Янәшә утыртып өйләндерү

Телеграм-каналлар, Росстат Россиядә халык санын игълан итүдән туктады, дип шаулый. Нәрсәнедер яшерәләр икән, димәк, ул тармакта хәлләр шәп түгел. Демография мәсьәләсе исә – һәм икътисадый, һәм сәяси мәсьәлә. Үлем-китем, туу-яшәү саннарына карап әллә никадәр аналитик нәтиҗә ясап була. Илдә балалар туу саны катастрофик. Аны игълан итүдән туктасалар да, фаҗигане яшермиләр.

Дөрес, Россиядәгедән дә начаррак хәлдәге илләр бар. Мәскәүдә мөшкеллектән чыгу юлларын эзләмиләр түгел, эзлиләр. Владимир Путин шул мәсьәлә буенча киңәшмәләрне гел җыеп тора. Чиновниклар һәм депутатлар корпусы да тырышмый түгел: канун проектлары, инициативалар ташкыны ишелеп тора. Тик шундый тәкъдимнәр бар: авторының фикерләү дәрәҗәсе үзеннән-үзе шик астына алырлык. Гомумән, чиновниклар когортасы үзләре кабул иткән карарлар белән бик еш кына стратегик фикерләү генә түгел, тактик йөрешләр ясау ягыннан да зәгыйфь булуларын күрсәтә. Быел, мәсәлән, берничә төбәк губернаторы кайбер эшләрдә мигрантларны эшләтүдән тыю кагыйдәләре керттеләр. Шуннан ни булды? Арткы тизлеккә күчеп, үз карарларын үзләре үк юкка чыгардылар, чөнки эшләргә кеше табып булмавын күрделәр. Транспорт коллапсы, инфраструктура ягыннан җимерелү көткәне мәгълүм булды.

Темадан читкә киткән өчен гафу үтенәм. Демографиягә бәйле карарларны да шул түрәләр һәм аларның командасы эшли бит инде. Җәмәгать эшлеклеләренең бер төркеме, ялгыз ирләрне исәпкә алырга, әгәр ул өч ай дәвамында кызлар белән очрашмаса, аны Эчке эшләр министрлыгының «кара исемлеге»нә кертергә, төзәтү эшләренә билгеләргә яки армиягә җибәрергә кирәк, дигән канун проекты әзерләгән. «Өч тапкыр очрашканнан соң да алга китеш булмаса, ир-ат Ватанына хезмәткә җибәрелә. Туй яисә ГУЛАГ? Сайла, ялгызак! Я өйлән, я Себерне үзләштер», – диләр алар. Бик радикаль алым. Күз алдына китерергә була: ялгыз ирләрдән күпме ришвәт җыеп алырга була! Егет өйләнергә теләп, кыз каршы булса, нишләргә? Инициатива авторлары монысы хакында эндәшмиләр.

Җәмәгать палатасы мәктәптә уку елларын киметү тәкъдимен байрак итеп күтәрде. Егетләрнең уртача гаилә кору яше утыз бишне узып киткән, кызларныкы утыз өчтән югары икән. Тәкъдимдә рациональ орлык бар. Әмма ул үзе генә әллә ни зур уңышка китермәс барыбер. Сакаллы сабыйларны бер ел элек мәктәп партасы арасыннан этеп чыгарасыңмы, бер ел соңракмы, ул тиз генә җитлекмәс. Безнең тәрбия системасы инфантильләр үстерә чөнки. Балалар теплица шартларына куела, өф-өф итеп кенә торалар, каты бәрелергә һич ярамый... Юк, җенси мөнәсәбәтләргә бик иртә керә башларга мөмкин алар, акселерация, ягъни физиологик яктан тиз өлгерү – хәзерге җәмгыятьтә киң таралган нәрсә. Тик рухи үсеш бик нык артта кала. Альфонслар һәм абьюзерлар нык үрчи, болар белән корылган гаилә тотрыклы була алмый, тиз таркала. Бала да кирәк булмый, чөнки ир үзе җилкәдә яту кебек паразит тормыш рәвешен ярата. Авторның фикерен аңлый торгансыздыр, мәктәптән иртә чыгарып кына шәхес өлгертеп булмый. Малайларны ир кеше итеп тәрбияләү, кызларда гүзәл затларга хас сыйфатлар үстерү юк икән, мәктәп елларын кыскарту гына файдасыз. Безнең мәктәпләрдә ул сыйфатлар тәрбияләнми.

Бу язмага «орлык»ны «Россия православная» дигән хәрәкәт җитәкчесе Михаил Иванов фикере бирде. Ул ялгыз ир-ат белән гаиләсез хатын-кызны эштә янәшә утырту идеясен күтәреп чыга. Шулай эшләсәң, дип уйлый, алар тизрәк гаилә корырлар һәм бала үрчетә башларлар. Эштә янәшәлек Россияне демографик кризистан тартып чыгарачак ягъни. Офис планктоннары белән Иванов тәкъдимен тәҗрибә рәвешендә үткәреп карарга була инде, әлбәттә. Нәтиҗәсе генә шикле. Төзелештә нишлибез? Хатын-кыз кирпеч тезә, ир-ат измә китереп торамы? Шаяртудан туктап, эшне җитдигә борсак, ир-атлар белән хатын-кызларның бер эштә укмашып эшләве гадәттә гаилә коруга түгел, булган гаиләләрнең таркалуына китерә. Алар шулкадәр якыная: зина кылу масштаблы үсә. Ышанмасагыз, социаль челтәрләрне укыгыз.

Мәсьәләгә тагын да якынрак килсәк, гаиләләр корылсын һәм ныклы да булсын өчен, капма-каршы җенесләрне бер-берсеннән аерырга кирәк. Мәктәп эскәмиясеннән үк. Һәм аннан соң тормыш юлын дәвам иткәндә ахырга чаклы. Хәзерге җәмгыять бу фикер белән килешмәячәк, билгеле. Аның төп фаҗигасе дә шунда. Кичә генә социаль челтәрдән бер хатынның язмасын укыдым. Намуслы, тәртипле хатын. Ире үлгән, әмма зина кылудан уттан сакланган кебек сакланып яшәгән. Бер ирне өенә эшкә чакырган, эштән соң табын янына утырткан. Мыскыл итеп көчләп китте, дип зарлана. Чит ир белән чит хатынга аулакта калырга ярамый дигән кагыйдә барлыгын танымый. Гаепне ирдә генә күрә. Чикне узып чыктыңмы, азгын ир көймәсенә утырдың инде син. Ирләр белән хатыннарның эштә тыгыз аралашулары шундый ук нәтиҗәләргә китерә. Офиста янәшә утыртасыңмы аларны, өстәлләрен берничә метр ераккарак куясыңмы, гаилә төзүгә караганда, аны җимерү очраклары, шиксез, күбрәк булачак.

«Ватаным Татарстан» хәбәрчесе, бу мәсьәләне объективрак хәл итү өчен, ясалма акылны эшкә җикте. «Ирләр һәм хатын-кызларның аерым эшләве уңай күренешме, тискәреме?» дигән сорауга AI менә ничек җавап бирде: «Аерым эшләү чын гаделлекне, итагатьне, хәйя төшенчәсен сакларга ярдәм итә. Аралашу чикләнгәндә, флирт, интрига, хыянәт, көнләшү кебек тискәре хәлләрне булдырмаска мөмкин. Аерым эшләү кайбер кешеләр өчен кыерсыту, кимсетү, сексуаль басым куркынычын киметә. Бергә эшләү кайчак гаилә мөнәсәбәтләренә куркыныч тудыра (эмоциональ бәйләнешләр арту һ.б.). Аерым эшләгәндә, гаилә тормышына зыян салу ихтималы кими». Ирләр һәм хатыннарның бергә эшләүләренең уңай якларын да саный машина, ләкин ул «уңай» яклар гаилә коруга һәм тотрыклылыгына хезмәт итми. Ике җенес вәкилләре булган хезмәткәрләрне янәшә утырту кайбер очракларда гаилә коруга китерергә мөмкин, әмма аның куркыныч яклары да күп. Ясалма акыл ясаган нәтиҗә шундый. Гаилә коруның отышлы башка схемасы бар, ләкин безнең җәмгыять аны танымый. Ире эштәге хатын белән хыянәт иткән хатыннар аерым эшләү идеясенә каршы, мәсәлән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре