Сез моңа лаек түгел! Быел республикада 111 укучы (былтыр бишкә күбрәк иде) имтиханда белемен аклый алмады һәм медальсез калды. 32 се – рус теле, 60 ы сайлап алган фәннән тиешле балл җыя алмаган, ә 19 ының эше бөтенләй харап – ике фәннән дә белеме җитмәгән. Моңа борчылганын Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яшерми. Хаталар өстендә эш булачак, диде ул.
Исегезгә төшерәбез: алтын медаль алу өчен рус теле һәм тагын бер ирекле фәннән ким дигәндә 70 әр балл җыярга кирәк. Быел Татарстанда I дәрәҗәдәге (алтын) медальне 1906 укучы алган. Бу – мәктәп тәмамлаган барлык укучыларның 12,5 проценты дигән сүз. Узган ел мәктәпләргә II дәрәҗә (көмеш) медальләрне дә кире кайтардылар. Быел анысын 1412 укучыга тапшырганнар. Моның өчен ике фәннән дә 60 тан күбрәк балл җыю кирәк.
– Медалистлар белән хәл тотрыклы. Быел медальне 3318 укучы алды. Бу узган елга караганда 100 гә күбрәк. Әмма яхшы укып та, ике фәннән имтихан тапшыра алмау бер дә күңелле түгел. Без моны әйтергә мәҗбүрбез. Берәүне дә гаепләмибез, ни өчен дигәндә, сәбәбен белмибез. Бәлкем ул бала авыргандыр, борчылгандыр һәм башкалар... Төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Әлеге район, мәктәпләрнең исемлеге бар. Әгәр ел саен медальләрен акламаучылар бар икән, без моңа анализ ясарга тиеш. Бу – уйланырга җирлек, – ди Илсур Һадиуллин.
Министр саннар да китерде. Алтын медаль ияләренең нәтиҗәләре күпчелек фәннәрдән 80 баллдан югарырак. Бу – уртача республика һәм ил күрсәткечләреннән югарырак дигән сүз. Аеруча химия (90,3), рус әдәбияты (89,8) нәтиҗәләре сөендерә. Көмеш медалистлар аеруча рус әдәбияты (уртача балл – 81,7) химия (80,4), профильле математикадан (77,4) югары баллар алган.
Түбән Камада быел 11 нче сыйныфны 887 укучы тәмамлаган. 191 укучы медальгә лаек дип табылган. Шуның 113 е – алтын. Ә менә 11 егет һәм кыз белемнәрен дәлилли алмаган. Кызганыч, тиешле баллары җитмәгән. Минзәлә районында унберенчеләр саны – 75. Шуларның 17 се медаль алган. Шөкер, барысы да белемнәрен күрсәтә алган.
– Бу – баланың гына түгел, мәктәп коллективының да күрсәткече. Тырышып укыган икән, чик баллны үтәргә тиеш. Ә 70 балл күп түгел, – ди район мәгариф бүлеге башлыгы Ренат Ибраһимов.
Арча районында быел 11 нче сыйныфны 153 укучы тәмамлаган. Шуларның 25 е – алтын, 20 се көмеш алган. 9 укучы 100 әр балл җыйган.
– Нәтиҗәләрне узган ел белән чагыштырмыйбыз. Максат медальне күбрәк алдыру түгел. Безнең өчен аларның белемнәрен аклавы мөһим. Барысы да аны күрсәтә алды. Бер укучыбыз гына алтын урынына көмеш алды. Сәбәбе сәламәтлеккә бәйле, – диде район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Мөхәммәдияров.
Алинә Шакирова быел Мөслим лицеен алтын медальгә тәмамлаган. Аның өчен бу – бер горурлык. Әгәр белемемне дәлилли алмаган булсам, укытучыларым алдында оят булыр иде», – ди ул.
– Медальгә барасың икән, син аны акларга тиеш. Әгәр белемең ныклы икән, медальне раслау кыенлык тудырмас, – ди Алинә. – Мин Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетына (КАИ) IT юнәлеш буенча укырга керергә җыенам. Медаль укырга кергәндә миңа өстәмә 10 балл бирде. Бу – бик яхшы бонус. Медальгә кызыгып укымадым. Белемем җитте, аны алу бернинди кыенлык та тудырмады.
Дилә Заһидуллина Арча районының Ашытбаш мәктәбен тәмамлаган. Рус әдәбиятыннан БДИны 100 баллга тапшырган иде ул.
– Медаль алу өчен әле гариза да язарга кирәк бит. Җаваплы эш. Шуны аңлаганга күрә гариза бирергә кыюлыгым житмәде. Белемнәрен акламыйча, медальсез калучылар да бар бит. Андыйларны бер дә гаепләмим, чөнки БДИ тапшыру җиңел түгел. Авыр, белмәгән бирем эләгүе дә бар. Барлык кагыйдәләрне дә истә калдырып бетереп булмый. Бәхет ничек елмая бит! Мин документларымны КФУның рус теле һәм чит телләр факультетына тапшырдым, – ди Дилә.
Чистай районының Йолдыз мәктәбе чын йолдыз кебек балкый әнә. Быел мәктәпне 6 укучы тәмамлаган. Дүртесе алтын медаль алган. Аделина Гафиятуллина әле химиядән дә 100 балл җыйган.
– Бездә медальсез калу очраклары булганы юк. Медален акламаучыларга бер генә яктан карарга ярамый. Бәлкем бала психологик яктан әзер булмагандыр, авыр биремнәр эләккәндер. Бик әйбәт укучылар да югалып калырга мөмкин. Безнең медалистлар 1 нче сыйныфтан ук ярыша-ярыша укыды. Төрле бәйгеләрдә катнаштылар, – ди җәмгыять белеме, тарих укытучысы Әлмирә Шәрифуллина.
Укытучыларның чүпне тышка чыгарырга теләмәгәннәре, укучыларын хурлап күрсәтәсе килмәгәннәре дә юк түгел. Исемен күрсәтергә теләмәгән укытучы белән сөйләштек.
– Бирә алмасалар, күңелсез инде. Узган ел бер укучыбыз алтыннан колак какты, бары көмеш кенә тиде. 70 кә нибары бер баллы җитмәде. Бик тырышып укыган иде югыйсә. Бәйгеләрдә дә актив катнашты. Мин рус теленнән укытам. Әлеге фәннән БДИ тапшыру бик җиңел ул. Анда 70 балл гына җыярга була. Укучыларым арасында барысы сынауларны яхшы бирә, медальсез калучылар юк. Баллары түбән булганда, үземне гаепле хис итәм. Эшләп җиткермәгәнбез, дип уйлыйм. Кайберләре белән өйгә чакырып та шөгыльләнәм. Бер тиен акча да алмыйм. Укучының да тырышлыгы кирәк,– диде мәктәбен фаш итәргә теләмәгән укытучы.
Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясендә 11 нче сыйныфны нибары сигез укучы тәмамлаган. Директор урынбасары Ләюзә Вагыйзова белдергәнчә, БДИдан куркып, унынчы сыйныфка балалар аз кала. Быел бер көмеш, бер алтын медалист әзерләгән алар. Сынауларны яхшы биргәннәр.
– Мин мәктәптә утыз биш ел эшлим инде. Шул елларда укучыларның медальләрен акламаган очраклар булмады. Медалистлар арасында 100 балл алучылар да була. Быел химиядән бер укучы 100 балл җыйды. Узган ел да андыйлар булды. Бу бар мәктәпләрдә дә була торган хәл түгел. Безнең гимназиядә билгене күтәреп куймыйлар. Моны барысы да белә. Башка мәктәптә 4–5 кә укып килгән балалар бездә «өчле»гә укырга мөмкин. Бездән «өчле» белән киткәннәр башка мәктәптә, без хәзер әйбәт укыйбыз, дип йөри. Шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз. Медальсез калу – бик зур хурлык. Әти-әни, бала өчен шок инде бу. Алай булырга язмасын. Без медальгә баручы балалар белән 2–3 ел алдан утырып сөйләшәбез. Медальне акларлык түгел икән, әти-әнине дә өметләндермик, дибез. Әгәр ул балага ышана алмыйсың икән, иң яхшысы – медалист юк дип бирү, – ди Ләюзә Вагыйзова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез