Әлегә ясалма фәһем укытучыны алмаштыра алмый. Калганын киләчәк күрсәтер. Әмма булганны ничек кулланмыйсың инде? Укытучылар аны көндәлек эшне бераз булса да киметү ниятеннән тестлар төзү, материаллар эзләү, документлар төзү өчен файдалана. Укучыларның исә үз мәнфәгате: ничек тә өй эшен тизрәк эшләү.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, ясалма фәһем технологияләре республиканың мәгариф системасында кулланыла инде.
– Узган ел Казанда информатика укытучыларының беренче җыенында «ГосПромпт» ясалма интеллект базасында виртуаль ассистентны тәкъдим итү булды. Анда укытучылар өчен иң еш кулланыла торган калыплар эшләнеп, гамәлгә кертелде. Болар – укучыга характеристика язу, дәрес, тәрбия эше планы, ата-аналар җыелышы тәртибе, мәктәп расписаниесе һәм башкалар. Шулай ук укучылар өчен шәхси тәкъдимнәр системасын эшләү буенча эш алып барыла, – диде ул.
Укучылар, студентлар ясалма фәһем белән дуслашып өлгерде инде. Нәрсәне эшләтеп була, барысын да шуңа кушалар. Ә министр әйтүенчә, белем булмаса, ясалма фәһем генә ярдәм итә алмый. Бу эштә алтын урталыкны табарга кирәк. Аннан баш та тартып булмый, артык мавыгырга да ярамый. Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, республикада мәгарифтә ясалма фәһем куллану буенча программа кабул ителәчәк. Ул балаларга да, укытучыларга да кагылачак.
Казандагы 146 нчы лицейның татар һәм инглиз теле укытучысы Айсылу Мөхәммәтова да дәресләрендә ясалма фәһемне куллана. Ләкин чамасын белеп.
– Бурятиядә узган «Иң яхшы туган тел укытучысы» илкүләм бәйгесендә катнаштым. Анда туган тел темасына ясалма фәһем буенча сыйныф сәгате күрсәттем. Рус, татар, бурят язучыларын алып, алар яшәгән чорларга сәяхәт иттек. Танылган шәхесләрне ясалма фәһем ярдәмендә сөйләштердем. Алар туган тел турында үзләренең шигырьләрен укыдылар. Балаларга бик ошады, – ди Айсылу Мөхәммәтова. – Дәресләргә яңа алымнар кирәк булганда, ясалма фәһемнән файдаланырга тырышам. Дәресне сурәтләп, аннан фикерләр сорыйм. Укытучының эшен киметә дип әйтмәс идем. Татар теле буенча ул әллә ни ярдәмче түгел әлегә. Җавапларны сыйфатлы итеп бирми. Ә укучыларга кызык һәм моның нәтиҗәсе дә бар. Әйе, өй эшләрен ясалма фәһем ярдәмендә эшләп килүчеләр дә бар. Ләкин мин барысына да, сорау биреп, тикшереп карыйм.
Минзәлә районындагы татар теле укытучысы Гөлфинә Хамаева исә вафат булган шагыйрьләрне, язучыларны ясалма фәһем ярдәмендә «терелтү»гә каршы. «Минемчә, дин ягыннан да дөрес түгел бу. Моны җан белән уйнау дип саныйм. Ясалма фәһем кулланганым юк», – ди ул.
Менделеевск районындагы Камай мәктәбенең тарих укытучысы Айрат Миннәхмәтов та әлегә дәресләренә замана алып килгән мөмкинлекне кертмәгән.
– Әмма мин аңа каршы түгел. Дөрес кулланганда, мәгълүматны хәтердә калдыру, балаларны кызыксындыру өчен бик әйбәт ысул ул. Классик шагыйрьләрнең ясалма фәһем аша үз иҗатларын заманча итеп җырга салып башкаруларына исем китә. Инде мәрхүм булган шәхесләрнең биографияләрен сөйләвен тыңларга да кызык. Кичә генә Сөембикәнең һәм князь Юсуповларның бер кавемнән булуы турында ясалма фәһем видеосын карап сокландым, – ди ул.
Раил Шәмсетдинов, Казан энергетика көллияте мөгаллиме:
– Мәктәпләргә дә, көллиятләргә дә әлеге системаны мөмкин кадәр тизрәк кертергә кирәк. Ничек тизрәк өйрәнәбез, безгә шулай җайлырак булачак. Информатика укытучысы булгач, бар нәрсә шуңа килеп терәлә. Социаль челтәрдә «пост»ларны матур, дөрес итеп язарга да булыша. Укучыларның фикерен боза, дип уйларга кирәкми. Ул аңа, киресенчә, ярдәм итә. Дәресен эшләмәгән бала барыбер йә күршесеннән күчерә, йә ничек тә булса, башка җаен таба. Ә монда начар укучы балага да мәсьәләне чишәргә булыша.
Тәслимә Кәримова, лаеклы ялдагы укытучы (Алабуга):
– Укытучы авызыннан чыккан сүз – иң кыйммәтлесе. Аралашу күбрәк булырга тиеш. Әмма ясалма фәһемне куллануга бөтенләй каршы түгел мин. Безнең заманда да кинодәресләр булды. Тик заманча технологияләр белән артык мавыгырга ярамый. Кешенең хисләре бар. Роботта исә мәхәббәт тә, хис тә, балаларга карата мөнәсәбәт тә юк. Роботны җибәрик тә, әйдә, тәрбияләсен рәхәтләнеп. Андый очракта бала үзе үк роботка әйләнәчәк. Һәр нәрсәнең чамасын белергә кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез