• Фото: myslo.ru

Яр эзләп абыну: мошенниклар гашыйк ирләрне төп башына утырта

Көн туса – яңа хәбәр. Мошенникларның алдау алымнары турында әле сүзебез. Корбаннарын интернет аша аеруча актив эзли һәм таба алар. Соңгы арада танышу сайтлары аша алданучылар турында еш сөйлиләр.

Алдап алдану

«Берәр ир-атны очрашуга чакыр да акча эшлә». Кырыгалдарлар төрле мессенджерлар аша гүзәл затларга әнә шундый «хезмәт» тәкъдим итә башлаган. Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникация технологияләрен хокуксыз файдалануга каршы көрәшне оештыру идарәсендә хәбәр итүләренчә, шул рәвешле аларны җинаятьчел адымга җәлеп итәләр. «Эш» тәртибе бик гади: танышу сайтларында утырасың, ир-атларны «свидание»гә чакырасың да һәр «клиент» өчен билгеле бер суммадагы акча аласың. Көн саен түлиләр, җитмәсә, акчаны дөньяның теләсә кайсы почмагына җибәрә алалар.

Мондый очрашулар исә «свидание»гә килгән ир-атлар өчен аянычлы тәмамлана. Чакырган хатын-кыз белән танышырга насыйп булмый. Моңа өстәп, очрашу урынында башка берәүләр алардан акча каера башлый. «Беренче карашка, мондый «тәкъдим»нәр өстәмә акча эшләүнең җиңел генә бер юлы булып күренә. Асылда шул рәвешле кешене мошенниклыкка җәлеп итәләр. Ул турыдан-туры исәп-хисапларда катнашмаса да, башкаларны алдарга ярдәм иткән булып санала һәм җинаятьнең катнашучысы була», – дип кисәтәләр идарәдә.

Идарә белгечләре кисәтә: җиңел юл белән (аеруча социаль челтәрләрдә һәм танышу сайтларында) акча эшләүгә бәйле теләсә нинди тәкъдимнәрне урап узарга кирәк.

Мин эзләдем... мошенниклар арасыннан

Мошенниклар танышу сайтларын башкача да файдалана. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов сүзләренә караганда, кырыгалдарлар махсус сайтларга башка бер кешенең фотосурәте белән анкета урнаштыра, аннары тиң ярын эзләүче егетләр белән таныша, аралаша башлый.

– Аннары алар бу аралашуны кафе яки кинода дәвам итәргә тәкъдим ясый. Шуннан соң кафеда өстәл алып кую яки кинога билет сатып алу өчен сылтама җибәрәләр. Бу сылтама без күнеккәннәреннән берни белән дә аерылмый. Алдау исә түләү вакытында башлана, – дип сөйли Рәдис Йосыпов.  Бер түләп карыйлар – «түләнмәде» дигән язу чыга. Аннан тагын, тагын... Белгеч әйтүенчә, күпләр банкның кушымтасына кереп, түләү узганмы-юкмы икәнен тикшереп тә тормый.

– Ә асылда акча берничә мәртәбә күчкән була. Моны аңлагач, кеше нишли? Теге сайтның «ярдәм хезмәте»нә яза. Анда исә аңа картаның реквизитларын җибәрергә кушалар. Имеш, ялгыш берничә мәртәбә җибәрелгән акчаны кайтарыр өчен. Тик ахыр чиктә бу «ярдәм хезмәте» дә мошенниклар кулында булып чыга: акчаны кайтарыр урынга, алар тагын да зуррак сумманы урлыйлар, – дип аңлата Эчке эшләр министрлыгы вәкиле.

Хәер, мондый сайтлар аша алдау һәм алдану – яңалык түгел. Рәдис Йосыпов узган ел Татарстанның бер районында гомер кичерүче ир-атның 300 мең сум акчасыннан колак кагуы турында сөйләде.

– Интернет аша бер хатын-кыз белән танышкан ул. Үзе турында, инвалид бала үстерәм, дип сөйләгән һәм гел дәвалану өчен акча сораган. Моңа өстәп, «Йортымны сатам да синең яныңа күченәм», – дип вәгъдә биргән. Шулай итеп алар ярты еллап язышкан, әмма бер мәртәбә дә күрешмәгән, – дип сөйләгән ул «Татар-информ»га.

Россия эчке эшләр министры урынбасары Сергей Лебедев әйтүенчә, министрлыкның системалы чаралары һәм законнардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә илдә киберҗинаятьчелек дәрәҗәсен 7,5 процентка киметүгә ирешкәннәр. Телефон һәм онлайн мошенниклык белән шөгыльләнә торган 11 колл-үзәк эшчәнлеге туктатылган.

Hi-Tech Mail уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Россиядә яшәүчеләр әле дә шәхси аккаунтларын башкаларга ышанып тапшырудан шикләнми.

– Ил халкының 50 проценты аккаунтларына керү өчен кирәкле мәгълүматны – гаилә әгъзаларына, 12 проценты – дусларына, 8 проценты хезмәттәшләренә тапшыра.

– Россиядә яшәүче һәр өч кешенең берсе гомерендә бер мәртәбә булса да логин һәм паролен бөтенләй дә таныш булмаган кешегә биргән.

– Шул ук вакытта халыкның 47 проценты куркынычсызлык чараларының берсен дә кулланмый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре