга җирлек бар дигән сүз. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы сайтында туроператор һәм турагентларның бердәм реестры бар. Гади генә әйткәндә, бу – сәяхәтләр оештырырга һәм юлламалар сатарга хокукы булган юридик затлар исемлеге. Рәсми сайт аша тикшерү мошенниклар тозагына эләгүдән коткарырга мөмкин.
  3. 3. Карама сурәтенә. Сәяхәт иткәндә күпчелек йорт яисә фатир арендалап яши. Мошенниклар да моны белә. Әйтик, кырыгалдарлар чынбарлыкка якын да килмәгән фатир сурәтләрен, аңа туры килмәгән тасвирламалар урнаштырып, туристларны җәлеп итә. Өстәмә акча да (задаток) сорарга мөмкиннәр. Фотоларны эзләү системаларында тикшерергә («поисковик»), фатир адресын картадан карап, чынбарлыкта булу-булмавын ачыкларга кирәк.

Туристларга киңәш

– Ялга китәр алдыннан барлык документларның күчермәләрен ясагыз. Ул-бу була калса, кул астыгызда күчермә булу бик уңайлы.

– Чит илдә су, азык-төлеккә бик игътибарлы булырга кирәк. Төрле инфекцияләр шулардан эләгә. Теләсә кайда ашап-эчеп йөрмәгез!

– Мисыр, Һиндстан кебек илләрдә юл хәрәкәте бик көчле. Шуңа да андый җирләрдә, үзем йөртәм дип, машинага утырмагыз.

– Акча алмаштыруны җирле халык белән эшләмәгез. Ялган акча тоттырулары ихтимал. Рәсми оешмаларга гына мөрәҗәгать итегез.

– Төн шәһәр буйлап йөрү өчен иң яхшы вакыт түгел, күпчелек илләрдә шәһәр читендә һәм ярлы районнарда көндез йөрү дә куркыныч әле.

– Экзотик илләргә җыенасыз икән, прививкалар турында алдан уйлагыз.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре